поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
27.04.2008 Матбугат

ШӨРЕПЛӘРНЕ ЯНӘ КЫСТЫЛАР...

“Сүз иреге генә түгел, сүздән соң да ирек булсын” дигән сүзләре бар бер татар язучысының (хәтер начар, кем икәне истән чыккан, сорри, бигайбә, простите). Ләкин иреккә өмет итмәгез, хөрмәтле коллегалар. Русиянең Дәүләт Думасы узып баручы атнада Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы законны тагын да кырысландыруны шартлатып хуплады.

               Хәзер ялган мәгълүмат таратучы теләсә кайсы ММЧны дәүләт судсыз-нисез ябып куярга мөмкин. “Аякларның” кайдан үскәнен озак уйлап утырырга кирәкми - Путин белән Кабаеваның өйләнүе турындагы материалдан соң “Московский корреспондент” тирәсендәге гауга әле дә тынып бетмәгән. Дөрес, законга үзгәрешләр керткән “Единая Россия” партиясе вәкилләре шөрепләрне болай кысуны әлеге шау-шуга бәйләмәскә өнди. Сәбәп гади һәм инде ишетергә күнегелгән – әлеге дә баягы террорчылык белән көрәшү. Тик нигәдер чынлап та террорчыларга каршы көрәшер урынына депутатлар күбрәк журналист, халыкара оешма вәкилләре, омбудсменнар кебек “вак-төяк”, ләкин, чукынгыры, үз фикере азмы-күпме булганнарга каршы чаралар күрә. Ник дәшәләр, ник язалар, партия резолюцияләрен тыныч кына бастырып ятарга ярый бит инде?! Их, ниндидер аңламый торган халык күбәйде илдә! Андыйларга, җәмәгать, законны кырысландырырга кирәк. Юкса, Президентның берәр спортчыга өйләнү ихтималы турындагы имеш-мимеш беләсезме нинди террорга китерергә мөмкин?! Тик менә шөрепләрнең генә кысыла-кысыла ахыр чиккә җитеп, өзелә торган начар гадәте бар...

Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ
Матбугат.ру
№ --- |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»