28.09.2016 Җәмгыять
Буа районында кибеттә әбисеннән бурычны кайтартып алу өчен ике яшьлек баланы ябып тотканнар
Мәктәп янәшәсендә кибет булырга тиешме? Инде кибет ачканнар икән, анда аракы сату гамәлгә сыя торган хәлме? Бу сорауларны без моннан ике ел элек үк күтәргән идек. Буа районының Бик-Үти авылы халкы ул вакытта мәктәп янәшәсендә аракы сатуларына гаҗәпләнде. Инде шул кибеттә әбиләреннән бурычны кайтартып алу өчен ике яшьлек баланы ябып тотулары турындагы хәбәр килде.
Ике ел элек булган хәлләр
Бик-Үти авылы “Бола” хуҗалыгына карый. Ул – Буа районында колхоз системасы сакланып калган берничә авылның берсе. Әлегә монда эшсезлектән интекмиләр, мал-туар, техника таратылмаган. Әмма халык вакытында хезмәт хакы ала алмый, шуңа күрә авылдагы ике кибеттән дә бурычка азык-төлек алырга гадәтләнеп киткәннәр.
Мәктәп янәшәсендәге кибет элек район кулланучылар җәмгыяте карамагында булган. Аннан шәхси кулларга күчкән. Бүген аның хуҗасы – Газизуллиннар гаиләсе. Бу гаиләгә, андагы тауарга карата халык беркайчан да дәгъва белдермәгән. Әлеге кибетнең бер почмагын “Арыш мае” учреждениесе алганчы. Шулай итеп, биредә ике ел элек спиртлы эчемлекләр сатыла башлаган.
Кибет янәшәсендәге мәктәпне исә 2005 елда салганнар. Бер түбә астына 9 еллык мәктәп, балалар бакчасы, җирле үзидарә урнашкан. Мәктәптә кырыкка якын бала укый. Мәктәп директоры Сөмбел Низамова ул вакытта: “Бу кибет тәрбия мәсьәләләренә комачаулыймы, дип сорыйсыгыз килә инде сезнең. Комачаулар иде ул, әгәр һәр иртәне балалар килгәнче якын-тирәдән, мәктәп участогыннан шешәләр җыештырсак, сәрхушләр аунап ятса. Ләкин бездә андый хәлнең булганы юк. Балаларыбызның өлгереше әйбәт, исәптә торучы, тәртипсез балаларыбыз юк”, – дип каршы алган иде. Бу юлы исә борчылуы йөзенә чыккан, әмма ачылып китеп сөйләшә алмады. Чөнки ерак түгел урнашкан “Динар” кибете аның гаиләсенеке. Әгәр зарлана икән, үчләшү дип кабул итәргә мөмкиннәр. Мәктәп директоры, миңа әти-әниләрнең зарланып кергәне юк, дию белән чикләнде.
“Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт контролендә тоту турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында”гы Закон (18.07.2011, №218 ФЗ) кабул ителгәннән соң кергән кайбер үзгәрешләргә игътибар итик әле. Әйтик, анда 16 нчы маддәдә, алкоголь продукциясен балалар учреждениеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, спорт объектларында һәм алар территориясендә сату тыела, диелгән. Безнең очракта мәктәп бинасы диварыннан кибет дивары арасындагы ераклык ике дистә метрга да тулмый. Закон үтәлмәгән булып чыгамы?
Татарстан Министрлар Кабинетының 867нче карарына (29 октябрь, 2010 ел (ТР МК № 525 (29.06.2011, № 354, 27.05.2013 карарлары редакциясендә) күз салыйк. Анда, алкоголь продукциясе сатылу тыелган урыннарның чиген схема рәвешендә җирле үзидарә органнары билгели, диелгән. Бик-Үти авылы җирле үзидарәсе әлеге схеманы төзегән дә инде. Анда кибет белән мәктәп арасы бер дивардан икенче дивар арасындагы ераклык итеп исәпкә алынмаган. Ә тротуар һәм юл буенча исәпләнгән. Шулай итеп “Дуслык” кибете балалар бакчасыннан – 99 метр, мәктәптән 126 метр ераклыкта урнашкан булып чыга. Без алдагы язмаларда менә шушыны ачыклаган идек.
Закон шулай кушкач, бәйләнерлек урын юк кебек. Әмма җирле хакимият бу очракта русларның “Закон – дышло, куда повернул – туда и вышло” дигән әйтемен искә алган кебек тоелды, күңелдә юшкын калган иде. Борчылуыбыз юкка булмаган икән. Авылга барып, кем белән генә сөйләшә башласаң да, сүз башы “авылда бөтен кеше эчә” булды. Нәтиҗәсе бер дә куанырлык түгел.
Бурычыңны алып килмәсәң...
Авылдагы ике кибеттә дә бурычлылар исемлеге язылган журнал бар. Бөтен авылның бурычка батуын колхозның вакытында хезмәт хакы түләмәвенә бәйләп аңлаталар. Әсфәндияровлар гаиләсенең дә “Дуслык” кибетенә бурычы шактый. Әнә шул бурыч баланы кибеттә тоткарлап торуга сәбәпче булган да инде. Әсфәндияровлар булган хәлләрне болай сурәтли:
– Минем исемем Рәкинә, мин Дамирның (күңелсез вакыйганың герое, яшь тә унбер айлык сабыйның исеме үзгәртеп бирелде – ред.) апасы булам. Ул – минем апамның улы. Апа Казанда заводта эшли, фатирга кереп яши. Яшь гаилә аякка басмаган әле, шуңа күрә ике баласы да монда, әбиләрендә яшәп тора. Йортыбыз чыннан да кечкенә. Без барлыгы – җиде җан. Әти – көтүче, әни – сыер савучы. Кибеткә бурычыбыз чыннан да бар. Акча керү белән каплыйбыз, аннары тагын җыела. Ул көнне без кибеттән әйберләр алдык та Дамир белән кайтып бара идек. Яңгыр ява башлагач, әнигә кесә телефоныннан, каршы чык әле, бала юешләнә, дип шалтыраттым. Кайтып бара идек, мәктәп янындагы кибеттән кибетче Алсу апа чыкты да Дамирны күтәреп алып кереп китте. Ул арада әни дә килеп җитте. Бурычыгызны алып килегез, аңарчы бала миндә торып тора, диде.
Безнең бурычның авырлыгын сабый күтәрде, шунысы аяныч, ди гаилә башлыгы.
Әңгәмәгә гаилә башлыгы Илдар абый кушылды:
– Алдагы көнне көтү көткән өчен акча бирделәр. Ул акча башка бурычларны түләргә китеп бетте. Нишлим соң? Җитми бит акча. Безнең өчен сабый тилмерергә тиеш түгел бит инде. Аның ни гаебе бар? Куркып калды бит ул. Иң аянычлысы: Алсу – миңа туган тиешле кеше. Ничек шулай эшли ала?
Дамирның әбисе Мәхәббәт апа:
– Алсуга баланы чыгар дип ялынып беттем. Инде үксеп, сулый алмый башлагач кына баланы ала алдым. Ике сәгать кибеттә тотык булып торды. Аннары икәү авыл советына кереп егылдык.
Бу хәлләрнең шаһиты булган авыл советы сәркатибе Руфия Гыйззәтова:
– Мәхәббәт баланы күтәреп килеп керде. Үзе калтырана, бала үксеп беткән. Ниләр кичергәнен сөйләп бирде. Баланы кибетче подсобкада ябып тотты ди. Полициягә шалтыратырга җыенды. Стенадагы мәгълүмат тактасыннан участковыйның номерын җыйды. Бер номеры сүнгән иде ди, икенчесен алмады. Аннары чыгып киттеләр. Кызы телефоныннан 02не җыйганнар.
Кибетче Алсу Вәлиуллина аңлатмасын ничек бар, шулай бирәбез:
– Нишләп алай булсын ул? Нишләп мин баланы алып кереп китим? Мин әйттем аларга, бар, минәйтәм, балаңны калдырып тор да акчаңны алып мен. Итәктә утыртып торам, дидем. Ник ике сәгать торсын ул монда? Унбиш минут торды. Ике сәгать баланы кочаклап утырыйммы? Ул миңа ят бала түгел. Туган тиешле. Алдагы көнне хезмәт хакы алдылар, түләгез, дидем.
– Ирегез нишләп кешеләрне бурычны түләгез дип куркытып йөри?
– Без бит бер гаилә. Минем бурычларны кем җыешсын? Мин биргәндә үзем бирдем, канишны. Авыл җирендә ике кибет тә бурычта утыра. Мин аларны жәлләп бирәм. Безнең авылда бик каты көрәш бара, мине кибеттән чыгармакчы булалар. Минем бик күп бурычлы кешеләрем бар. И шушындый тавыш чыкты. Түлиселәре килми. Сельсоветта утыручы Әлфинур кешеләрне бурычны түләмәскә котырта. Минем бер дә заявление язганым юк, сельсоветта һәр көнне исерек, һәр көнне эчеп яталар. Бик-Үтидә эчмәгән бер кеше дә юк. Олы әбиеңнәргә хәтле эчәләр. Эчәләр дә, тарталар да. Мин тәртипле гаиләдән. Минем әтием – мулла. Бала бернидән курыкмый ул. Икенче көнне үк чабып килде, кочаклады. Мин аларны кочаклап утырган апалары.
Җирле үзидарә башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов аңлатмасы:
– Мәхәббәт эчми, гаиләне алып бара. Кызы Лилиянең дә ике улын тәрбияли. Олысы балалар бакчасына йөри. Менә шундый хәл килеп чыкты. Кибеттә 20 меңләп бурычлары булган, ахрысы. Ул көнне Буада идем. Кайтып барганда полиция хезмәткәрләре шалтыратты. Без сезнең авылда, килегез әле, диделәр. Мин кайтып җиткәндә кибет ябык, Алсуны эзлиләр иде. Безнең аны өеннән эзләү хокукыбыз юк, полициянең дә андый хокукы юк, шулай итеп өенә кермәдек. Кибет хуҗасы да килеп җитте. Халык Алсуны эчкән иде ди, үз күзләрем белән күрмәгәч, анысын әйтә алмыйм. Эш урынында сәрхуш килеш күргәнем булмады. Алсу авылда бөтен кеше эчә дигән, шунысын әйтә алам, эш урынында эчкән кешене тотканым булмады. Дөрес, мин әле бу вазыйфаны бер еллап кына башкарам.
Бала кибеткә ябылган көнгә кире кайтсак, ул көнне тикшерү комитетыннан да килделәр, кибеттәге видеоматериалларны да алдылар. Мин дә показание бирдем. Гаилә җинаять эше кузгату турында гариза язмады кебек. Миңа, Мәхәббәт апаны, гариза язсаң, баланы тору шартлары начар булу сәбәпле, анасыннан аерабыз, дип куркытканнар, дигән хәбәр дә килеп иреште. Монысын да раслый алмыйм. Мәхәббәт апа баштан ук авыл советына кермәгән шул. Ә Дамир белән психологларның эшләве кирәк дигән фикер белән килешәм. Авыл советы аларга һәрьяктан ярдәм итәргә әзер. Әйе, болар – гади гаилә, Мәхәббәт апаның грамотасы бөтенләй юк, ире күрше авылларда көтү көтә. Аларны куркыту, өркетү җиңел. Ләкин әхлак нормаларын да онытмыйсы иде. Барыбыз шушы җирдән, шушы туфрактан. Бергәләп яшисебез бар бит.
Кая тәгәрәдең, авыл?
Алсу Вәлиуллина бик ялгыша. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе тырнак астыннан кер эзләргә кайтмады. Бу вакыйганы ачыклаучылар, нокта куючылар без түгел. Сез әйтмешли, мондый эшләрне тикшерүче башка органнар бар, Алсу апа. Безне татар авылының бетүгә йөз тотуы борчый. Авылның бетүе ул кешесе кимү, йорт саннары азаю түгел, бетү ул – туган белән туган, авылдаш белән авылдаш арасындагы мөнәсәбәт. Туганлык хисләре булган кеше, әле мин сезгә социаль яклау хезмәткәрләрен җибәрәм, әле балагызны детдомга алып китәчәкләр, дип өркетә алмый. Авылдаш белән авылдаш янап түгел, ачыктан-ачык, уртага салып сөйләшә. Кибет эшенә ир, балалар катнашып китә алмый. Дөрес, кибет хуҗасы Гөлсинә Газизуллина кибетчегә әйбәт характеристика бирә. Документаль яктан иң пөхтәсе ул, ди. Шулай булсын. Шул пөхтәлеккә хөрмәт, ярату хисләре дә кушылсын иде. Ул бит халыкка гына түгел, сәламәтлеккә дә файдалы.
Вакыйгага Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев мөнәсәбәте:
– Авыл кибетләрендә дәфтәр язып бару безнең балачакта да бар иде, бүген дә бар. Ул рәхәт тормыштан килгән нәрсә түгел, авыл халкы һәрвакытта акчасыз булды, хәзерге вакытта да я эше юк, эше булса, акчасы юк, моның сәбәпләре тирәндә. Монда мин кешеләрне дә, сатучыларны да гаепләргә теләмим. Әмма авылларның шушындый хәлгә килүе ул инде бөтенебезне борчый торган мәсьәлә. Соңгы вакытта авылны шәһәргә якынлаштыру турында, шәһәрдәге шартларны авылга китерү турында сүз алып барабыз. Әйе, яшәү шартлары буенча, чыннан да, бик күп авыллар алга китте: газы да, уты да, суы да керде. Әмма без шәһәрдән яхшылыкны гына түгел, яманлыкны да күчердек. Авылга шәһәрдәге әхлаксызлык, бозыклык, тәрбиясезлек килеп иреште. Моның башында бәлки телевидение, интернет торадыр. Төп сәбәбе исә болайрак. Элек авылда әхлак мәсьәләсе бик югары дәрәҗәдә тора иде. Һәрбер авыл аерым бер дәүләт шикелле яшәде. Авылның рәсми рәвештә сайланмаган авторитетлы шәхесләре, дәрәҗәле дин әһелләре була иде.
Менә болар һәммәсе дә диярлек юкка чыгып бара, шуңа күрә авыл таркала. Ни өчен татар халкы сакланып калды? Беренче чиратта безгә ислам дине куәт бирде, халык – ислам динен, ислам дине халыкны саклап калды.
Икенчедән, әлеге дә баягы һәрбер авыл үзенә бер дәүләт булып, үз кысалары буенча яшәп телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне дә саклап калды. Менә хәзер бу кысалар, бу чикләр юкка чыкты һәм халык ниндидер бер аморф хәлгә килде. Авылда күбрәк шәһәргә китә алмаган, үзенә эш таба алмаган кешеләр калды. Кайсы гына авылга кайтсаң да, кибет төбендә 7-8 ир-ат нәрсәдер көтеп утыра. Аларның нәрсә көткәне билгеле инде. Шушы кешеләр авылга ямьсезлек өсти, әхлакны бозуга китерә. Моңа гаиләләр таркалу да өстәлде. Элек гаиләләр кимендә өч буыннан тора иде. Мин шундый сигез балалы гаиләдә үстем: әби-бабай, әти-әни, балалар. Әби-бабайның тормыш тәҗрибәсе искиткеч бай, алар безне эшкә дә, тәртипкә дә, әхлак нормаларын сакларга да өйрәттеләр. Бүген мондый традицион гаилә юкка чыкты. Һәрбер милләтнең тоткасы – гаилә, ә гаилә институтлары бүген бик нык таркалды.
Шуңа күрә авылның да йөзе начар якка үзгәрде. Иң курыкканым шул: моңа хәтле татарны татар авылы саклап калды дип әйтеп килә идек, киләчәктә саклый алырмы икән? Мәкаләдә авылдагы һәр кеше эчә дип әйтелә. Әйе, авылда күп кеше эчә. Туган авылым Түбән Кама районындагы Ташлыкта да эчәләр иде. Соңгы елларда эчүчелек күзгә күренеп кимеде. Халык җыелды да безнең авылда аракы сатылмаска тиеш дигән карар кабул итте. Һәрбер авылда шулай эшләнсә, әкренләп сафланыр, начар гадәтләрдән арыныр идек.
Юрист Роберт Туктаров киңәше:
– Беренчедән, авылда ваклап сату ысулы бик кызыклы. Дөрес, әлеге алымны бөтенләй үк законсыз дип әйтеп булмый. Хәйләсез дөнья файдасыз, ди халык мәкале дә. Әмма сатучының бурычлылар “журналы”н алып баруы закон таләпләренә туры килми. Журналдагы язулар берьяклы гына. Ә бәлки сатучы хакыйкатьтә булмаган саннарны язгандыр – артыгын язган яки язып бетермәгәндер. Шуңа күрә бурычлы мондый исбатлаудан баш тартырга мөмкин...
Бала белән булган вакыйгага килгәндә, журналист язмасыннан вакыйгаларның ике вариантын күзаллап була. Беренчесе – баланы сатучы янында караучысы яңгырда чыланмасын өчен үз ихтыяры белән калдырган. Икенче вариант исә җитди. Әгәр сатучы баланы мәҗбүри рәвештә алып калган икән, ул Җинаять кодексының 127 нче маддәсенең икенче өлешендә каралганча, закон бозган – балигъ булмаган затны ирегеннән мәхрүм иткән булып чыга. Хокукый яктан аның күпме вакытка ябып торуы, баланың яше әһәмияткә ия түгел. Мондый хокук бозу авыр җинаять эше саналмый, шуңа күрә аны зарар күргән якның гаризасыннан башка да ачарга мөмкиннәр.
Баланың ата-анасы белән уртак тел табарга, зыянны капларга киңәш итәм. Мондый очракта җинаять эше ике якның килешүе белән ябылырга мөмкин.