|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2016 Шоу-бизнес
Алсу Хәбибуллинаның кызы туйның бер еллыгына бүләк булып туган!"Гомер уза аккан сулар кебек", дип җырлана җырларда. Кайчан гына әни булу шатлыгын татыган Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллинаның кызы Ильвинага да 15 яшь тулды! Кызының туган көне Алсу өчен икеләтә истәлекле көн икән. – Моннан 16 ел элек 22 сентябрь көнне кияүгә чыктым. Ильвина белән авырлы чакта УЗИга баргач, кызымның шул ук көнне туасын хәбәр иттеләр. Быел Ильвинаның юбилей елы, туган көнен иптәшләре һәм сыйныфташлары белән бергә үткәрергә булды. Өйне матур шарлар белән бизәдем, бүләгемне дә иртүк тапшырдым. Кызым иртәдән үк бик күп котлаулар кабул итте, чиксез куанды. Бүгенге көндә Ильвина Ф.Г.Аитова исемендәге 12нче татар гимназиясендә укый, Аллага шөкер, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.
--- |
Иң күп укылган
|