поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
23.09.2016 Матбугат

"Күңел" радиосы дикторы Лилия Закирова: “Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә”

Соңгы арада татар радиоларына, алардагы чутсыз-чамасыз рекламага, алып баручыларның гарип сөйләменә, тәүлек буе мәгънәсез, сыйфатсыз җырлар яңгыравына бик күп тәнкыйть ява. Ләкин шулай да, татар халкының бәхетеннән, үз-үзен дөнья ярып мактап тормаган, тыйнак, әмма камил телле радио бар. Ул – Чаллы шәһәренең “Күңел” радиосы.

Анда җырлар яңгыраганын гына түгел, ә алып баручылар сөйләгәнне дә көтеп аласың. Бүтән радиолардагы алып баручылардан бер башка югары булып, ипләп кенә эшләп яталар. Сөйләмнәре мәгънәле, ипле, телләре чиста, әдәби, саф, дикцияләре яхшы.

Бүгенге кунагыбыз – “Күңел”нең иң тәҗрибәле һәм иң оста алып баручыларының берсе – Лилия Закирова. Аның белән газета аша якыннан таныштыруыбызны сорап, безгә хатлар да килә, чылтыратып әйтүчеләр дә бар. Укучыларыбызның барысы да бүгенге татар радиоларындагы алып баручыларга нәкъ менә Лилиядән үрнәк алырга киңәш итәләр. Кызганыч, газета аша Лилиянең үзенә тартып тора, тыңлаган саен тыңлыйсы килә, күңелләргә рәхәтлек иңдерә торган бик тә ягымлы тавыш тембрын бирә алмыйбыз, әмма “Күңел” радиосына гашыйк укучыларыбызга талантлы алып баручы белән әңгәмә кызыклы булачагына шигебез юк.

– Лилия, иң башта чыгышыгыз белән таныштырып китегез әле. Мондый чибәр кыз кайсы якларда туган, әти-әниегез, туганнарыгыз кемнәр?
– Мин Сарман районының Яңа Саклау авылында туып, Карашай-Саклау авылында үстем. Аз сүзле, таләпчән әтием Зиннур, һәрвакыт ачык йөзле, җор телле, искиткеч моңлы тавышлы әнием Гөлсәрия, бу юлы малай тумасмы дип көткәндә – гаиләдә дүртенче кыз булып дөньяга килгәнмен. Миннән соң Ходай тагын бер кыз белән бүләкләде үзләрен. Бүләкләде дип әйтәм, чөнки кыз баланы Аллаһ бүләге диләр, моңа мин үзем әни булгач тагын бер кат инандым. Шулай итеп, болындагы чәчәкләр кебек, бишебез биш төрле кыз үсеп җитеп, төрле юллар сайладык. Шөкер, тормыш юлында югалып калмаслык итеп тәрбияләгән безне әти-әни. Ләкин безне “беркайчан да кешегә зыян салмагыз” дип үстергән әти-әнигә гомерлек хәсрәт – бала хәсрәте күтәрергә туры килде. Күзләренә ак-кара күренмәгән наркоманнар иң төпчек сеңлебезне, өенә акча эзләп кереп, үтереп чыктылар. Мондый хәлләр тормышка булган карашны тамырдан үзгәртергә сәләтле икән.

...Искиткеч матур балачак кичердем мин. Юкка гына гаиләдә әби-бабай, әти-әни һәм кимендә өч бала булырга тиеш димиләр икән. Безнең гаилә ишле – ике әби, бабай, әти белән әни, биш кыз һәм алтынчыга әнинең туганнан-туган энесе бездә тәрбияләнде. Шау-гөр килеп торган уен-көлкеле, җырлы-биюле кышкы кичләрне сагынып искә алам. Карашай-Саклау урта мәктәбендә белем алдым. Начар укыдым дип әйтә алмыйм, киресенчә, яхшы укучылар рәтендә идем, ләкин бөтен яктан тәртипле укучы да булмадым кебек. Шагыйрьнең “яшьлек һәм шуклыкның бергә йөрүе тәмле итә тормышны” дигән сүзләре белән тулысынча килешәм. Ә студент еллары хакында әйтеп тә торасы юк. Мең төрле хыялны җигеп, карлы юлдан җилдергән иң күңелле чак бит ул...

– Кайда, нинди белем алдыгыз?
– Кечкенәдән табиб булам дип хыяллансам да, язмыш кушуыдыр инде – соңгы минутта укытучы һөнәрен сайладым. Әлмәт педагогия көллиятендә укыдым. Ләкин укытучы буларак бер генә көнлек тә тәҗрибәм юк. Соңрак Мәскәү дәүләт мәдәният университетының Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеген тәмамладым.

– Лилия, ә радиога кайчан, кайдан, нинди юллар белән килеп эләктегез?

– Язмыш кешеләрне үзе сызган юлдан йөртә диләр бит. Радиода эшләрмен дигән хыял бөтенләй юк иде. Әлмәттән Чаллы шәһәренә сессиягә килгәч, очраклы рәвештә барып эләктем мин. Әле радио ачылганга өч кенә ай иде. “Чаллы-ТВ” телерадиокомпаниясе кайнап тора, тәҗрибәле журналистлар сынаулы караш белән күзәтә. Мин бөтенләй югалып калдым. Берничә язманы укытып карадылар, яздырып алдылар да, кайтып киттем. Һәм оныттым бу хакта. Ул вакытта кәрәзле телефоннар юк бит әле, авылдагы телефон номерын гына калдырган идем. Әниләргә чылтыратып, минем конкурстан үткәнне, радиога эшкә чакырылуымны әйткәннәр. Авылдан Әлмәткә “переговор”га биреп, үзләре дә берни аңламаган хәлдә миңа хәбәр иттеләр әниләр. Чаллыга килгәч радиога барып каравым турында мин берәүгә дә әйтмәгән идем бит. Менә шулай итеп автокалага килдем һәм гаилә корып, яшәп тә калдым.

– Иң беренче эфирыгыз хәтердәме? Каушаткандыр инде...
– 1997 елның 21 ноябрендә көндезге сәгать 11 иде бу. Күпмедер вакыт өйрәнеп йөргәннән соң, Яңалыклар белән эфирга чыктым һәм 3 сәгать туры эфир алып бардым. Нинди яңалык укыганымны, ниләр сөйләгәнемне һич хәтерләмим. Бары тик тыным беткәне, битемнең ут булып януы һәм сәхнәдәге кебек бөтен көчемә кычкырып сөйләгәнем генә истә. Редакторның беренче шелтәсе дә шул булды: “Микрофонны ватасың бит! Сәхнә белән радио – икесе ике нәрсә, шуны онытма”.

– Эшләп китү авыр булдымы?
– Бер башлангыч та жиңел бирелмидер. Ул вакытта интернет юк бит. Тәҗрибә туплаганчы көн аралаш китапханә юлларын таптау, иртәгәге эфирга әзерләнү өчен кичләр буе утырып язу, язганнарны мөхәрриргә тикшертү, яңадан язу, төзәтү... Мин редакторларга катгый, таләпчән булганнары өчен чын күңелемнән рәхмәтлемен. Алар безне – радионың беренче алып баручыларын “чарлап, юнып” эфирга әзерләделәр.

– Лилия, сезнең телегез бик тә әдәби, гаҗәеп чиста. Бернинди диалект та, чүп сүзләр дә хәтта ялгыш кына да ычкынмый. Бу тумыштан килгән сәләтме, әллә аны баетып торасызмы? Әдәби китаплар укыйсызмы?
– Күпләп-күпләп китаплар укыйм дип әйтә алмыйм. Без бит ашыгыч заманда яшибез. Шулай да яңа китапларны калдырмаска, элек ялкаулык аркасында укымаган классик әсәрләрне укырга тырышам. Бу гына аз, билгеле. Эфирга әзерләнгәндә күбрәк фәлсәфи фикерләр, афоризмнар, хәдисләр укыйм, аларны туплыйм. Шигърияткә дә битараф түгелмен. Халыкчан, гади, ихлас шигырьләрне яратам. Җыр юлларындагыча, “бүген халык ихласлыкка сусады”. Шуңа күрә “үзебез булып кала белик” дип, эфирдан да еш кабатлыйм.

– Тавышыгызны матурлау өстендә эшлисезме?
– Язмаларымны тыңлаганда тавышымнан, сөйләмемнән канәгать калганым юк минем. Тыңлаучылар чылтыратып, “тавышыгыз бигрәк матур, күз тия күрмәсен” дигәнгә ышанып, канатланып йөрисең инде шунда... Тавыш сөйли-сөйли үз җаен таба икән. Беренче айларда тырышып, җәфаланып сөйлисең, аннары тавыш белән “уйный” башлыйсың, соңрак эфирда үзеңне өйдә сөйләшеп утырган кебек хис итәсең. Беренче елларда кинәт тавыш беткән чаклар булгалады. Мин аны салкын тиюдән дип уйлый идем, баксаң, бу хәл нервлар белән бәйле икән. Кичтән бар да яхшы, тавыш та көр чыга, шулай берәр җитди тапшыруга әзерләнеп утырасың. Ә иртәнгә аз гына да тавыш чыкмый – нык борчылу үз эшен эшләгән. Алып баручы өчен ике кулсыз калуга тиң бу халәт.

– Лилия, сез бик җор телле алып баручы. Туры эфирга чылтыратучыларга кызыклы да, кыска да, оста да җаваплар бирәсез. Бу сәләтегез кайдан килә?
– Бала чакта бер-беребезгә табышмак әйтү, әкиятләр уку, кич утырырга кергән күрше әбиләренә мич аралыгыннан чыгып концерт кую гадәти хәл иде һәр йортта. Әби белән үсүнең файдасы да зур булгандыр – аларга ияреп “биләм”гә йөреп, үзара сөйләшеп утыруларын йотлыгып-йотлыгып тыңлаулар эзсез югалмагандыр... Ә бит гомер иткән гади халыкта ни кадәрле тапкырлык, җор теллелек булган! Сөйләм телеңне “һәрьяклап” үстерергә, баетырга теләсәң, фермага гади сыер савучылар янына бар дип юкка гына әйтмиләрдер инде...

– Радиода эшләү кайсы ягы белән ошый? Ошамаган, ташлап кайтып китәргә теләгән вакытларыгыз буламы?
– Эшеңне яратып эшләү – олы бәхет ул. Без еш кына “эшебезгә карата булган мәхәббәтебезнең коллары без” дип, үзара көлешәбез инде. Төрле вакыт – аяк чалырга теләүчеләр дә, үз эшен бөтенләй дә белмәгән кешеләрнең синең эшеңне бәяләмәгән чаклары да булды, аннары, үзегез беләсез, журналистларның хезмәт хакы да сөенерлек түгел... Шулай да менә шул мәхәббәт тота: безнең – үз эшебезгә, тыңлаучыларның безгә карата булган җылы хисләре.

– Сез үрнәк ала торган танылган дикторлар, алып баручыларыгыз бармы?

– Кечкенә вакытта телевизион тапшыруларны карап, дикторлар кебек кыланып мәш килә идем. Иске фотоның буш рамын өстәлгә куеп, шуның артына утырып, көзгедән карап ниләрдер сөйлим. Янәсе, теге буш рам – телевизор экраны. Ул еллардагы дикторлар – Лия Заһидуллина, Рәйсә Гәрәеваларның һәр кыланмышына, үз-үзләрен тотышына гашыйк идем, әлбәттә. Ә радиодагы татарча тапшыруларны, көндезге концертларны көтеп ала идем.

– Туры эфирда эшләү нык әзерлек, салкын канлылык таләп итә дип беләбез. Һаман шундый халәттә тору авыр түгелме? Сезнең белән туры эфирда четерекле хәлләр килеп чыккан очраклар булганы бармы?

– Мин алдан яздырып куелган тапшырулар эшләргә яратмыйм, алай тиешле эффектны бирә алмыйм шикелле. Ә туры эфир ул бөтенләй башка! Анда тыңлаучы белән күзгә-күз аралашкан кебек утырасың. Бернинди ясалмалык кирәкми. Ләкин җаваплылык бермә-бер арта. Туры эфир булгач, төрле чаклар була. Барлык радиоларга хас нәрсә – микрофонны сүндерергә оныту. Кызым кечкенә вакытта студия телефонына чылтыраткан иде (телефон да бит эфирга ялганган була), микрофон кушылган килеш сөйләшкәнбез. Аның әле юньләп сөйләшә дә белмәгән чагы. “Әни, миңа эштән кайтканда шоколад алырсың әле”, – ди, ә мин ниндиен дип сораганмын, ул исемен әйткән, күрәмсең. Тыңлаучылар “кара, шоколадка нинди матур реклама яздырганнар” дип тыңлаганнар. Аннары, даими тыңлаучылар белә: көләргә яратам мин. Гадәттә парлап эфир алып барганда тыелып булмыйча көлгән минутлар күп була. Югыйсә, җитди тема хакында сөйләшәбез, ләкин шунда юк кына берәр нәрсә искә төшә дә, көләргә тотынасың, һич туктап булмый. Инде тынычланып, үзеңне кулга алып сөйли башлыйсың, ләкин бер-береңә күз ташлау җитә – кабат көләргә тотынасың. Турыдан-туры эфир шуның белән кызыклы да.

– Лилия, ә бүтән радиоларны, аларның алып баручыларын тыңлыйсызмы?
– Бүтән радиоларга бик сирәк кенә колак салгалыйм. Ни өчен дисәгез, башкаларның стиле “йогудан” куркам. Чөнки иҗат өлкәсендәге күпләрнең үз йөзләрен таба алмыйча кемнедер кабатлавы көлке. Бу – үз-үзеңә хөрмәтсезлек дип саныйм. Халыкны алдый алмыйсың. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Ә күзаллауны киңәйтү, үз казаныңда гына кайнап ятмас өчен, әлбәттә, башкаларны тыңларга кирәк. Ләкин “игезәк” тапшырулар эшләү өчен түгел.

– Сез радиода берничә авторлык программасы да алып барасыз...
– Тыңлаучылар беләләр: соңгы айларда автор тапшыруларым туктатылды. Бу – эфирны яңарту максатыннан эшләнә. Һәр тапшыру зур көч куюны сорый. Бер көнлек, халык хәтерендә калмаслык тапшырулар да була. Инде бүтән эфирга чыгармабыз дигән тапшыруларны, халык соравы буенча, кабат яңарткан очраклар да. Мәсәлән, “Язмышлар ярында” тапшыруы шундыйлардан. Ул тыңлаучыларның язмышлары хакында аноним рәвештә эшләнелә иде. Кеше күңелендә бит әллә нинди серләр бар. Башкаларга гыйбрәт булырлык язмышлы кешеләр күпме. Тапшыру туктатылганга байтак вакыт үтсә дә, әле дә, кайчан “Язмышлар ярында” була дип, чылтыратулар тынмый. “Күңел” радиосының исеме бик үзенчәлекле. Кеше күңеле мең төрле халәттә була ала, шуңа күрә күңелнең һәр халәтенә туры килерлек тапшырулар булырга тиеш, минемчә.

– Хәзер күпчелек алып баручылар тамадалык кыла. Бу мәсьәләдә сез ничегрәк?
– Бу сорауны күпләр бирә. Тамада итеп чакыручылар да бар. Үзем дә аңламыйм: ниндидер киртә тотып тора, бу эшкә алынганым юк әлегә.

– Лилия, сезнең радиодан сөйләгәнне әти-әниегез, якыннарыгыз тыңлыймы? Теге яки бу кимчелекне табып тәнкыйтьлиләрме, киңәшләр бирәләрме? Шулай ук бүтән тыңлаучылардан тәнкыйть-киңәшләр киләме?
– Әти-әни тыңлый, әлбәттә. Ләкин кеше бит үз баласына тәнкыйть күзлегеннән карарга күнекмәгән, алар балаларының бары уңай якларын гына күрәләр. Чын тәнкыйтьчем дә, киңәшчем дә – кызым Лиана. Аңа 17 яшь тулды. Заман күзлегеннән карап, кирәкле төзәтмәләр кертә белә ул.

Шулай ук һәр алып баручының көзгесе – ул тыңлаучылардан килгән кайтаваз. Чылтыратып ачуланулар яки мактаулар түгел, ә тыңлаучының сиңа битараф калуы минем өчен иң зур тәнкыйть. Син сөйләгәннәр аның күңелен кузгатмый икән, димәк, тиешенчә эшләмәгәнсең.

– Тыңлаучылар арасында сезне якын итеп, киңәш сорап чылтыратучылар, язучылар бармы?
– Радио өйдә көне буе сөйләп торганлыктан, безне тыңлаучылар үз гаилә әгъзалары кебек кабул итә. Тормышларында нинди генә үзгәреш чыкса да, уртаклашалар. Киңәш сораган очраклар да күп. Автор тапшыруым да кеше язмышлары хакында булгач, күңелләрен бушатучылар да җитәрлек. Мәсәлән, 45 яшьләр тирәсендәге бер ир-егет “мин хатыныма хыянәт иттем, ничек яшәргә инде хәзер” дип ихластан мөрәҗәгать итте (нинди чиста күңелле кеше бу дип сокландым үзенә). Бу хакта аноним рәвештә тапшыру үткәрдек. Тыңлаучылар “матур” гына итеп тормыш сабагы бирде аңа. Ахырдан рәхмәт әйтеп чылтыратты. Иң мөһиме – гаиләсе сакланып калды.

– Бу тормышта хыялыгыз бармы?
– Хыялсыз яшәү мөмкин түгел ул. Замана җилләре шул хыял канатларын каера күрмәсен инде. Хыялланмаган кеше каты бәгырьледер дип саныйм. Хыяллар матур булсын да, аларны тормышка ашырырлык мөмкинлекләр тусын иде инде. Күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын.

Лилия үзе.

Кызы Лиана.


Халидә МИНҺАҖЕВА әңгәмәсе
Татарстан яшьләре
№ --- | 23.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»