поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.09.2016 Мәдәният

Динар Бәдретдинов сәяхәткә кая җыена? (ИНТЕРВЬЮ)

Динар Бәдретдинов Чехиядә туып, Казанда үз бәхетен тапкан талантлы баянчы. Аның исеме хәзер танылган, “Кем ул?” дигән сораулар да тумый. Бүгенге көндә виртуоз баянчы, “Татар моңы” лауреаты Динар Бәдретдинов төпләп үз концертына әзерләнеп йөри.

— Динар, яңа сезонда нинди тамаша әзерләнә? 

— 29 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә өр-яңа программа тәкъдим итәчәкмен. Ике ел элек оештырылган концерт бик уңышлы үтте, тамашачылар әле дә җылы сүзләрен, фикерләрен җиткереп торалар, яңа концерт турында белешәләр. Бер ел ярым мин яңа программа тупладым, яңа көйләр яздым. Баянга көйләр иҗат итү күпкә авыррак, ул җыр язу гына түгел. Быелгы тамаша сәяхәт сыман төзелгән, төрле илләргә тукталганда классик әсәрләр, Вивальди музыкасын да башкарам. Халык көйләренә эшкәртмәләр, татар көйләреннән тезмәләр, төрле илләрнең биюләрен баянда башкарачакмын. Концерт илләрне гизеп кенә түгел, классик әсәрләрне башкару аркылы үткәннәргә дә алып кайтачак.

— Көйләр дә гади генә эшкәртмәдә түгелдер?
 
— Татар көйләрен дә бертөрле генә эшкәртмим, төрлечә стилизация ясыйм. Концертта заманча көйләр дә, авыл көйләре дә булачак. Тамашачыга кызыклы булсын, көйләрне бер үк төрле кабул итмәсеннәр дип чыгышларымны әзерләгәндә төрле алымнар кулланам. Быелгы тамашада мин әле тәүге тапкыр бабамның тальянында да уйнаячакмын.
 
— Әлеге программа белән гастрольләр оештырырга җыенасыңмы?
 
— Башта концертны Казан тамашачысына тәкъдим итәчәкмен, аннары билгеле булачак. Яңа елдан соң бәлки чыннан да башка шәһәрләрдә дә концерт куярбыз. Кечкенә генә гастрольләргә чыкканым булды, әмма ул вакытта мине бик белмиләр иде. Бүгенге көндә чыгышлар уңышлы булыр дип ышанып калам.

— Динар, синең уен коралың да гади генә түгел. Аның үзенчәлекләре хакында таныштырып үт әле.
 
— Мин уйнаган уен коралы – төймәле аккордеон. Аның тавышы аккордеонныкы, ә төймәләре баянныкы шикелле. Әлеге уен коралын сатып алгач, үзем яңадан сүтеп, яңадан кордым. Микрофоннарын, тавышларын, барлык төзелешен диярлек үземә яраклаштырып үзгәртеп чыктым һәм “Динар” дигән язуын да махсус яздырттым.
 
— Бик кызыккан, күз төшкән баян яисә аккордеон бармы?
 
— Танышыма Италиядән 1 500 000 сумга баян алып кайттылар. Яхшы уен коралына кызыгасың, әлбәттә. Теләк бар, алга таба ошаган, сыйфатлы уен коралына тырышырбыз әле.
 
— Ике альбом чыгардың, иҗат җимешләрең белән өченче альбомны көтәргәме?
 
— Андый максатлар бар, хәзер заманча көйләрне баянда уйнап эшкәртәсе килә. Мин әлеге альбомны махсус клуб өчен, яшьләр өчен дип күзаллыйм, чөнки татар дискотекаларында яшьләр баянны яхшы кабул итә, шуңа алга таба әлеге юнәлештә дә эшләп карыйсы килә.
 
— Музыкаль мәктәпне, училищены, консерваторияне тәмамлаган, барысы 17 ел буе музыка юнәлешендә белем алган белгеч буларак, болай озак уку чыннан да кирәк дип саныйсыңмы яисә билгеле бер этапта тукталу кирәкме?
 
— Дөрестән дә, бер этапта тукталып кала яздым мин. Консерваториядә 3 нче курста белем алган чакта укудан арган идем, үсеш тә сизелмәде. Башка һөнәр буенча эшли башладым, икенче юнәлеш буенча укырга да кердем. Банк мәктәбендә укып чыгып, төзелеш буенча эшли башлаган идем, ләкин баян барыбер үзенә кире тартты, яңа сулыш белән эстрадага кире кайттым.

— Консерваториядә укыгач, син җитди классик әсәрләрне дә үзләштергәнсеңдер. Синең репертуарда башкарырга чыннан да авыр булган әсәр бармы?
 
— Андый көйләр бик күп иде. Консерваторияне тәмамлаган, имтихан тапшырган вакытта уйнаган һәрбер көй –  башкару өчен иң авыр көйләрнең берсе булды. Аларның күпчелеге хәзер онытылган, алай да Антонио Вивальди музыкасын искә төшерә алдым, булачак концертта яңгыраячак иң катлаулы әсәр булачак ул. Андый әсәрләрне уйнау өчен гел шөгыльләнеп, гел кабатлап тору кирәк.

— Син кайсы музыкантларның иҗатын яратасың һәм хөрмәт итәсең?
 
— Хөрмәт иткән баянчыларым күп, алар арасында Айдар Вәлиев, Наил Сәгъдиев, Булат Шәрипов иҗатлары бик ошый. Минем тамашада баян гына булмаячак, әлбәттә. Җырчы дусларымны да чакырдым, халыкның күңелен төрле яклап күтәрергә исәп. Концертта ИлСаф, Артур-Марат дуэты, иң көчле гитаристларның берсе  –  Александр Кузьминых катнашачак.
 
— Берничә ел элек синең баянда башкаруыңдагы язмаңны сәхнәдә үз исеменнән рөхсәтсез кулланганнар иде, ягъни баянист Айрат Гиззатуллин синең композиция астына “чыгыш ясаган”. Әлеге вакыйга ничек төгәлләнде?
 
— Матбугат чараларында бу турыда яздылар, интернетта да язманы чыгардым, ләкин судка кадәр илтмәдем әлеге эшне. Әлбәттә, бу бернинди кысаларга да сыймый торган очрак. Айратның үзе белән сөйләшкәч тә, ул әлеге адымын танымады, кире какты, шуңа да ачуым чыкты. Бернинди гафу үтенү булмады. Аңлар идем әгәр дә ул көйне үзе башкарса, ләкин минем язманы сәхнәдә яңгыратып, “мин уйнадым” – дигәч, бу халыкны алдау гына була инде.
 
— Бүгенге көндә үз тамашаларыңны куйсаң да, син танылган артистлар белән эшләгән баянист. Җырчылар белән хезмәттәшлек итү нинди тәэсирләр калдырды?
 
— Төрле мизгелләр була инде, һәркемнең үз тормышы. Бәширә Насыйрова, Нурзәдә белән еш чыгыш ясарга туры килде. Һәрбер җырчының үз тавышы, үз башкару манерасы, тик һәммәсе белән дә уртак тел таба белдек, барысы белән дә яратып эшләдем.

— Концертны оештырганда кыенлыклар туамы?
 
— Үз авырлыклары була, әлбәттә. Минем продюсерым да, администраторым да юк, шуңа барлык оештыру эшләрен үзем алып барам. Тамашаның музыкаль ягын да үзем оештырам. Чакырган артистлар үз вазыйфаларын яхшы белә, шуңа професcионаллар белән эшләү уңайлы.
 
— Гаиләң иҗади тормышыңда ничек ярдәм итә?
 
— Тормыш иптәшем белән сценарийларны бергә язабыз, ул шулай ук афишаларны ясарга булыша. Гаилә мине илһамландырып тора, шуңа мин алар өчен тырышам, яңа көйләр язам. Иҗат итәргә дә тормыш иптәшем һәм кызым этәргеч биреп тора.
 
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 22.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»