поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2016 Мәдәният

Камал тетры сезон ачылу уңаеннан бәйрәмгә чакыра

2016 елның 7 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111нче сезон ачылу уңаеннан зур бәйрәм көтелә. Театр каршындагы мәйданда үтәчәк әлеге чараның программасында: Камал театры дуслары башкаруында җырлы, биюле номерлар, “Камал театрын колачла” дип аталган флешмоб, популяр спектакльләрдән өзекләр, яраткан артистларыгыз белән фотосессия, театр бинасы буйлап экскурсия һәм шулай ук истәлекле бүләкләр белән конкурслар көтелә.

Бәйрәм Камал театрының 110 еллык юбилей чаралары кысаларында үтә.

Бәйрәм 16.00 сәгатьтә “Камал театрын колачла” флешмобы белән башланып китә. Әлеге акция Камал театры тарихында беренче мәртәбә үткәрелә. Флешмоб вакытында татар театрын яратучылар, кулга-кул тотынышып, Камал театры бинасын урап алачак.

Алга таба бәйрәм «Кечтүкле уен» (И.Зәйниев), «Гөргөри кияүләре», «Диляфрүз-Remake», «Җанкисәккәем» (Т.Миңнуллин), «Галиябану» (М.Фәйзи) һ.б. тамашачыларыбыз мәхәббәтен яулаган спектакльләрдән өзекләр белән дәвам итәчәк.

Бәйрәмнең икенче өлешендә Камал театрының дуслары чыгыш ясый: «Зө-Ләй-Лә», «Болгар кызлары», «Иттифак» төркемнәре,Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Закиров, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Айдар Габдинов, шулай ук Дилә Нигмәтуллина, Илүсә Хуҗина, Илшат Вәлиев һәм башкалар. Кичәдә шулай ук танылган шагыйрьләр: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиев, Йолдыз Миңнуллина һәм Рүзәл Мөхәммәтшин дә катнаша.

Бу көнне теләгән һәркем яраткан артистлары белән фотога да төшә алачак: театр каршындагы мәйданда артистлар үзләре уйнаган спектакльләрдәге геройлар образында яраткан тамашачыларына истәлекле мизгелләр бүләк итәчәк. Шулай ук бәйрәм барышында Камал театры тарихы һәм репертуары буенча төзелгән сораулардан викторина оештырыла. Җиңүчеләрне спектакльләргә чакыру билетлары, китаплар һәм истәлекле бүләкләр көтә. 

Камал театры Татарстан шәһәрләре тормышына багышланган «Инде» inde.io интернет-журналы белән берлектә тамашачылар өчен тагын бер бүләк әзерләде.  Бәйрәм кичендә театрның тамашачы өчен яшерен булган сәхнә арты  тормышын чагылдырган эксклюзив экскурсия үткәреләчәк. Теләге булган һәркем театрны яңа яктан күрә алачак: реквизит һәм декорацияләр ясалу нечкәлекләре, костюмнар һәм тегү цехына сәяхәт, театр бинасы төзелешенең архитектура серләре, театр хезмәткәрләре буфеты һәм гримеркалар... Экскурсиягә килергә теләүчеләр inde.io сайтында теркәлү узарга тиеш.

Бәйрәм чарасына килүчеләрне тагын бер бүләк көтә: 7 октябрь көнне 15:00 сәгатьтән көн азагына кадәр кассага флаер белән килүче тамашачыларга Камал театрының октябрь ае спектакльләрнә билетлар 10% ташлама белән сатыла. Флаерларны бүген үк Камал театры кассасына кереп алырга мөмкин. Адресы: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт.

Бәйрәм программасы К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән тәмамлана. Традиция буенча, Камал театрының һәр сезоны әлеге легендар спектакль белән ачыла һәм ябыла.

Сезон ачылуга багышланган бәйрәм Театр каршындагы мәйданда үтә. Керү ирекле. Белешмә өчен: (843) 293-03-74.


---
Камал театры
№ --- | 23.09.2016
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»