поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
20.09.2016 Криминал

Татарстанда кансыз ир хатынын кыйнап үтергән

Хатынын кыйнап үтерүдә гаепләнгән Юрий Наумов суд утырышында үзенең гаебен таныды. Шул ук вакытта артык исерек хәлдә булудан, хатыны Еленага кул күтәрүен хәтерләмәвен дә әйтте. Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчүчелек ята. Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”, - дигән. Чыннан да, начарлык, явызлык, тавыш-гауга, җәнҗалларның күбесе эчүчелек нәтиҗәсендә килеп чыга.

Каннары кызган исерекләр берсеннән- берсе кечкенә балаларын да, хатыннарын да кызганмый. Ирләренең кыйнауларына, җәберләүләренә түзә алмаганнар хокук саклау органнарына,  судларга килеп гариза язарга мәҗбүр була. Үзара килеп чыккан конфликтлардан соң шешәдәшләрнең кулларына пычак алу очраклары да теркәлеп тора. Сыра, аракының баш миен томалавы нәтиҗәсендә әнә шулай аяныч хәлләргә китерә торган җинаятьләр кылына. Гаиләдә ир белән хатынның бергәләшеп хәмер чөмерүе бигрәк тә аяныч.
 
Иске Элмәле авылында яшәүче Елена һәм Юрий Наумовлар гаиләсендә килеп чыккан фаҗигага да эчүчелек гаепле. Агымдагы елның 23 январенда әлеге ир белән хатын Чуваш Ишлесе авылында яшәүче туганнарында кунак булып кайта. Көн кичкә авышкан вакыттарак болар арасында гауга чыга. Ир, әлбәттә, ирлеген итә. Хатыны Еленаның йөзенә берничә мәртәбә йодрык белән суга һәм теге бичара башта башы белән фляга өстенә сугыла һәм идәнгә егылып төшә, баш ярасыннан идән буйлап кан ага. Чыгырыннан очкынган Юрий аннан соң да туктап калмый, аяклары белән типкәли. Гәүдәсе хәрәкәтләнми башлагач тегене утыргычка күтәреп утырта, әмма бу чакта хатынның утырырга мөмкинлеге калмаган була инде. Әле аннан соң да Еленаның битенә ике- өч мәртәбә учы белән суга һәм зал бүлмәсендәге диванга кертеп сала да йокларга ята. Ике сәгать чамасы йоклап алгач хатынын уятмакчы була, әмма бу вакытта инде аның гәүдәсе суына. Шул кичне полиция хезмәткәрләре фаҗига урынына киләләр һәм җинаять кылуда шикле кеше- Юрий Наумовны кулга алалар.
 
Район суды үзенең чираттагы утырышында Юрий Наумовны гаепле дип тапты һәм РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе буенча җиде ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә chuprale-online.ru.

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы