|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2016 Шоу-бизнес
Ранис Габбазов сөйгәненә тәкъдим ясый?!"Кайтыгыз, торналар" җыры аша милли моңы, затлы тавышы, халыкчан башкаруы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең яшь башкаручылар конкурсы җиңүчесе Ранис Габбазов иҗатында бер-бер артлы күңелле яңалыклар көтелә. Беренчедән, тиздән җырчының "Дусларым, туганнарым" җырына төшерелгән клибы дөнья күрәчәк. – Клиптагы күренешләр Казанның матур урыннарында һәм Балтач районында төшерелде. Төп геройлар – мин һәм минем очрашып йөргән кызым. Мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга телим. Ләкин ничек итеп? Бу сорау белән башта дус-туганнарга, аннан әти-әнигә һәм әбигә мөрәҗәгать итәм. Һәркайсы үзенең мәхәббәт тарихын сөйли. Ә инде минем ничек итеп тәкъдим ясавым клип ахырында билгеле булачак. Рольләрне театр училищесында укыган дусларым башкара. Дөресен генә әйткәндә, клип төшерү читтән караганда җиңел тоелса да, бик авыр, катлаулы хезмәт икән. Бигрәк тә күп кеше катнашкан клипларны төшерү зур җаваплылык таләп итә, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ранис Габбазов. Клипта җырчының сөйгән яры булса да, чынбарлыкта ул йөрәгенең ирекле булуын белдерде.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|