|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2016 Мәдәният
Татар рэп йолдызы кем ул? (ВИДЕО)“Йолдызлы алачык” тапшыруының чираттагы чыгарылышы рэп юнәлешендә узачак, чөнки GONGTV спорт һәм музыка каналы студиясендә кунакта – танылып килүче рэп-башкаручы Ленур Иксанов. Йолдызлы кунак тапшыруда үзенең яңа клибын тамашачыларга тәкъдим итеп кенә калмыйча, шагыйрь буларак осталыкларын да күрсәтер. Татарча рэпның нинди булганын безнең тапшыруда белә алачаксыз. Алыштыргысыз алып баручылар – Артём Пискунов һәм Резедә Сәләхова Ленур артыннан үзләре дә рэп осталары булып карамакчы. Әлеге омтылышның нигә илткәнен тапшыруны карагач белерсез. Һәр шимбә, кичке алтыда GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|