|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2016 Мәгариф
Мәктәптә ирләр юкмыни?Казан шәһәрендәге бер мәктәпкә йомыш белән кереп чыгарга туры килде. Уку йортының эче чиста, пөхтә, якты. Кирәкле кешене көткән арада, бер хатын-кыз укытучы яныма килеп: «Зинһар өчен, гафу итегез, сез безнең сыйныф бүлмәсендә кадак кагып бирә алмассызмы икән, үзем булдырып караган идем, ялгыш, бармагыма суктым, тырнагым төшмәсә ярар иде», – дип үтенде. Ялындырып тормадым, кереп кадак кагып бирдем. «Мәктәбегездә ирләр берәү дә юкмыни?» – дип сорадым. «Бар, – диде ханым, – мәктәп каравылчысы, мәктәпнең тирә-юнен җыештыручы пенсионер, алар монда күренмиләр әле, былтыр физкультура укытучысы бар иде, җәй көне кайдадыр «шабашка»да эшләп йөрде, кабат мәктәпкә килмәде», – дип җавап бирде. «Берәр плакат яки башка нәрсә эшлисе булса, укучыларның әтиләрен чакырырга туры килә, ә алар үзләренең эш коралларын, кирәкле нәрсәләрне өйләреннән алып килеп ясыйлар.Ярый әле минем чүкечем бар, ә башкаларның анысы да юк!» – дип мактанып та алды укытучы апа. Гадәттә, яшьләр арасында педагогика уку йортларын «кызлар уку йорты» дип тә атыйлар, чөнки студентларның күбесе – хатын-кызлар. Студент чорыннан ук нисбәт: 1:4 (кызлар күбрәк!). Белгеч булып мәктәпкә килгәч, яшь укытучының (гомумән, укытучыларның) хезмәт хакы зур түгел, ә ул яшь укытучының гаиләсе, баласы булса, ул ничек тормыш итәргә тиеш?! Романтик хисләр мәктәпкә килеп укыта башлагач ук каядыр очып югала инде. Хәзер яшь белгеч чын хакыйкатькә күзен зур итеп ачып карый, башындагы уй-фикерләр өермәсе аны күбрәк акчалы эшкә этәрә һәм ул (ир-ат укытучы) базарда сату итәргә дә риза була (чөнки акчаны көн саен үз кулында тоя!). Укытучының елына ике ай чамасы ялы да кызыктырмый аны, анда да ул мәктәп эшләре белән бәйләнгән була: йә яңа уку елына мәктәптә ремонт ясау, йә сайлау комиссиясендә эшләү яки кизү тору, йә укучыларның җәйге лагеренда «каравыл» тору һ.б. Фән-техника казанышлары чорында укытучыларга эшләү тагын да авыррак. Аңа яңа техниканы өйрәнергә, башка алымнар, алдынгы технологияләрне үзләштерергә кирәк. Хатын-кыз укытучының өйдә үз балалары да, ире дә көтә, аларның да эштән кайткач тәмләп ашыйсылары килә, аларны йоклаткач, дәфтәрләр тикшерәсе, киләсе көнгә дәрес планнары язасы, интернеттан яңа мәгълүматлар аласы да бар. Болар барысы да йокы, сәламәтлек хисабына эшләнә. Бу мәсьәләдә ир-атлар техникага якынрак тора, күбрәк кызыксына, укучыларны да кызыксындыра. Кабат тарих сәхифәләрен актарсаң, иң оста пешекче, музыкант, рәссам – барысы да ирләр, бу хакыйкать белән берәү дә бәхәсләшми. «Ир-ат укытучылар кирәк!» – дип язган иде мөхтәрәм педагог Мәхмүт Әхмәтҗанов газета битләрендә. Бу – бик тә дөрес фикер.
Нияз БИШБАЛТА, Казан |
Иң күп укылган
|