|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2016 Шоу-бизнес
Лилиана Ирназарова: «Кыз туганчы бала табачакмын!»Өйдә генә бикләнеп утыра алмыйм, холкым башка. Мәсәлән, ахирәтем дә декрет ялында, ул балаларыннан бер минутка аерылмый, һәрвакыт өйдә. Ә мин алай булдыра алмыйм, атнасына бер тапкыр булса да кеше арасына чыгып керәм. Кечкенәм Диарга бер ай тулганчы эшкә чыктым. Ул яктан тормыш иптәшемә рәхмәт, бала караша, һәрчак миңа ярдәмләшә. Ә бит шәхси йортта яшәгәч, бакча эше дә бар. Барысына да өлгерәсе килә. Иремнең ярдәмен тоеп яшим һәм шуңа сөенеп бетә алмыйм! Диар «экономичный» бала булды, абыйсыннан калган киемнәрне киеп үсә, ул яктан рәхәт. Ә бит бала киемнәре тузып өлгерми, өр-яңа килеш бәләкәйләнә. Әни кеше буларак, әлбәттә, кыз бала турында хыялланам. Өченчесе кыз булмаса, дүртенчесе артыннан барабыз. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Кыз туганчы бала табачакмын. Йөклелек чоры, бала табу бик җиңел бирелә, анысыннан куркып торасы түгел. Кызымны матур күлмәкләрдә, чәчендә аллы-гөлле тасмаларда күрәм. Аның белән парлап бертөрле киенер идем.
--- |
Иң күп укылган
|