поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.09.2016 Хатлар

Тальян гармун кыйссасы

Бу кыйссаны миңа танылган көрәшче, журналист, галим, архивариус, тарих фәннәре докторы Дамир Рәүф улы Шәрәфетдинов сөйләгән иде. Минем исә кызыклы вә гыйбрәтле язмыш турындагы әлеге кыйссаны сезгә бәян итәсем килде, хөрмәтле укучым!

Сугыштан соңгы еллар... Күпме генә михнәтләр кичелсә дә, тормыш барыбер дәвам итә, яраларын төзәтә-төзәтә алгы көннәргә таба юл тота. “Җиңү килде!” – дип җиңел сулыш алган авыл халкы бер яктан сөенсә, икенче яктан һаман да хәсрәт кичерә: типсә тимер өзәрдәй күпме уллары яу кырында ятып калды...

Исән-бөтен кайтканнары да бар. Шулардан берсе – хәзер инде колхоз кәнсәләрендә “читават” булып эшләүче Сәйфетдин абый. Сугыштан бер аягын өздереп кайтса да, сынатмый, дәрәҗәле эштә эшли, чут төймәләре арасыннан ут чыгара.

Берсендә бу ферма тирәсеннән узып бара икән. Япь-яшь тайны җигәргә азапланучы егетләр ни йөгәнли алмыйлар, ни чана тәртәсенә кертә алмыйлар яшь малкайны. Чөнки аны беренче тапкыр җигүләре, чана тартырга өйрәтүләре икән!..

– Башына капчык киертегез, җегетләр! Шундук кулга ияләшер, – дип киңәш бирә фронтовик агай. Менә шундый тәҗрибәле кешенең ничек абруе булмасын инде!

Ә хәзер бераз чигенеш. Тубылгы дигән авылда Таҗи атлы бер малай да яши. Ятим бала ул, әле алты яшендә генә. Сабантуйларда дан тоткан әтисе Кенигсбергка килеп җиттек дигәндә генә дошман ядрәсеннән һәлак була. Әби-бабай тәрбиясендә яши малай. Әнисе нишләптер Казанда, өтермәдә, диләр. Аны бер уч бодай харап иткәнен өлкәннәр генә белә.

Таҗиның бик яраткан Саҗидә апасы бар. Ялгызак бер әбине тәрбиягә алу сәбәпле, вакытлычадыр, авылның икенче очында яшәп ятканы аның. Кияүгә чыкмаган әле. Көннәрнең берендә Таҗи өчен искитмәле яңалык була – апасы кияүгә чыга икән! Мөмкин кадәр матуррак киендереп, малайны да туйның бер почмагына сыендыралар. Чып-чын туй була, мич буе сәкесеннән апасын, җизнәсен, санаулы кунакларны рәхәтләнеп күздән кичерә малай, җыр-гармун моңнарын күңел түренә салып куя. Эңгер-меңгерле тормыш агымында сусаткан бәйрәм ич бу!
Болары бер хәл, Таҗи өчен яңалыкның иң куанычлысы, иң зурысы, һич тә көтелмәгәне алдарак була. Өлкәннәр өйрәткәнчә, ул ишек катына аркылы килеп баса да, кыз сорарга дип килгән кияү егеткә такмак әйтә:

Ишек бавы бер алтын,
Минем апа мең алтын!..

Менә шул чакны булачак җизнәсе киндер капчыгыннан тальян гармун тартып чыгармасынмы! Тирә-юньдәгеләр “аһ!” итәләр кияү бүләгенә, ятим балага нинди куаныч дип, ихластан сөенәләр. Җизнәсе:
– Гармунда уйнарга өйрән, кайнеш! – дип, дәү куллары белән малайның аркасыннан сыйпарга да онытмый.

Таҗиның ничекләр шатланганын белсәгез иде! Унике телле тальян гармунга ул тәти бер уенчык итеп карамый. Сыңар каешы, уйный белерсеңме дигәндәй, сорау билгеседәй, эленеп тора. Бүләк дисәң дә бүләк!

Байтак көннәр азаплана, тирләп чыкса-чыга Таҗи, әмма берничә көннән соң гармунда “Әпипә” көен чыгара башлый. Иншалла, шулай булсын, бабасы Гарәфетдин дә шушы сүз белән дәртләндереп тора ич әнә...

Дөнья шулай гел матур, ямьле булыр шикелле тоела малайга. Әмма көннәрнең берендә аның сабый күңелен болыт күләгәсе каплап китә. Бер-ике ай вакыт узды микән, Саҗидә апасы белән Мирсәлим җизнәсе көтмәгән-уйламаганда аерылышалар. Мич башыннан карап ятканда туй нинди могҗиза, күңелле бәйрәм иде. Болар барысы да алдавыч әкият кенә булды микәнни?

Күңелсез көннәрнең иң күңелсезе шунда: берничә көннән Мирсәлим җизнәсе теге киндер букчасы белән килеп төшә дә, тальян гармунны кире үзе белән алып китә. Сөйләүләре буенча күрше районда беренче хатыны булган икән аның. Бик тә гаярь, усал хатын булган, күрәсең: ир бирмәк – җан бирмәк дия-дия җил булып килеп кергән дә, давыл уйнатып, ирен үзе белән ияртеп алып киткән.

Таҗи мондый чуалчык хәлләрне каян аңлап бетерсен икән, гармуны кызганыч аңа. Гүя кулына килеп кунган бәхет кошын тартып алалар. Кемгә икәнен дә белмәстән, аның сабый күңелендә рәнҗү-үпкәләү шикеллерәк бер хәсрәт төенләнә.

Гармун бер хәл, Саҗидә апасы да кызганыч малайга. Әнә бит ничекләр моңаеп, күңелсезләнеп калган ул, кайчакны яулык почмагы белән битен каплап елап та ала...

Сугыш утларын кичкән “читават” абый да бу хәбәрне бик борчылып, уфтанып кабул итә. Алай гынамы, якыннарын җыеп, ул тиз арада ныклы бер карарга килә, үзенең уй-ниятен хәтта колхозчылар җыелышында да әйтеп сала:
– Җәмәгать! – ди ул, авылдашларына мөрәҗәгать итеп. – Без, Аллага шөкер, сугыштан исән кайтканбыз. Ә менә бу малайның әтисе, җиңү көне якынайды дигәндә генә, яу кырында һәлак була... Ятим баланы без болай кимсетергә, гармунсыз калдырырга тиеш түгел, туганнар! Минем тәкъдим шундый: мөмкин булганча һәр очтан бер кадәри акча җыйнарга һәм Таҗи атлы малайга ничек тә гармун юнәтергә кирәк. Күңел канатлары сынмасын аның. Бирердәй өлешләрегезне, соңгы тиеннәрегезне кызганмасагыз иде ятим малайга. Бу бик тә саваплы эш булыр. Бу гамәлегез өчен Аллаһы безне үзенең шәфкатеннән ташламас...

Авыл халкы, мөмкинлеге булган һәркем аның бу ихласый сүзләрен күтәреп ала. Заем, недоимка, йон-мамык, йомырка, сәдака акчалары тамчылап-тамчылап бер янчыкка җыйнала башлый. Кем кайдан-кайсы тегү-чигү эшләреннән, кайсылары базарда талдан үрелгән кәрҗин сатудан юнәткәндәй, шулай итеп, көннәрнең берендә Тубылгы авылына Вараксиннар эшләгән тальян гармун кайтып төшә! Өр-яңа, моңлы гармун Таҗиның кулларына тапшырыла.

Авылдашларының мәрхәмәтеннән эреп китә язган Таҗи гармунына һаман саен ныграк елыша, бармакларын чарлый, яңа көйләр өйрәнә. Ир-егетләр арасында Донбасс шахталарын кичеп кайтканнар да юк түгел. Алар, малай уйнаганны тыңлаганнан соң, бармак шартлаталар:
– Их, егетләр! Тегендә, шахта төпләрендә күмер казыган чакларда да без шушы үзебезнең татар моңнарын һәрвакыт күңелдә йөрттек. Сагыш-сагынуларны шуның белән баса идек, юана идек...
* * *
... Еллар узар. Таҗи атлы үсмер егет Казан дигән ташкалабызга китеп барыр.Авылдашлары бүләк иткән кадерле тальян гармунны ул авыл клубына бүләк итеп калдырыр. Әмма үзе музыка-сәнгать сукмагыннан түгел, спорт һәм фән юлыннан китәр. Гомер буе бер сорауга җавап таба алмас ул: аның өчен кайсы гармун кадерлерәк булды икән – туй гармунымы, әллә авылдашлары бүләк иткәнеме?

P.S. Буа якларында булган бу кыйссаны Дамир ага Шәрәфетдинов үзе турында, үзенең балачагы турында сөйләмәде микән дип тә уйлыйм. Тик инде сораштырырга Дамир ага да, аның туганнары да юк...


Рашат НИЗАМИ
Татарстан яшьләре
№ --- | 28.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»