|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2016 Криминал
Татарстанда чиркәү яныннан 9 айлык баланы урлап киткәннәрУзган шимбәдә Түбән Кама районында берәүнең 9 айлык баласын урлаганнар. Җинаять кылучыны тотканнар инде. Ул 40 яшьлек хатын-кыз булып чыккан. Хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларыннан күренгәнчә, 24 сентябрь иртәсендә Оксана Кузнецова исемле хатын-кыз Олы Афанас Түбән Кама районы Олы Афанас авылындагы гыйбадәтханә килә. Караучысыз калдырылган бала арбасындагы 9 айлык сабыйны күрә һәм аны үзе белән алып, качып китә. Кызының юкка чыгуын күреп алган әни кеше тиз арада полициягә хәбәр итә. Ә үзе гыйбадәт кылырга килгән берәүнең машинасы белән карак хатын-кызны куып китәләр. Угрыны чиркәүдән ерак түгел урында тоткарлыйлар, Оксана Кузнецова үз гаебен таныган, әлеге гамәлен баланы ошатып өлгерүе белән аңлаткан.
--- |
Иң күп укылган
|