|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2016 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда югалган гөмбәче һәм балыкчыны таба алмыйларРеспублика коткаручылары берничә көн дәвамында югалган ике ир-атның – 79 яшьлек гөмбәче һәм 62 яшьтәге балыкчының эзенә чыга алмый. Яшел Үзән районында 1937 елгы ир-ат 23 сентябрьдә Бело-Безводное авыоыннан ерак түгел генә урнашкан урманга гөмбәгә чыгып китә. Коткаручылар урманда 15 мең квадрат километр мәйданда эзләү эшләре алып барган инде. әмма гөмбәче карт табылмаган. Югары Ослан районы Савино авылында гомер кичергән 1954 елгы ир-ат балыкка дип 25 сентябрь кичендә чыгып киткән. Автомобилен Идел елгасы ярында табып алганнар. Ә ир-ат әлегә табылмаган.
--- |
Иң күп укылган
|