поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.09.2016 Хатлар

Әле дә оныта алмыйм…

Начарлыкны бала истә калдыра, диләр. Мин дә балачакның күбрәк тискәре якларын гына хәтерлим, әйтерсең, күңелле вакыйгалар булмаган. Әти бик кырыс кеше иде, тик барыбер яраттык, ни дисәң дә, ул бит безнең әти. Ә әнигә күрмәгәнен күрсәтте ул: ничек йөрәге түзде икән газиз әниемнең…

Яратты ул ирен, әти ягыннан гына җавап булмады. Шулай итеп, безнең өйдә гаилә жылысы сизелмәде. Әти әнигә карата шактый салкын булды, безне дә бар дип тә белмәде. Ә гаилә жылысын яшь хатыннан эзләде. Ирләр йөрми тормый инде, кайберләре сөяркәләрне, ел фасылы кебек, алыштырып кына тора. Ләкин бөтен ирнең дә сөяркәсен законлы хатыны,  балалары торган йортка алып кайтырга башына килми. Ә безнең әти моны эшләде: сау-сәламәт хатын өстенә тагын берне алып кайтты. Моны мин бик авыр кичердем, кечкенә булсам да, бу көнне бик яхшы хәтерлим.
 
 Әти яшь хатыны белән өйгә килеп кергәч, ниләр кичергәнен әни үзе генә беләдер. «Бу хатын минем җәмәгатем булачак, – дип игълан итте әти. – Без шушы өйдә яшиячәкбез, - дип тә өстәде дә: – Сез теләсә кая барыгыз», - дип, ишеккә таба төртеп күрсәтте. Әниемнең барыр җире юк иде, әби белән бабай күптән инде үлгәннәр. «Кума безне, – дип, әтинең алдына егылды әни. – Мин бәләкәй бала белән кая барыйм? Ул бит синең дә балаң»! -  дип, үксеп елый башлады. Аңа мин дә кушылдым. Шулай күпме елашкан булыр идек, яшь хатынның тавышы ишетелде: «Ярар, җанкисәгем, безнең белән яшәсеннәр, йорт зур бит», – диде.
 
Әни әкрен генә торып, яшь хатынга рәхмәт әйтеп, аш бүлмәсенә чыгып китте. Шулай итеп,  мин һәм әни, әтинең яшь хатыны белән
бергә яши башладык. Әнинең төннәрен мендәргә капланып елаганнарын, мөгаен, өйдә мин генә күреп ишетеп торганмындыр. Ә, бәлки, яшь хатын да сизгәндер… Күрше бүлмәдә якын кешеңнең башка яшь хатын белән сөешүен ишетеп ятуга кем генә түзәр икән? Көндез кыска шортиктан ире янында бөтерелгәнен,  ә ир дигән затның ерык авызын күреп, әни ничек чыдады икән?
 
Әти яшь хатын белән бәхетле иде, ә әни өйдә жыештыручы, пешерүче булды. Нигә шулкадәр кимсетүләргә юл куйды ул -  мин моны бүген дә аңлый алмыйм. Яшь хатын бер–бер артлы ике бала алып кайтты. Бергә торуларына җиде ел булды, бу җиде ел әни өчен тәмуг булса да  – түзде, каршы эндәшмәде, сабыр гына эшләп йөрде.
 
Тик көннәрдән бер көнне әтинең яшь хатыны: «Мин бүтән ир янына китәм», –дип, ике баласын ияртеп, өйдән чыгып китте. Әти кайгыдан эчә башлады. Теге хатын киткәч, бәлки, әти белән әни арасы рәтләнер, дисәм дә, өметем акланмады. Әти көн саен әнине кыйный, безне өйдән куып чыгарулары да  көнаралаш иде. Шулай тилмерә-тилмерә тагын өч ел узып китте. Әти эчүен киметте, әнигә дә карашы уңай якка үзгәрде, тормыш әкренләп жайлана барды. Әнинең әти кыланган бу гамәлен  кичерүен аңлый алмыйм, чөнки хыянәтне кичереп була, дип уйламый идем. 
 
Мәктәпне тәмамлагач,  шәһәргә киттем. Никтер, әти янына кайтасы килми, әни генә сагындыра. Әтине һич гафу итә алмыйм. Бу турыда әнием белән сөйләшкәндә,  ул : «Була инде андый хәлләр, яраткач түзәсең», –ди. 
 
Үземә дә  күптән кияүгә чыгарга вакыт. Тик әти хыянәтен оныта алмыйм.  Мине дә әни язмышы көтәдер сыман. Ышанасызмы: яратырга куркам мин. Күпме еллар узды, күпме сулар акты, ә мин һаман егетләрнең ихласлылыгына ышанмыйм. Һаман да әтинең яңа хатыны һәм әнинең яшьле күзләре хәтердә.
 
Г. Руфинә.
 
Чыганак: Туган як

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»