поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
22.09.2016 Экология

Быел 1941нче елгы салкыннар кабатланырга мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ягып җылыту сезонында һава торышы нинди булачагы турында үз фаразларын җиткерде. Киләсе алты айда - октябрьдән мартка чаклы - республика территориясендә температура фоны күпьеллык уртача күрсәткечләр чамасы булыр дип көтелә. Ә менә октябрь һәм март айларында температура гадәттәгедән югарырак булачак.

Ноябрь, декабрь, гыйнвар һәм февраль айларында температура нормага туры киләчәк дип фаразлана.
 
Танылган бакчачы, галим Фарсель Зыятдинов бик күп еллар һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Халык сынамышларына таянып, алдан ук үзенең фаразларын да әйтә. Кышның ничек киләчәген без аңардан  да сорарга булдык.
 
- Кыш гадәттәгедән суыграк булачак. Кайбер көннәрдә һава температурасы 33-36 градус салкын булырга мөмкин. Соңгы елларда кыш йомшак килде, әллә ни суык булмады. Хәтта җылы яратучы “Изабелла” винограды да кышны исән-сау кичереп чыга иде. Быел исә суыкны сизәчәкбез, - ди ул.
 
Суган кабыгы калын булса, кыш суык килә, диләр. Фарсель абыйдан да шуның турында сораган идем, аның фикеренчә, әлеге сынамыш хәзер актуаль түгел.
 
- Суганның нинди генә сорты чыгарылмый, юка кабыклысы да, калын кабыклысы да бар хәзер. Аңа карап кына мин һава торышын әйтергә алынмыйм, - ди ул.
 
Әңгәмәдәшем бер сөйләшүдә көзнең озын һәм салкын киләчәген әйткән иде. Аның фаразлары дөрес булып чыкты, көз быел салкынчарак. Ә менә әбиләр чуагы гадәттәгедән кыскарак, берничә көн генә булачак ди. Аны Фарсель абый сентябрь ахыры-октябрь башында көтәргә кушты.
 
“Халык синоптигы” исемен алган Әмир абый Шәрәфиевнең фаразлары ничегрәк икән дип, аңа да шалтыратып алырга булдык. Әмир абый  Балтач районының Янгул авылында яши, 1978 елдан бирле, бер көн дә калдырмый, һава торышын күзәтеп, махсус дәфтәренә теркәп бара.
 
- Декабрь җылы киләчәк, ә гыйнвар, февраль, мартның башы суык торачак. Салкыннар озакка сузылып, дәвамлы булачак. Шунысы белән куркыныч та инде ул. 1941 ел бик суык килгән, диләр, аномаль температура берничә көн генә булган, аның каравы 30 градуслы салкын бик озак торган. Шуның белән дә ул тарихка зәмхәрир кыш булып кереп калган. Быелгы кыш та шулайрак булыр дип уйлыйм. 28-32 градус салкыннар озак торачак. Март ае буранлы, карлы булачак. Һава торышы унбер елдан унбер елга кабатлана. Ә утыз өч ел саен кабатланып торганы тагын да төгәлрәк. Мин менә шуларны өйрәнеп фаразлар ясыйм, - ди ул.
 
Кышка кадәр күп калмады, тун, итек, шәл, бүрекне әзерләп куясы булыр.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы