|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2016 Икътисад
Ана капиталы программасы тагын да озайтылырга мөмкинФедерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикеренчә, ана капиталы программасы дәвам итә алыр иде, әмма моны тормышка ашыру икътисадның торышына бәйле. 2016 елда ана капиталының күләме 453 026 сум тәшкил итә. Программа 2018 елга кадәр озайтылды. Ана капиталы сертификаты 2007 елның 1 гыйнварыннан икенче иясә аннан соңгы бала алып кайткан яки тәрбиягә алган гаиләләргә бирелә. "Соңгы елларда туучылар саны артса да, демографик кризистан без чыкмадык әле. Әлбәттә, позитив үзгәрешләр булуында ана капиталының роле зур. Кешеләр ул акчаның балаларына тотылачагын беләләр", - дигән спикер Российская газета үткәргән "Эшлекле иртәнге аш" вакытында.
--- |
Иң күп укылган
|