|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2016 Милләт
Тел мәсьәләсе кискенләшәГазетабызның баш редакторы Олег Әндәрҗанов узган җәйне Казанда VI төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмати чаралар форумында катнашкан иде. Анда анардан “Татар-информ” сайты журналистлары интервью алганнар һәм ул сайтта басылып чыкты. Әңгәмә бүген барыбызны да борчыган темага – телебезне саклап калуга багышланган һәм без аны үзебезнең “Туган як” укучыларына да тәкъдим итәргә булдык. Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендә чыгып килүче “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗанов бүгенге татар журналистикасының төп бурычы – туган телне саклау, дип белдерде. - Бүген Россия төбәкләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку да, язу да бик кыен, хәтта мөмкин түгел дияргә була. Түбән өлкәсе Сергач районында 7 татар авылы бар, әмма хәзер шуларның икесендә генә татар мәктәбе эшли - Камкада төп, Шөбиледә башлангыч мәктәп. Урта мәктәпләр турында сүз дә юк. Гомумән, төбәктәге татар авылларында нибары 6 урта мәктәп калды. Анда да укучылар саны кискен кими, мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да шәһәрләргә китә, шунда төпләнеп кала, авылга кайтучылар бик сирәк. Төбәкләрдә татар теле бетүгә таба бара. Туган телгә битарафлык гаиләдән килә. Бүген татар телен укыту мөмкинлеге бар, ләкин әти-әниләр, үзләре татарча белә торып та, балаларына туган телне өйрәтүне кирәк дип тапмый. Шул рәвешле, татар балалары рус мәктәпләрендә русча укырга мәҗбүр. Әти-әниләр балаларны татар телендә укыту кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкса, телне факультативлар рәвешендә генә булса да укыту мөмкинлеге бар, тик алар уку-укыту программасын катлауландырмас һәм баласына авырга туры килмәс өчен моңа бармыйлар. Тел мәсьәләсенең кискенләшүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган елларда басманың тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә, әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Бу, бер яктан, почта хезмәтләре бәясенең артуына, икенче яктан, татарча укый белүчеләр санының кимүенә бәйле. Үлем китем күп, туучылар аз нижгар татарлары Мәскәүгә китә дә, кире әйләнеп кайтмый. Колхозлар бетте, җитештерү туктады, авылларда хәтта сыер көтүләре дә юк. - Татарстан журналистларыннан нинди дә булса ярдәм көтәсезме? Туган телебезне саклап калырга телибез икән, милли басма матбугат бетәргә тиеш түгел, бигрәк тә Россия төбәкләрендә. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш. Газета укып, татарча укырга да, язарга да өйрәнергә була. Элегрәк Татарстанның әйдәп баручы матбугат чараларыннан журналистлар төбәккә килеп, мастер-класслар бирәләр иде. Алар безне әдәби татар телендә язарга, проблема күтәрергә, тема табарга өйрәттеләр. Моннан тыш, читтәге журналистларның Татарстанда стажировка узу мөмкинлеге бар иде. Менә шушы эшләрне яңадан торгызып булса, бик әйбәт булыр иде. Без аларны үз исәбебезгә дә чакырырга әзер, моңа мөмкинлекләр бар. Әйтик, безнең редакциядә берәү генә журналист белемле. Иҗади коллективка журналист һөнәренең барлык нечкәлекләрен төшендерү максатыннан, форум рәвешендә генә түгел, ә тәҗрибәле журналистлар, остазлар белән турыдан-туры, якыннан аралашуны күз уңында тоткан укулар оештырылсын иде. Техник прогресс гаҗәеп тизлек белән үсә, газеталарның интернет версияләре булдырыла, ул өлкәдә дә белемне күтәрү кирәк. Бер максатка хезмәт итсәк тә, газета, радио, телевидение һәм онлайн мәгълүмат чараларының һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа бу төр форумнарны һәр юнәлеш буенча аерым үткәрү әйбәтрәк булыр иде. - Матбугат телне саклап калучы төп чара дип саныйсызмы? Баланы сиңа “папа”, “мама” дип түгел, “әти”, “әни” дип дәшәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу – иң мөһиме. Әмма бездә әти-әниләр моны аңламый, алар русча укыган балаларының белемлерәк, үскәч, “зуррак” кеше булачагына ышана. Әмма туган телен белмәгән, хөрмәт итмәгән “зур” кешенең киләчәктә милләткә файда китерүе икеле. Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрдек. Сергач районындагы 7 татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештыру тәкъдиме белән чыктык. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары аларга балаларын әнә шул татар мәктәбендә укытырга тәкъдим иттеләр, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла. Сәбәбе – балалар саны аз. Шуңа да монда федераль сәясәтне, өлкә, район хакимиятләрен гаепләп булмый. - Татарлар яшәгән һәр төбәктә сабан туйлар уза, Сезнеңчә, бу бәйрәм халыкны берләштерәме, милли үзаңын күтәрәме? Ул кадәр акча сабан туена сарыф ителгәнче, татар китаплары чыгаруга тотылса, файдалырак булыр иде. Юкса, җирле татар авторларының җыентыкларын бастыруга акча таба алмый интегәбез. Ә сабан туе батырына автомобиль дә кызганыч түгел. Ләйсән Исхакова, Рәмис Латыйпов, «Татар-информ» сайты журналистлары.
--- |
Иң күп укылган
|