поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.10.2009 Җәмгыять

КАЗАН ТУЛЫ – “ИНТИМ”

Баланы бакчада калдырдым да, Тверь урамы буйлап барам. Моңарчы соры, шыксыз булып утырган биш катлы йортларга төзелеш бригадалары яхшы итеп капиталь ремонт ясадылар. Җәйге челләдә йортларның түбәләрен, подъезд тәрәзәләрен алмаштырдылар, сантехниканы яңарттылар, буядылар, агарттылар. Тырышып, булсын дип эшләделәр. Нәтиҗәсе: хәзер бу йортлар балкып, көлеп торалар, яннарыннан йөрүе күңелле. Менә бит йортны алсу-саргылтка буяганнар да, “итәген” алга манганнар. Затлы, чиста, матур!

...Их, кулларын кисәсе нәрсәләр – фахишәлек белән шөгыльләнүчеләр, шул матурлыкны кызганмыйча йортның “битенә” кара белән зур итеп “досуг” телефон номерын язып куйганнар! Күпме кешенең хезмәтенә төкергәннәр! Нәфрәтләндем. Эшкә килгәч, бу “досуглар”ның тамырын корыту белән шөгыльләнергә тиешле оешмаларның “якаларына ябышмакчы” идем, бүлмәгә җилфердәп бер әби килеп керде.

 

– Кызым, минем кулым калтырый, үзем яза алмыйм, мин әйтеп торам, син яз, язганнарың астына кул куярмын, – диде ап-актан киенгән каратут йөзле әби. – Казаныбыз өчен бозыла минем күңел. Германиягә барырга туры килде. Шунда бер танышым әйтә: “Казанга кайтып килгән идек, ул фахишәләр шәһәренә әйләнгән икән, бөтен шәһәргә “досуг, интим” телефоннары язып тутырганнар”, – ди. Шулай бит, кызым, дөрес әйтә бит. Кая карама, шул номерлар акаеп тора! Минемчә, шәһәр хакимияте, хөкүмәтебез ныклап тотынса, ул номерларны күптән ачыклап, андый “хезмәтләрне” күптән юк итәрләр иде инде. Уйлыйм-уйлыйм да: “Дәүләт бу хезмәттән салым алып яшәми микән?” – дигән фикергә киләм. Чөнки хәзерге алга киткән технологияләр заманында мондый оятсызлыкның тамырын корыту бик мөмкин эштер дип саныйм. Мине картым әрли инде: “Син генә күрәсең бөтен нәрсәне, сиңа гына очрый йөрәген тотып егылучы да, әллә кемнәр дә...” – ди. Күрәм шул, шундый инде мин, күңелсез хәлләргә битараф кала алмыйм. Бөтен кеше минем кебек тынгысыз булсын иде әле! Үзеңнән дә өстәп, яхшы итеп яз, кызым!

 

Лушников урамында яшәүче Гәүһәрия әби Садыйкова ничек җәһәт килеп кергән булса, шулай ук чыгып та китте. Менә теләктәшем дә табылды. Хәер, “sex”, “досуг”, “интим” телефоннарына нәфрәтләнеп йөрүчеләр бик күп.

 

– Безнең дә күңелгә тия, безне дә борчый ул телефоннар, – ди Казан муниципаль шәһәр хакимиятенең матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләззәт ХӘЙДӘРОВ. – Гомумән, йортларга, коймаларга зур итеп язып куелган телефон номерлары гына түгел, баганаларга, подъездларга ябыштырылган, язылган башка төрле белдерүләр дә шәһәрне бизәми. Теләсә кайда белдерү-реклама ябыштырып, язып йөрүчеләргә каршы шәһәр хакимиятенең төрле комиссия-комитетлары, милиция, экология хезмәте, юл төзүчеләр һәм коммуналь хуҗалык оешмалары – бик күпләр шөгыльләнә. “Казгорсвет” оешмасы мәсәлән, ут баганаларына реклама-мәгълүматлар ябыштырып йөрүчеләрне судка бирә башлады. Ә “ял”,”интим” телефоннарына бетерүгә каршы Казан муниципаль шәһәренең Эчке эшләр идарәсе актив шөгыльләнә. Шәһәр хакимияте тарафыннан коммуналь хуҗалыкларга да әлеге номерларны язып йөрүчеләрне ныклы контрольгә алырга дигән таләп кырысланды.

 

 Татарстан Республикасының тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртипләрен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту турында үз законы бар. Казан башкарма комитетының административ контроль комиссиясе шул законны бозучыларга карата ел башыннан бирле 911 беркетмә төзегән һәм җәмгысе миллион ярым сумнан артык штраф салган.

 

Казан миниципаль шәһәре хакимиятенең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шәһәр урамнарын төрле белдерүләр белән пычратучыларга каршы көрәшүче оешмалар даими рәвештә рейдлар үткәреп торалар. Тиеш булмаган җирләрдә реклама кәгазъләре ябыштыручыларны, “досуг”, “интим” телефоннары номерларын тикшереп, барлап йөриләр. Һәм әлеге номерлар буенча беркетмәләр төзеп, аларны Эчке эшләр идарәсенә яки телефон элемтәсе компанияләренә тапшыралар. Телефон компанияләре, кемнәрнеке икәне ачыкланганга кадәр, бу номерларны өзеп торалар икән.

 

 – Телефон компанияләре үзләре дә безгә теләктәшлек белдерә башладылар, – ди Казан муниципаль шәһәре Эчке эшләр идарәсенең матбугат үзәге җитәкчесе Игорь Силко. – Чөнки аларның имиджны пычрата торган “интим”, “досуг” хезмәтләре белән эш итәселәре килми, үз йөзләрен чиста итеп сакларга телиләр. Ләкин “досуг”, “интим” телефоннарын ачыклау бик катлаулы эш. Инде эзенә төштек дигәндә, номер ияләре аны өзәләр, аннан яңа номер ялгаталар... Шулай да, әлеге телефоннар аша хокук сакчылары фахишәлек белән шөгыльләнүче кайберәүләрне тоткарладылар да инде.

 

 “Бозык” номерларга каршы коммуналь хуҗалыклар да үзләренчә көрәш алып баралар. Йорт “маңгаенда”, подъездларда пәйда булган номерларны бетереп, диварларны яңадан буйыйлар, әмма күпмедер вакыттан, анда яңадан шул ук яки башка номерлар барлыкка килә. “Йорт диварларын, лифт-подъездларны “секс-номерлардан” арындыру өчен торакчыларга махсус акча бүлеп бирелми бит, – ди элеккеге торак идарәчесе. – Район башкарма комитетыннан: “Номерларны бетерергә!” – дип боералар да, теләсә-кайдан буяу табарга, малярларны эшкә җигәргә туры килә”.

 

 Кай арада, кемнәр яза ул номерларны, берсе дә күз алдында эшләнми бит – аптыраш. Шунысы куандыра, Казан мэры сәламәт яшәү рәвеше турында еш сөйли башлады. Әле шушы көннәрдә генә: “Президентыбыз тәмәке тартмый, Дәүләт Советы рәисе тәмәке тартмый, мин тартмыйм”, – дип, мисаллар китереп, кул астында эшләүчеләрне, шәһәр советы депутатларын тәмәкене ташларга чакырды. Шулай ук теләсә-кайда сыра эчеп йөрүчеләрне дә иярләргә исәпли ул, ләкин моның өчен сыраның исерткеч эчемлек дип рәсми рәвештә танылуын көтәсе бар әле.

 

 Һәм менә, Гәүһәрия әби, ышандыруларынча, сезләрне һәм безләрне борчыган бозык номерларга каршы да көрәш көчәйгән. Әмма, күргәнегезчә, ул “хезмәт”ләрне, сез уйлаганча, җиңел генә бетереп булмый икән шул. Бездә фахишәлек легальләштерелмәгән. Шунлыктан, дәүләт алардан салым ала алмый. Ләкин фахишәлек белән шөгыльләнүчеләрнең ныклап тамыр җәюләрен, бернидән курыкмыйча, һаман чәчәк атуларын, шәһәрне пычратып, бозыклык таратып йөрүләрен күргәч: “Болардан кемгә файда?” – дигән урынлы сорау туа. Әйе, дәүләт дәрәҗәсендә ныклап тотынганда, кырыс законнар кабул иткән очракта дөньяга чир һәм әхлакый череклек чәчеп яшәүче фахишәлекне бетерү мөмкин эш, билгеле.

 

Сабырлыкны җыеп, көтәргә кала, Гәүһәрия әби. Хәтерлисездер, элек шәһәр урамнарында, подъездларда наркоманнардан калган шприцлар аунап ята иде. Ә телевизордан һәркөнне диярлек наркотикның дозасын арттырганлыктан җан биргән егетләрне күрсәтәләр иде. Игътибар итсәгез, хәзер наркоманнар күзгә-башка чалынмый бит. Әллә үлеп, әллә терелеп беттеләр, дигәндәй. Төрле оешмалар зурдан кубып тотынгач, борынгыдан килгән һөнәрнең – фахишәлекнең дә “җанын алырлар” әле, Гәүһәри яби. Казанның урамнары гына түгел, рухы да, экстросенслар әйтмешли, аурасы да чистарып калыр. Чөнки аңладык кебек бит инде: бозыклыкның яхшылык китерәсе юк.


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 45 | 15.10.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»