поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.09.2016 Җәмгыять

Кайчак ишетмәвең хәерле

Йөри алмаган кеше гомер буе бер адым булса да атларга хыяллана. Кулы юклар сабыен бер тотып сөяргә, кашыктан ризык ашарга тилмереп яши. Шулар янында бу дөньяның матурлыгын бөтенләй күрмәүчеләр, челтерәп аккан чишмә тавышын, кошлар сайравын ишетергә тилмереп яшәүчеләр дә бар. Хәтта күңелендә йөрткән хисләрен, яратуын кычкырып әйтә алмаган кешеләр дә яши арабызда.

Аларның бит теле бар
 
Юк, Алинә андый түгел. Татарча да яхшы белә, русчасы да искиткеч. Әле инглиз телен дә өйрәнгән. Шуның өстенә кул ишарәсе белән сөйләшә белә. Анысы әти-әнисе белән аралашыр өчен кирәк. “Кечкенә вакытымда әниемнең башкалардан аерылып торганын күргәч, сәер тоела иде. Тора-бара  аның нәрсә әйтергә теләгәнен авыз хәрәкә­теннән аңлый башладым”, – дип сөйли 21 яшьлек Алинә. Бераз үскәч, ул әнисенең уң кулына әйләнә. Хәтта кечкенә кызчыкны әнисе үзләре белән тәрҗемәче итеп йөртә башлый. Базар, кибетләрдә сатучылар белән уртак тел таба. Әнисенә кирәкле әйбернең бәясен белә, кирәк икән хәтта сатулаша алалар. Шулай итеп, Алинә кечкенәдән үк олылар мәшәкате белән яшәргә өйрәнә.
 
“Күршебездә бер апа яши иде. Ул да сөйләшә алмый, ишетми. Әмма усал иде инде. Үпкә­ләсәң, үпкәләрлек. Тик әни мине кечкенәдән үк кешегә ачу сакламаска өйрәтте. Дөньяны мин әни күзлегеннән күреп үс­тем. Кайчагында сөйләшә-ишетә ала торган кеше булып яшәве бик авыр икән. Шуңа мин бу күршемә ачу сакламадым. Авыру булганга, шулай усалланганын аңлап аны кичерә килдем, – ди ул. – Телсез дигәннәрен яратмыйм. Нигә алар телсез булсын, ди? Ишетми генә алар. Ә сүз­ләрне әйтә алалар. Тик оялалар гына. Сүзләрне кат-кат әйтергә кирәк”.

Андыйлардан көләләр дә
 
Алинәнең әтисе озак яшәми. Шуңа да ул әнисе Вәсилә һәм аның бертуган сеңлесе белән гомер итә. Әнисе тумыштан ук ишетми дә, сөйләшми дә. Би­шеккә салгач та, бер дә тавышы чыкмый. Яшьтәшләре кебек сөйләшә алмаганын күреп, әнисе эшнең нидә икәнен аңлый. Тырыша торгач, Вәсилә апа туганнарына карап бераз сүзләр әйтергә өйрәнә. Әмма балачагында яшен сугып, ул бөтенләй сөйләшүдән туктый. Сеңлесе Гөлүсә белән бар да тәртиптә була. Әмма ул кечкенә чагында салкын тиеп авырый. Өзлегеп сә­ламәтлегенә зыян килгән кызчык ишетми торганга әйләнә.
 
 Алинә һәрчак әнисе белән апасын озатып йөри. Аларга кирәк чакта хастаханәгә дә бара, кибеткә дә бергә йөриләр. “Урамда барганда егетләр сөйләшергә, танышырга теләсә, алардан ко­тылуның бик җайлы юлын таптым: кул хәрәкәтләре белән сөй­ләшмим, дип аңлатам, – ди Али­нә. – Кайчак ишетмәгәнгә сабыш­саң, кызыклы хәлләргә дә очрап куясың. Бервакыт автобуста апам белән кул ишарәсе белән сөйләшеп барабыз. Шунда бер ир безгә карап, мыскыллы сүзләр әйтә башлады. Ни генә әйтми инде?! Мин башта эндәшмәдем. Ә аннары бар кө­чемне җыеп: “Маймылланудан туктыйсызмы әле?” – дидем. Теге ир-ат оятыннан шартлый язды. Барган автобусны туктатып төшеп калды. Андый вакыйгалар күп булды инде. Бервакыт апам белән әнием сөй­лә­шә. Мин дә янә­шә­ләрендә. Кул хәрәкәте белән аралашканда хисләре йөзләренә дә чыга. Ә янәшәдәге егетләр шуннан көлә. Кисәтергә туры килде. Гафу үтен­деләр. Ишетмәү, сөй­ләшмәү – авыру бит ул. Мондый хәл һәр­кем белән булырга мөмкин”, – ди Алинә.

Тәрҗемәче сорыйлар
 
Алинә мәктәпне тәмамлагач, сурдотәрҗемәче белеме алып, авыру кешеләргә ярдәм итеп йөри. “Гарип кешене кешегә санамау дигән нәрсә бар. Бервакыт бер хатын белән судка бардык. Баксаң, аның сөйләшә һәм ишетә ала торган ире, аңа әйтмичә генә, аерылышырга гариза тапшырган икән. Боларны аерып та куйганнар. Ә Нина ханым бу хакта белми дә калган. Мин судка тәр­җе­мәче булып бардым. Ярый әле, мал-мөлкәтенә тимәгәннәр иде, – дип сөйли Алинә. – Күп очракта ишетмәүче, сөйләшмәүче кеше­ләрне хастаханәгә барганда озатып йөрим. Табиблар сәламәт кеше белән дә күп сөйләшеп тормый бит. Авыруларны тыңлап та тормаучылар бар. Юкса күбесе язып аңлата ала. Куллардан да аңлап була бит. Ә тәрҗемәче бәясе кыйммәт – бер сәгате 400 сумнан 750 сумга кадәр тора. Хастаханәгә барган саен тәр­җемәче белән йөри башласаң, кесәгә суга. Авырмыйча торуың яхшырак, билләһи! Тәрҗемәче теркәү палатасында да, идарәче оешмаларга барганда да, мәк­тәптә, кибеттә дә кирәк. Мин андыйларны күрсәм, ярдәм итәргә ашыгам. Алар телен дә аңлагач, бу эш миңа авыр түгел. Мин әнием белән апама  рәх­мәтлемен. Ишетмәсәләр дә, миңа бар назларын биреп үстерделәр. Ә бит кайчакта баласы саңгырау туган ата-ана аның белән аралашмый, тизрәк интернатка тапшыра. Күп кенә ишетмәүчеләр яратуның, назның ни икәнен белмичә, ачулы, үз эченә бикләнгән булып үсә”,– ди Алинә.
 
 Алинәнең рәсми рәвештә урнашып эшли торган җире булмаса да, эшсез утырмыйм, ди. Бездә “сарафан радиосы” шәп эшли. Кирәк кеше тиз эзләп таба. Әле күптән түгел бер туйда эшләгән. Кунаклар арасында төрле кеше булган. Әнә шуларны бер­ләш­тереп, бәйрәм оештырганнар. “Шунда өстәл артындагы ке­шеләр минем ишеткәнне аңлап бетермәделәр булса кирәк, әй тикшерәләр генә мине. Ә мин кул хәрәкәтләре белән эшләвемне беләм. Бер сүз дә әйтми, тыныч кына кешеләрне күзәтеп кайтам, – ди Алинә. – Ишетмәгән кеше күпме начар сүзне колагына алмыйча, дөньяның бары матур ягын гына күреп яши. Әмма алар аралашуга сусаган. Ни дисәң дә, үз телеңдә сөйләшергә, сиңа эндәшкән кешеләргә ягымлы итеп җавап бирүгә ни җитә?!”

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»