27.09.2016 Җәмгыять
Курчакка көн бетә
Курчак, машина һәм йомшак аю. Замана балалары мондый әйберләрдән баш тарта башлаган. Белгечләр илдә иң күп сатылган уенчыкларны ачыклаган. Бүген конструктор, башваткыч һәм пазлларга ихтыяҗ күпкә зуррак икән. “Барби” курчагын исә Россиядә гомумән тыярга телиләр. Дин белгечләре әйтүенчә, аны шайтан гына уйлап тапкан.
“NPD Group” белгечләре Россиядә иң күп сатылган балалар уенчыклары рейтингын төзегән. Нәтиҗәсе шаккатырган. Баксаң, сабыйларга курчак һәм машиналар кызык түгел икән. Быелның беренче яртысында илдә конструктор, ягъни һәртөрле предметлар, корылма ясау өчен кирәкле вак детальләрдән торган җыелма сату күләме өчтән бергә арткан. Белгечләр тагын бер нәрсәне ачыклаган: кризис дип күпме генә сөйләсәләр дә, әти-әниләр нарасыйларына уенчык сатып алырга акча кызганмый. Аның бәясенә дә карап тормыйлар хәтта. Югыйсә сатылган конструкторлар саны артуны башкача ничек аңлатасың? Белгечләр әйтүенчә, башка төр уенчыклар белән чагыштырганда, болары 20 процент чамасы кыйммәтрәк тора. Башны эшләтә торган уен белән мавыгу бер Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә күзәтелә. Әнә быелның беренче яртысында АКШта конструктор сату күләме – 9, ә Европада 13 процентка арткан. Белгечләр балалар арасында яңа төр авыру – конструктор маниясе турында сөйли башлаган.
Вак детальләрдән торган җыелма дигәч тә, “лего” күз алдына килә, әлбәттә. Уенчык сатучылар рәхәттә “йөзә”. Сентябрь башында “Лего” компаниясе АКШта үз товарын рекламалаудан баш тарткан хәтта. Компания мәгълүматларына караганда, соңгы 12 елда дөнья күләмендә “Лего” продукциясен сату күләме 15 процентка арткан. Узган ел әлеге сан 25кә җиткән. Быел да моннан ким булмаячак диләр.
Психологлар конструкторларга карата кызыксыну артуны замана үзгәрешләренә бәйләп аңлата. “Бүген әти-әниләр сабыен акыллы, белемле, гомумән, идеаль итеп күрергә тели. Моннан берничә ел элек кенә “кече яшьтән баланың сәләтен үстерү үзәкләре” колакка чит-ят яңгырый иде. Бүген исә мондый оешмалар чат саен диярлек ачыла. Димәк, ихтыяҗ бар. Конструктор баланың сәләтен үстерергә ярдәм итә. Өстәвенә сабый белән бергәләп йорт яки галәмгә оча торган ракета төзү өлкәннәргә дә кызыклы”, – ди психолог Алисә Закамская.
Җитештерүчеләр конструкторларны гел яңартып та тора. Мәсәлән, бүген сатып алучылар арасында үзара магнит көче ярдәмендә берегә торган детальләр җыелмасы зур кызыксыну уята. Мондый уенчыкның бәясе уртача 650-800 сум тора.
Конструктор белән беррәттән, уенчык базарында башваткычлар, өстәл уеннары һәм пазл кебек товарларны сату күләме дә арта, ди белгечләр. Соңгыларына күбрәк өстенлек бирүне бәяләре очсыз булу белән бәйләп аңлатканнар. Ил күләмендә пазлның уртача бәясе – 212, өстәл уеныныкы 390 сум тәшкил итә. Белгечләр әти-әниләр арасында сораштыру да үткәргән. Өлкәннәрдән: “Балалар уенчыгы нинди булырга тиеш?” – дип сораганнар. Респондентларның күбесе: “Ул – сабыйның сәләтен үстерергә тиеш”, – дигән. Шуңа күрә сабыйларның мәш килеп конструктор уйнавына аптырыйсы да юк. Товарның сыйфаты турында искә алучылар икенче урында. “Артык зур булмасын”, “баланың психикасына зыян китермәсен” дигән җаваплар да еш яңгыраган.
Конструктор белән мавыгуның уңай ягы да бар: тора-бара балалар телефон, гаджетлар ярдәмендә вакыт үткәрүдән баш тартачак, дип фаразлыйлар. “Электрон җайланма – чын уенчыкны алыштыра алмый. Алар артык уйлап торуны да таләп итми, замана балалары исә мөстәкыйльлеккә омтыла”, – дигән белгечләр. Ә менә курчак, машина җитештерүчеләр уйга калган. “Барби”ны замана таләпләренә туры китереп үзгәртә башлаганнар инде. Курчакны акыллы итеп күрсәтергә теләпме, чибәр туташ тартмасында уенчык тарак, туфли белән беррәттән, ноутбук, планшет та салып сата башлаганнар.
Сүз уңаеннан, тиздән Россиядә “Барби” курчагын сатуны гомумән тыярга мөмкиннәр. Илнең уенчык җитештерүчеләр һәм сатучылар ассоциациясе вәкилләре фикеренчә, Америка курчагының тышкы кыяфәте күп милләтле ил буларак, Россиягә туры килми. Белгечләр балалар уенчыкларына психологик-педагогик тикшерү үткәргән вакытта дини мәсьәләләрне дә исәпкә алырга тәкъдим иткән. Мәсәлән, “Барби”ның түше ачык булу һәм кыска итәк киюе ислам кануннарына туры килми дигәннәр. Курчакны шайтан уйлап тапкан диючеләр дә бар хәтта. Менә сиңа мә!