поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
22.09.2016 Матбугат

Мансур Мортазинга бүген 50 яшь!

Журналист Мансур Мортазинга бүген 22 сентябрь көнне 50 яшь тулды. Мансур әфәндене матбугат укучылары төрле басмалар аша хәтерлидер. Бүген медиамәйданнан бераз югалып торган кебек тоелса да, ул актив иҗатын һәм эшчәнлеген дәвам итә.

Төп-төгәл чирек гасыр элек нәкъ шушы көнне "Татарстан яшьләре" редакциясендә Мансур Мортазинның 25 яшьлек юбилеен бәйрәм итәләр. Шунда баш мөхәррир Исмәгыйль Шәрәфиев болай дип куя: "Мансур, сиңа ничек 25 кенә соң? Укып бетергәнсең, Германиядә хезмәт иткәнсең, өч ел себердә эшләгәнсең, инде бездә ничә ел... 25 килеп чыкмый бит!" 

Чыннан да, армия хезмәте, себердә эшләү, Чаллыда "Аргамак" журналын чыгару, Рәфгать Алтынбаев мэр булып эшләгән чакта аның командасында хезмәт итү, аннары инде Казан, радио, "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан", "Шәһри Казан"да баш мөхәррир булу һ.б. һ.б. Төрле шәһәрләрдә, төрле матбугат чараларында, төрле вазыйфаларда туплаган тәҗрибәсе бик зур булып чыга Мансур әфәнденең.

Бүген ул Татарстан китап нәшрияты белән тыгыз хезмәттәшлектә. Редактор буларак аның аша күп китап уза. 

"Матбугат.ру" исеменнән Мансур абыйны чын күңелдән котлыйбыз! Үзенә һәм үрнәк гаиләсенә иминлек һәм бәхет телибез! 

Сүз уңаеннан, быел җәй Мортазиннар олы кызлары Алияне кияүгә биргәннәр. Монысы да үзенә күрә тормыш тәҗрибәсе, тормыш багажы. Бәхетле булсыннар!

Фото: art16.ru


---
Матбугат.ру
№ --- | 22.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы