поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2016 Мәдәният

Камал театры 111нче сезонын ача

2016 елның 7 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 111нче сезонын ача. Бу көнне театр каршындагы мәйданда артистлар һәм театрның дуслары катнашында зур бәйрәм көтелә. Бәйрәмдә беренче мәртәбә “Камал театрын колачла” дип аталган акция үтә – татар театрын яратучылар кулга-кул тотышып Камал театры бинасын урап алачак.

Чара программасында концерт номерлары, кыйммәтле бүләкләр белән күп төрле конкурслар, театр бинасы буенча экскурсия, артистлар белән фотоссессия көтелә. 19.00 сәгатьтә, традиция буенча, К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән яңа сезон ачыла.

Яңа сезонда тамашачыларны Театрның Зур һәм Кече сәхнәләрендә берничә премьера көтә. Зур сәхнәдә классик һәм заман татар авторларының әсәрләренә өстенлек бирелә. Кече сәхнәдә исә, яшь режиссерлар заман драматургларының әсәрләрен куюны дәвам итәчәк.

Беренче премьера сезон ачылышының икенче көнендә, 8 октябрьдә – татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе - Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле. Әсәр Камал театры сәхнәсендә бишенче мәртәбә куела. Режиссеры - Георгий Зурабович Цхвирава (Омск академия драма театрының баш режиссеры).

7 ноябрьдә драматург Зөлфәт Хәким пьесасы буенча “Бармы ришвәттән дәва?” спектакленең  премьерасы. Әсәр “Яңа татар пьесасы-2011” конкурсында 2 премия яулаган иде. Спектакльнең төп герое – эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Февральдә татар шагыйре һәм драматургы Илдар Юзеевның “Ак калфагым төшердем кулдан...” спектакле премьерасы. Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары:  Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Алсу Гайнуллина һ.б. катнаша. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Яңа сезонда шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының 110 еллык юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Бу олы бәйрәмгә хәзерлек чаралары 2016 елның гыйнвар аенда төрле акцияләр һәм флешмоблар белән башланып киткән иде.  111 сезонда Казан күргәзмә залларында театрга багышланган күргәзмәләр оештырылачак, яңа аудиодисклар һәм артистлар хакындагы китаплар басылачак, променад-спектакль куелачак, “Татар театры. 100 яшь” китабының III томы дөнья күрәчәк һ.б. Юбилей чаралары 2016 елның 22 декабрендә, Татар театрының туган көнендә, бәйрәм тантанасы белән тәмамлана.

111нче сезонда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина һәм Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның юбилей кичәләре үтә.

Премьералар һәм юбилей чараларыннан тыш Мәскәү, Самара, Туймазы, Стәрлетамак һәм Татарстан шәһәрләренә гастрольләр планлаштырыла. Камал театры беренче мәртәбә Тыва Республикасының Кызыл шәһәренә гастрольләр белән барырга җыена. Казанга беренче мәртәбә гастрольләр белән Ойунский исемендәге Саха академия театры (Якутия) киләчәк. 2017 елның июнь аенда узачак “Нәүрүз” фестивале дә Якут театр сәнгатенә багышлана. Традиция буенча театрда шулай ук “Һөнәр” яшь татар режиссурасы фестивале оештырылачак. Декабрь аенда “Яңа татар пьесасы – 2016” конкурсының җиңүчеләре игълан ителә.


---
Камал театры
№ --- | 28.09.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»