поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
28.09.2016 Мәдәният

Камалда Саха театры гастрольләре башлана (ФОТО)

2016 елның 28-30 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Россиянең әйдәп баручы милли театрларыннан берсе – П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры гастрольләре көтелә. Әлеге гастрольләр Саха театрының 110 еллык юбилее уңаеннан Россия шәһәрләре һәм чит илләр буйлап үтәчәк зур гастрольләр туры кысаларында үтә.

Соңгы елларда Г.Камал һәм Саха театрлары арасында тыгыз дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Саха Академия театры берничә мәртәбә “Нәүрүз” Халыкара фестивалендә катнашты, ә 2017 елда үтәчәк фестиваль исә якут театры сәнгатенә багышлана. Ике театр да быел 110 еллык юбилейларын билгеләп үтә.

Гастрольләр афишасында Саха театрының иң яхшы спектакльләре:

28 октябрь 19.00 сәгатьтә Ч.Айтматовның «Хыялдагы зәңгәр диңгез ярым» спектакле, режиссеры – Андрей Борисов. Спектакль Саха театрының йөзек кашы булып тора. Дүрт диңгез аучысы көймә белән давылга эләгәләр. Алар куе томан эчендә ризыксыз, сусыз килеш әсирлектә калалар. Шул чакны юлдашлар араларындагы Кириски исемле малайны коткару өмете белән үз-үзләрен корбан итәргә дигән карарга киләләр…

29 октябрь 18.00 сәгатьтә Федерико Гарсиа Лорканың «Бернарда Альба йорты” спектакле, режиссеры – Сюзанна Ооржак. Вакыйгалар испан гаиләсендә бара. Гаилә башлыгы -  Бернард исемле хакимлек яратучы ханым. Аның олыгаеп барган, кияүгә чыкмаган кызлары бар. Алар бөтен испан хатын-кызлары сыман дәртле, ялкынлы, кызу канлылар. Һәркайсының үз сере, мәхәббәт турында хыялы... Спектакль 2007 елны өч номинация буенча: “Иң яхшы спектакль”, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы хатын-кыз роле” (Степанида Борисова) “Алтын битлек” Милли премиясендә катнашты.

30 октябрь 18.00 сәгатьтә А.Кулаковскийның «Шаман төше» спектакле, режиссеры - Руслан Тараховский. Режиссерның «Шаман төше» пьесасын фәлсәфи текст, рухи музыка һәм пластика бердәмлегендә кую теләге күптән була. Тараховскийның герое – яшь рок-музыкант хәзерге заман ыгы-зыгысында үз-үзен табарга тели һәм шаман йолаларының гипноз ритмы аша авыр сынау (ХХ гасырның тарихи вакыйгалары) - тән кискәләү (эттэнии) йоласын үтә.

Спектакльләргә билетларны Камал театры сайтының “Бездә гастрольләр” сәхифәсендә алырга мөмкин, касса телефоны (843) 293-03-74.


---
Камал театры
№ --- | 27.09.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы