поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2009 Дин

ГАБДУЛЛА ГАЛИУЛЛА: «АЛЛАҺКА ТАЯНЫП ЯШӘМИБЕЗ»

Габдулла хәзрәт Галиулла имам гына түгел, 90 нчы елларда милли хәрәкәтнең иң актив әйдаманнарының берсе иде. Көрәштәшләре белән мәйданнарга меңләгән кешене җыеп, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртып бихисап эш башкарды алар. Аның эшчәнлеге халык дингә кайткан чорга туры килде, мәчетләр булдыру, китаплар бастыру, татар мөселман өммәтен туплау, дингә тарту, гыйлем бирү кебек мәсьәләләрне башкарырга кирәк иде. Габдулла хәзрәт – үз позициясендә нык торучы, туры сүзле, сәяси яктан актив шәхес. Дөресен әйткән – туганына ярамаган дигәндәй, күпләргә аның кырысрак холкы ошап та бетми.

– Габдулла хәзрәт, Сез 1992-1998 елларда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып эшләгән кеше. Бүген Нурулла мәчете имамы. Кайда уңайлырак, эшләү рәхәтрәк?

 

– Әлбәттә, мөфти эше күпкә авыррак, кул астында булган имамнар, мәчетләр, мөселман өммәте өчен җаваплылык тотасы бар бит. Ә имам буларак, бары тик мәхәллә, үзем өчен җавап бирәм. Мөфти кул астында эшләүче дин әһеле генә булу бик җиңел. Эш тынычрак. Әйе, мөфти булганда дәрәҗә зур, кеше игътибар үзәгендә, хөрмәт белән карыйлар, ләкин тәкәбберлеккә бирелсәң, бетте-китте, эш харап.

 

Сагынып искә аламмы-юкмы, белмим, ул чор белән хәзергенең аермасы зур. Әүвәл елларда безне хөкүмәт танымады, ярдәм итмәде, эшләү авыр, диннең уяну вакыты, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән дә аралар бозылган иде. Хәзер вәзгыять башкача.

 

– 4 ел элек ТР Диния нәзарәте рәисе сайлауларында Сез дә үз кандидатурагызны тәкъдим иттегез, шау-шу купты. Февральдә шулай ук Татарстан мөселманнары корылтае булачак. Катнашачаксызмы?

 

– Ул чакта үземне тәкъдим итүнең сәбәбе гади: Госман хәзрәткә альтернатива юк иде. Аңардан башка берсе дә үз кандидатурасын чыгармады, ә кешеләрдә сайлау мөмкинлеге булырга тиеш.

 

Съездда булган вакыйгаларга, әйтелгән сүзләргә килгәндә, һәркемнең эшчәнлегенә бәя бирелергә тиеш, ниндидер кимчелек булган икән, әйтергә кирәк. Бездә беренче чиратта кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан курку булырга тиеш. Пәйгамбәр дә: “Дингә каршы булган гамәлләрне күрсәгез, көч белән туктатыгыз, килеп чыкмый икән, сүз белән каршы чыгыгыз, сүз үтмәсә, күңел белән риза булмагыз. Ләкин бу иманның иң түбән дәрәҗәсе”, – дигән. Тормышыбызда хакыйкатьне күтәрә алсак, яшәешебез яхшырак булыр иде. Ләкин без көч, сүз белән дә каршы чыкмыйбыз, күңел белән генә риза булмыйча утырабыз.

 

Ул чактагы чыгышымның мөселманнарга карата зыяны да, әзрәк файдасы да булгандыр. Бәлки, бар нәрсәне дә халык хозурына чыгарырга кирәкмәгәндер, ләкин үзара килешә алмаганлыктан, шундый адымга барырга туры килде.

 

Бу юлы да мөфти сайлаганда альтернатива булмаса, тагын кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен. Бу амбициям түгел, бары тик кешеләргә сайлау мөмкинлеге булсын дигәннән ясалган адым. Патриархны сайлаганда 3 кеше тәкъдим ителде. Безнең дә лаеклы кешеләребез бар, унлап саный алам.

 

– Мөфти булырдай шулкадәр кеше бар икән, ник аларны белмибез?

 

– Кемдер тыйнак, үз-үзеңне тәкъдим итү килешми дип уйлый. Рамил хәзрәт Юныска әйтеп карадым, ләкин ул үз кандидатурасын алды. Чаллыдан Идрис хәзрәт тә съезд вакытында баш тартты. Бездә үч алу бар, куркалар, бу гамәлдән соң аларга караш, хөрмәт үзгәрер дип уйлап артка чигенәләр. Мөфти бәйсез, бары тик Аллаһы Тәгаләдән куркучы шәхес булырга тиеш. Бүген балаларыбыз, туганнарыбыз өчен куркабыз, Русия хөкүмәте сәясәтен хуплыйбыз, рәсми утырышларда алар әйткәнгә кул чабып утырабыз, эшлибез, каршы дәшмибез. Алай булмаса, системадан төшеп каласың.

 

– Димәк, бүгенге мөфтиләр шул ук чиновниклар?

 

– Шулай дияргә дә мөмкин. Мөфти ул җәмгыятьтән өстен булып, барган процессларга, вакыйгаларга бәя, дөрес юнәлеш биреп, гаделсезлекне чикләп, хакыйкатьне өстен куярга тиеш. Аның өчен беренчел Ходай һәм халык. Кешеләр мәнфәгатен кайгыртырга тиеш ул. Икътисад, мәдәният мәсьәләләрен хәл итүдә, мәктәп, балалар бакчаларын ачуда актив эш алып бару мөһим. Ә без, муллалар, бүген дөнья куабыз, дәүләт номерлы кыйммәтле машиналарда йөрисе, яхшы йортларда яшисе, затлы киемнәр киясе, тәмле ризыклар ашыйсыбыз килә. Югарыда утыручыларга карап эш итәбез. Ә бит руханилар халыктан бер нәрсәсе белән дә аерылырга тиеш түгел. Кешеләр ничек яши, без дә шулай. Ач булса, без дә ач, халык канәгать икән, без дә шул хисне кичерергә тиеш. Руханилар – халыкның көзгесе.

 

Әйе, безгә мал артыннан чабу хас. Иртәгесе көн нинди булачагыннан куркабыз, үзебез, балаларыбыз, туганнарыбыз ач утырмасмы дип хафаланабыз, Аллаһка таянып яшәмибез. Дин дип сөйлибез, ә үзебез тулысынча Аллаһ кушканча булдыра алмыйбыз. Җәмгыять бозылган, руханилар да шулай ук. Русиядәге имамнар дини тормышта тәрбияләнмәгән, алар барысы да юклыктан муллалыкка куелган кешеләр, шуңа күрә аларның үз-үзен тотышлары, яшәешләре – кешеләрне этә-төртә дөнья куу.

 

Элеккеге дини галимнәр, руханилар исламнан гасырлар дәвамында аерылмаган, нәсел, кан аша сеңгән, алар башка рух белән тәрбияләнгән. Ә без динсезлектә, комсомол тәгълиматы белән үскән зәгыйфь кешеләр. 70 ел дәвамында ике-өч буынны югалттык, 100 елдан, бәлки, үзгәрешләр булыр. 

 

– Габдулла хәзрәт, менә католикларда, православиелеләрдә патриархны сайлыйлар да вәссәлам, оныталар. Ә бездә 4 ел саен мөфти сайлаулары оештырыла. Кирәкме бу?   4 ел саен әлеге чараны уздыру мөфтинең кулын богаулый кебек, ул: “Моны эшләсәм, фәлән кешегә ошамас, тегене башкарсам, болар ни әйтер? Тагын бер срокка сайламасалар, нишләрмен?” – дип эш итә шикелле. Мөфтине гомерлек итү дөрес булмасмы? Бу мөфтине хакимияттән бәйсез эшләмәс идеме?

 

– Мондый очрак Тәлгать хәзрәт Таҗетдин  белән булды бит инде. Бер авыз пеште, янә хаталану кирәкми. Бу мәсьәләне чишәр өчен Диния нәзарәте каршында мөфтине контрольдә тоткан тигез хокуклы тагын бер оешма булдырырга кирәк иде. Тырышып карадык, ләкин бу вазыйфаны үтәүче структураны оештыра алмадык. Әле дә юк ул.

 

Урысларда башкача, аларда монахлар институты, гаиләсе, балалары юк, бар белгәне Аллаһка буйсыну, хезмәт итү. Алар чиркәү милеге кебек, бәйсез, дөнья турында кайгыртмыйлар, яхшы йортта яшәсәләр дә, ул чиркәүнеке. Без исә балалар, туган-тумачага бәйле. Согуд Гарәбстанында мөфтине король билгели, алар сукыр, күпне күрми, ишетми, тулысынча дәүләт карамагында.

 

– 90 нчы елларда Сез милли хәрәкәттә актив катнашкан кешеләрнең берсе идегез. Шул вакытта ТР Диния нәзарәте булдырылды. Мөселман өммәте берничәгә бүленде. Дөрес идеме мондый адым? Шул вакыйгаларда катнашкан кеше буларак, бу гамәлегез өчен үкенмисезме?

 

– Икегә генә түгел, хәзер өч оешмага бүлендек. Шулай да, әллә ни үкенерлек гамәл булды дип уйламыйм, башкарган эшләр байтак бит. Әйтик, Тәлгать хәзрәт кулы астында калган мәчетләрне һәм аерылып чыкканнарны чагыштырсаң, соңгыларының  эше күпкә уңышлырак. Уку йортлары, салынган мәчетләр саны, басылган китаплар, шәкертләрне чит илләргә җибәреп укыту эше җайга салынды. Безнең якта алга карап эш итәләр, алар торгынлыкта кала бирә.

 

– Уфа, Казан, Мәскәүдә урнашкан Үзәк, Татарстан диния нәзарәтләре, Русия Мөфтиләр шурасын кайчан да булса берләштереп булырмы? Православиелеләрдә бездәге кебек мөфтиләр күплеге күзәтелми, бер патриарх һәм аңа барысы да буйсына.

 

– Әгәр милләт буенча берләшәбез икән, моңа ирешеп булмаячак. Русиядәге мөселманнарны оештыру турында сүз барса, ул вакытта бөтен көчне куеп тырышырга кирәк. 1994 елда Русия мөселманнарының югары координацион оешмасын булдырдык, 4 ел дәвамында аның рәисе вазыйфасын башкардым. Анда кавказлылар да бар иде, бергә эшләдек. Ләкин алар сез үзегезне генә кайгыртасыз дип аерылып чыкты.

 

Берләштерү мөмкин, ләкин хөкүмәт моны теләми дип уйлыйм. Аерылганнар белән идарә итү җиңел бит!  Бер диния нәзарәте нәрсәгәдер каршы чыкса, аны хуплар урында башка мөселман өммәте капма-каршы фикер әйтә. Шуның белән мәсьәлә ябыла да куя. Хөкүмәт кешеләре, үзара уртак фикергә килә алмыйсыз, без кем белән эшлик, эш алып барыйк дип, аптырап кулларын җәяләр. Чиркәүдә дә аерылып чыкканнар бар, ләкин аны халыкка күрсәтмиләр.

 

Урыс дәүләтендә яшибез, алар үз диннәрен югары дәрәҗәгә чыгаралар. Путин, Медведев, Грызлов, Лужков та бәйрәм көнне чиркәүдә тезелешеп торалар, патриарх, чиркәү руханилары янына баралар. Ә бездә Ураза, Корбан гаетенә кемнәрнең килгәне бар? Шәймиев, Миңнеханов, Мөхәммәтшин, Метшин бергәләп гает намазын укыймы? Кремль эчендә мәһабәт Кол Шәриф салынды, үзләре үк шул эштә катнашып йөрделәр, ә кереп чыкканнары юк. Хөкүмәт башлыклары елга ике тапкыр булса да халык арасына чыгып, аларны тәбрикләсә, мөрәҗәгатьләрен әйтсә, ничек күңелле булыр иде! Мөселманнарны, динебезне үзебезнең үк хакимнәр хөрмәт итми икән, башкалардан нинди ихтирам көтик ди?!

 

Хәзерге дини лидерлар белән үзара килешүне, берләшүне көтәргә кирәкми. Горурлык, тәкәбберлек, гади амбицияләре аркасында аларның берсе дә үз дәрәҗәсен төшереп, кемгәдер буйсынырга теләми. Аллаһның тәкъдире кайчан була, шунда берләшәчәкбез.

 

– Габдулла хәзрәт, Кавказда мөфтиләр, имамнар алкогольгә каршы көрәшә, Рамзан Кадыйров ураза вакытында хәмерне сатуга чик куя. Уфада да 22.00 сәгатьтән соң алкоголь сатмыйлар. Татарстан руханиларының бервакытта да моңа, башка күренешләргә, Кол Шәриф тирәсендә уздырылган чараларга ачыктан-ачык каршылык күрсәткәне, протест белдергәне юк. Нәрсә бу: куркаклыкмы, битарафлыкмы, әллә руханилар әйтеп тә сүзнең үтмәвеме?

 

– Татарстан аракысын аз эчәләр, салым күләме кечерәя, бюджетта керем юк. Руханилар да хөкүмәт кешеләре кебек дәүләт масштабында фикер йөртә, күрәсең. Дин эшлеклеләре карашларын, фикерләрен әйтергә тиеш. Рамазан аенда  рәсми очрашуларда шампан тутырылган бокаллар чәкештерәләр, кисәткән кеше юк.

 

Чечняда вәзгыять башка, Рамзан – мәрхүм Әхмәт хәзрәт Кадыйровның улы. Мәчетләребез, уку йортларыбыз булса да, Кавказ мөселманнарыннан күпкә артта калабыз. Дин – аларның яшәеше, көндәлек тормышы, гадәте.

 

Руханиларны чиновниклар билгели, шуңа күрә имамнар аларга каршы дәшми. Патриархия Диния нәзарәтенә караганда күпкә бәйсез, аларның эшләренә тыкшынып булмый, якын да китермиләр. 1998 елда хакимияттәгеләрне үзебезгә тарттык һәм ялгыштык. Әйе, аңарчы хәерче идек, дәүләттән ярдәм булмады, ләкин без ирекле, үз сүзебезне, фикеребезне әйтә алдык, кирәк икән, каршы чыктык.

 

– Диннең урыслашу процессы күзәтелә. Татарстан мәчетләренә дә урыс теле үтеп керде. Моңа каршы тору, аны булдырмау мөмкинме?

 

– Бүген мәчетләргә йөрүчеләрнең яртысыннан күбрәге Азиядән килгән халык, яшьләр татарча белми. Татар мәктәпләре кими, чөнки телгә хөрмәт юк, татарча укыганнары югары уку йортларында туган телдә белем эсти алмый. Система җимерелгән. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты – һәрберсендә татар теле камил дәрәҗәдә куелса, татар теле дә бу кадәр җан әрнеткеч мәсьәлә булып күңелне бимазаламас иде.

 

Шәһәр мәчетенә авылда туып-үскәннәр түгел, ә Казан кешеләре килә. Гыйбадәтханәдә вәгазь мөселманнарга аңлаешлы телдә сөйләнергә тиеш. Диннең теле урыс та, татар да түгел, ә гарәп. Мәчет кешесенә халыкка татар телен өйрәтүне такмагыз, алар динне аңлатырга тиеш. Татар телен саклап калу өчен дәүләт үз көчен, ресурсларын куллансын. Руханилардан бу вазыйфаны төшермим, алар да телне саклап калуга үз өлешен кертергә тиеш, ләкин диннең урыслашуына руханилар гына гаепле түгел. Урыслашу процессына каршы торуда безнең көч кенә җитми. Һәрберебез үз эшебез, гаиләбез өчен җавап тотыйк.

 

– Берничә көн элек “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале тәмамланды. Бу чараны күзәттегезме?

 

– Миңа ул кызык түгел. Мөселман кинофестивале икән, аның чикләре билгеләнгән булырга тиеш, динебезне, мөселман яшәешен пропагандалаучы, үз өммәтебез кешеләре катнашсын иде. Урыс кешеләрен чакырып, мөселман кинофестивалендә аларга беренчелекне бирүне аңламыйм. Исеме бар, ә эчтәлеге юк. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалыйбыз дисәләр дә, алайса, кайсы фестиваль начарлыкны алга сөрә?! Казан акчасына урыс, яһүд кешеләренең матур гына итеп кунак булып китүен күзәтәсем килми.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 15 | 09.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»