поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.09.2016 Мәдәният

Ландыш Султеева: «Ильмира Нәгыймовага охшатып җырлыйсың диләр” (ИНТЕРВЬЮ)

Ландыш Султеева җырчы буларак әле яңа гына танылып килә.Чувашия республикасында туып-үсеп, хәзер Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендә белем алса да, Вадим Фәтхинуров концертларында, фестивальләрдә чыгыш ясап чыныккан иҗат кешесе ул. Бүгенге көндә җырларын мәхәббәт турында башкарса да, тәүге җыры “Апа, абый” дип атала.

— Беренче җырыңны махсус абыең белән апаңа багышлап яздырдыңмы?
— Апам иртәрәк кияүгә чыкты, шуңа аның туена музыкаль бүләк ясарга өлгермәдем. Абыем өйләнгәндә исә махсус абыем гаиләсенә һәм шулай ук апам гаиләсенә дә әлеге җырны туйда багышлап җырладым. Алдан ук абый өйләнүенә җыр яздырам дип уйлап куйган идем. Җырның  сүзләрен Лилия Сәләхетдинова язып бирде, көен Ләйсән Мәхмүтова иҗат итте.

— Шул чыгыштан соң яңа җырлар яздыру теләге тудымы?
— Абыйның туенда җырчы Вадим Фәтхинуров белән танышырга насыйп булды. Аның белән хезмәттәшлек итә башладык һәм ул миңа Хәйдәр Әхмәтшин сүзләренә “Мин яратам сине үземчә” дип исемләнгән җыр язып бирде. Вадим абый мине концертларында чыгыш ясарга чакырды, без шактый тамашалар куйдык. Ул мине шулай сәхнә өлкәсе белән тирән кызыксындырды дисәк була. Өченче, “Бәгырькәем” җырының сүзләрен инде үзем яздым, чөнки шигырьләрне күптәннән иҗат итәм, ә көен танылган җырчы Ильмира Нәгыймовага яздыру теләге күптәннән бар иде.

— Җырда Ильмира Нәгыймованың кулы чагыла һәм әлеге җырны башкару буенча да аның тавышы белән охшашлык килеп чыккан.
— Әйе, нигәдер шулай килеп чыкты ул. Мин тавышны Айрат Айнулловта яздырдым, ул да миңа гаҗәпләнде. “Нигә Ильмира Нәгыймовага охшатып җырлыйсың?” – дигән сораулар да туды, башта үзе дә аңлап бетермәде. Мин аңа охшатып җырлыйм дип уйламадым да, читтән тыңлап карагач кына үзем сиздем, ләкин бу махсус эшләнмәде, Ильмирага охшатып җырлыйм дигән уй бөтенләй юк иде. Бәлки, безнең тональность туры киләдер, бәлки, үзе язганга шулай килеп чыккандыр.

— Үзең Ильмира Нәгыймова белән чагыштыруны ничек кабул итәсең? Һәркемнең үз образы белән истә каласы килә.
— Моңа мин “Бәгырькәем”  җырын яздыргач, Айрат Айнуллов әйткәч кенә игътибар иттем. Дөрестән дә кайбер сүзләрендә, кушымтасында охшашлык бар. Аның иҗатын мин хөрмәт итәм, шуңа җырның көен дә Ильмирага яздырасы килде, ләкин башкару буенча аның җырлавына охшату теләге булмады.

— Ландыш, син Ләйсән Мәхмүтова, Ильмира Нәгыймова  кебек танылган җырчылар, композиторлар белән эшлисең. Әлеге адым аларның иҗатын ошатканга күрә һәм җырларның сыйфатлы булуын теләп ясалдымы?
— Мин аларның җырларын яратам. Артык еш җыр яздырмаганга, чыгымнар ягын өстен куймыйм, ә нәкъ менә җыр сыйфатын мөһим дип саныйм.  Кемнең иҗат җимешләре ошый, шуларның җырларын алам. Өйдәгеләр, әти-әнием дә ярдәм итеп кенә тора.

— Укуда музыкаль юнәлешне сайламагансың. Алга таба үзеңне җырчы итеп күрәсеңме яисә башка һөнәр белән тормышыңны бәйлисең киләме?
— Һичшиксез җырчы булырга дигән теләгем юк, иҗатны хобби буларак кабул итәм. Мин кытай һәм татар теле укытучысына белем алам.

— Сәяхәт итәргә яратасың, күптән түгел Кытайга да барып кайткансың. Уку буенча киттеңме анда?
— Мин Кытайга студентларны алышу программасы буенча 4 айга укырга бардым. Харбин шәһәрендә яшәдек. Барыбер анда кытайча гына аралашкач колак ияләнә, тел ягыннан да осталыгым артты. Алга таба тәрҗемәче булу теләге дә бар.

— Сәхнә барыбер үзенә тартадыр?
— Әйе, мин кечкенәдән сәхнәдә үскән дисәк тә була. Мәктәптә укыган чакта да гел сәхнәдә идем, университетта да гел чыгышлар ясап кына торам. Концертларга, театрга барсам да күзем гел сәхнәдә була.

— Чыгышлар вакытында артистның кимчелекләрен күрәсеңме? «Мин башкача эшләр идем» дигән мизгелләр буламы?
— Әйе, булгалый. Үзем залдан карап утырганда гына түгел, ә телевизордан күзәткәндә дә бәяләп утырам.  Әлбәттә, музыкаль белемем булмагач, алай нык тәнкыйтьли алмыйм, ләкин үзем дә сәхнәдә чыгыш ясаган башкаручы буларак үз фикерләрем туа.

— Ә үзең тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?
— Андый сүзләрне, киңәшләрне әйбәт кабул итәм, озак уйлап йөрим мин ул турыда. Кимчелекләремне мин үзем дә сизәм, алар өстендә эшлим. Башкалар фикере камилләшергә ярдәм итә.

— Яраткан китапларың арасына Зифа Кадыйрованың  әсәрләрен керткәнсең. Тагын нинди әдәбият укырга яратасың?
— Зифа Кадыйрованың китапларының эчтәлеге авыр, анда аянычлы язмышлар сурәтләнгән. Минем беркайчан да китапны елый-елый укыганым булмады. Зифа Кадыйрованың әсәрләрен укыганда туктап, үкси-үкси елап, аннары үземнән көлеп, “бары китап кына бит инде” дип тынычланып, укуны дәвам иткән чаклар да булды. Татар әдәбиятын да, рус әдәбиятын да укырга яратам.

— Язган шигырьләреңне бер җыентыкка туплыйсың килмиме?
— Мине ачуланалар инде, чөнки алар аерым кәгазь белән ята, туплап куймыйм мин шигырьләрне. Кайвакыт «югалгандыр инде» дигән уйлар килә, ләкин зурдан җыенып китап чыгару фикере юк. Шигырьләрне бастырганым юк, бәлки җырымның сүзләрен үзем язгач, алга таба кызыксынучылар табылыр.

— Сәнгать өлкәсендә тагын нинди һөнәрләрең бар?
— Мин мәктәптә укыган чакта бию буенча 5 ел  шөгыльләндем, университетка укырга кергәч тә нәкъ менә биюне дәвам иттем. Безнең татар филологиясенең “Яшьлек” дигән төркеме бар, мин дә анда чыгыш ясыйм. Җырга караганда миңа биергә җиңелрәк. Җырлауны мин бик җитди кабул итәм, күп көч куеп чыгыш ясыйм, ә төркем белән биегәндә барыбер уңайлырак.

— Халык җырларын яратам дисең, кайсы җырларны башкарасың?
— Бик яратып “Зәңгәр күлмәк”не башкарам. Минем дәү әтинең яраткан җыры ул, шуңа еш сорап җырлата. Музыкаль мәктәпне баян классы буенча тәмамладым һәм әлеге җырны да баян белән башкарам.

— Әти-әниең сине җырчы буларак күрәме?
— Алар миңа җитдирәк һөнәр сайларга киңәш итте. Минем бәләкәйдән үк юрист буласым килгән иде, форма киясе килеп, шуңа кызыгып йөргән кеше инде мин, әмма имтиханнардан соң барысы да үзгәреп куйды һәм татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Әти-әнием җырлауны җитди һөнәр итеп күрми, “болай да җырлыйсың” дияләр, ләкин бернинди үпкәм юк бу сүзләргә.


Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 26.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»