|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2016 Интернет
Алсу Исмәгыйлеваны Роза Сябитова белән бутап, нахакка рәнҗеттеләр"Татар-информ" журналисты, соңгы арада татарча матбугат конференцияләре алып баручы Алсу Исмәгыйлеваны Фейсбук социаль челтәрендә Рамил Мөхәммәдиев исемле бер адәм бик каты "чукыды". Алсу Исмәгыйлева үзенең исемендәге хәрефләрен әз-генә бутап, "Усал Алсу" дигән фото элгән иде. Бер виртуаль дус чәчрәп чыкты: "Да она вообще я считаю позорит всех татарских мам и женщин на всю Россию! бренд...и все думают что татарки такие ...материться не буду.....!!!!!!!!!!!!!!!" Алсуның дуслары бу комментны аңламады һәм Исмәгыйлеваны яклый башладылар. Рамил Мөхәммәдиев исә тагын да катырак һөҗүмгә күчте һәм Алсуның "беренче каналдан ток-шоу алып баруын" сүгә башлады. Шуннан соң гына Алсуны Роза Сябитова белән бутауларын аңлап алдылар. Шулай итеп, "Татар-информ" журналисты нахакка рәнҗетелде. Хәер, рәнҗемәгәндер, чөнки бу гаугалы комментлардан бөтен кеше көлде генә. Әлеге язма язылганда Мөхәммәдиев тарафыннан гафу үтенү сүзләре юк иде әле...
--- |
Иң күп укылган
|