поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
20.09.2016 Матбугат

Гөлназ Рәхмәтуллина: "Эфирда кызык та, кызганыч та хәлләр була" (ФОТО)

ТНВ каналында “Манзара” тапшыруын караучыларга Гөлназ Рәхмәтуллинаның исеме дә, чибәр йөз-кыяфәте дә яхшы таныш. Ә аның бөтенләй бүтән юнәлештә укып – техник фәннәрне үзләштереп, телевидениегә очраклы гына килеп керүен тамашачыларның барысы да белә микән? Бәлки белмиләрдер, әмма күңелләрне иркәләүче ягымлы тавышлы, татар телендә дөрес, чиста, тәмле итеп сөйләүче, тыйнак, затлы һәм тирән белемле әлеге алып баручыны, һичшиксез, һәркем яратып карыйдыр, тыңлыйдыр.

– Гөлназ, белүемчә, син Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлагансың...
– Математика яраткан фәнем иде. Без мәктәп тәмамлаган елны беренче тапкыр документларны берничә вузга тапшырып карау рөхсәт ителде. Мин документларымны КДУның мехматына һәм Авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына илтеп бирдем. Имтиханнар тапшырып, икесенә дә кердем һәм, билгеле, төп бинасындагы ап-ак, горур колонналары белән үк һушны алучы университетны сайладым. Курс эше белән диплом эшемнең җитәкчеләре ВМКдан (хисаплау математикасы кибернетика факультетыннан) иде. Җәүдәт абый Сөләйманов кул астында “Татар сөйләме синтезаторы” дигән программа эшләдек. Ул язма текстны сөйләмгә әйләндерә торган программа беренче чиратта күрмәүчеләр өчен һәм тел өйрәнүчеләр өчен эшләнде. Гади генә әйткәндә, компьютер текст рәвешендә кертелгән файлны укып яңгыратырга тиеш. Кайбер чит телләр, рус теле өчен бу программа бар, эшли. Ә без татар теле өчен эшләдек.
 
Шунда бераз текстлар укып яздыргаларга туры килде дә, бу проектның филологик өлеше өчен җаваплы җитәкчем Тәүзих абый Ибраһимов: “Карале, Гөлназ балакай, тавышың колакка ятышлы икән, диктор, алып баручы булып эшләрлегең дә бар ахры”, – дигәнрәк җылы фикер әйтте. Шул колакка кереп калды бит. Бишенче курсны тәмамлаганда инде эш турында игъланнарны караштыра башлаган идем, “радиога татарча сөйләүче алып баручы кирәк” дигән игълан күзгә чалынды. Ул “Курай” радиосыныкы булып чыкты. Бардым, сөйләдем, эшкә алабыз диделәр. Шул ук вакытта университетта да эшкә калдырасылары ачыкланды. Шулай итеп, университетта ВМКда Җәүдәт абыйның татар теленә бәйле компьютер проектлары лабораториясендә кече фәнни хезмәткәр һәм “Курай” радиосында алып баручы булып, ике эш арасында өч ел йөгереп йөрдем. Аннан берзаман иптәш кызлар телевидениедәге “йөгерек юллар”да “Хәбәрләр”гә татар телендә сөйләүче алып баручы кирәк” дигән игъланны күреп, әйдә, барып кара әле дип, мине үгетләп, шунда җибәрделәр. Ул вакытта хәзерге ТНВ әле ТРТ дип йөртелә иде. Шактый кеше арасыннан ике алып баручыны сайлап алдылар, берсе – мин идем. “Хәбәрләр”дә ике ел яңалыклар укыдым, үзем дә сюжетлар төшердем. Аннан декретка киттем. Шунда ике баланы бер-бер артлы табып, ялны алты елга суздым. Беренче кызыбызга өч яшь дигәндә икенчесе туды.
 
 
– Гөлназ, ирең дә иҗат кешесеме?
– Юк, ул Казан сырхауханәләренең берсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Без ирем белән икебез дә бер районнан – Кама Тамагыннан. Мин – Яңа Сала, ә ирем Эдуард Иске Барыш авылыннан. Мин өченче курста укыганда таныштык. Ул Казан дәүләт педагогика университетының физика факультетын тәмамлый иде. Ике ел очрашып-дуслашып йөрдек тә, мин бишенче курста укый башлагач, өйләнешеп тә куйдык. Шулай итеп, кияүдә килеш укып бетердем. 20 нче сентябрьдә өйләнешкәнебезгә 20 ел була. Ирем белән ике кыз үстерәбез. Ходайга мең рәхмәт, миңа бик әйбәт ир, акыллы, матур балалар насыйп итте. Олы кызыбыз Энҗегә 14 тула, математиканы ярата, быел КФУ карамагындагы Лобачевский лицеена укырга керде. Музыка мәктәбендә укый. Курайда уйнарга өйрәнде, хәзер гитара дәресләренә йөри. Сәнгать мәктәбендә дә укып өлгерергә тырыша, рәсем ясарга бик ярата. Ә Алисәбез 12нче кызлар гимназиясендә укый, быел бишенче сыйныфка китте. Ул вокал укытучысы белән шөгыльләнә, әле Тарпищев исемендәге Теннис академиясенә дә йөри. Төпчек бала шук, актив була бит, аңа җитез хәрәкәтле шөгыль кирәк, ошатып, ашкынып йөри. Пешерергә яраталар, “Сөембикә” журналы оештырган аш-су конкурсында катнашып, бер номинациядә җиңеп тә чыктылар. Аларны тегендә бар, монда катнаш дип этеп-төртеп йөрисе юк, үзләрен кызыксындырганны эзләп табалар да, шунда барыйм әле дип сорыйлар.
 

– Яхшы укыйлармы?
– Әйе, Аллага шөкер. Зурысы китап укырга бик ярата, кулына китап керсә, аерыла алмый. Аннан күреп, кечкенәсе дә өйрәнә. Татарчаны мин алып кайтканны укыйлар, чит ил авторларының урысчага тәрҗемә ителгән китапларын, аеруча фантастик әсәрләрне яраталар. Китапны ошатсалар, минем кебек, вакытны чамаламыйча, аерыла алмыйча, йокыдан, ашаудан калып, йотлыгып укыйлар. Әле үзем дә өч төн буе әфган язучысы Халид Хөсәйниның “Бегущий за ветром” дигән китабын укыдым. Автор ике малай язмышы аша бөтен әфган халкының фаҗигасен ачып биргән, елый-елый укыла торган әсәр.
 
– Шулай итеп, алты ел өйдә утырганнан соң, кабат эшкә чыктың?..
– Мин декретка ТРТдан киткән идем, ә эшкә ТНВга чыктым. Бу вакытта алар ике аерым телеканал иде инде. Өр-яңадан эшкә кергән кебек, ТНВга урнаштым. “Хәерле иртә” программасына хәбәрче булып килдем, ярты елдан Миләүшә Сибгатуллина декретка китте, мине Илдар Кыямов белән тапшыру алып барырга билгеләделәр. Шулай бер-беребезне алыштыра-алыштыра эшләдек.
 

– Эфирга беренче тапкыр чыккан мәлләрдә каушаткандыр?
– Каушатты, ул чакларны искә төшерсәм, әле дә оялам. Чөнки “Хәбәрләр” белән “Хәерле иртә” икесе ике форматта, озак ияләштем. Берсендә кыска, конкрет яңалыклар укыйсың, телесуфлер белән эшлисең. Ә “Хәерле иртә” таңнан турыдан-туры эфирда бара, төрле хәлләргә әзер булырга кирәк. Хәзер бу тапшыруда эшли башлаганга 8 ел, атнага бер чыгарылышны мөхәррир буларак та әзерлим. Сценарийларны үзебез язабыз, кунаклар эзлибез, табабыз, чакырып китерәбез. Көн саен чыга торган ике сәгатьлек тапшыруда бер генә тема була алмый. Ниндидер бәйрәмгә, истәлекле датага, берәр чарага туры китереп, студиягә кунаклар чакырабыз. Татарча камил сөйләшүче кеше табуы ансат түгел, ә сөйли белүчеләре кайвакыт: “Камера каушата, экранга чыгарга куркабыз”, – диләр. “Хәерле иртә”, “Манзара”ны караган кешегә ничектер, ә менә шунда эшләгән кешегә иң кызыгы, иң рәхәте – төрле темалар эчендә кайнау. Кызыклы шәхесләр белән очрашу, әдәбият, сәнгать, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы, укыту, тәрбия, спорт, дизайн, аш-су... Хәбәрче әзерләгән сюжетны тамашачыга тәкъдим иткәндә үз сүзеңне дә өстисең, өстәмә мәгълүмат эзлисең, шул өлкәгә кереп чумасың, укыйсың, интервьюга сораулар әзерләгәндә дә күп нәрсә ачыкларга кирәк була, студия кунаклары белән аралашасың, аларга сокланасың, шаккатасың, кара нинди акыллы, булдыклы кеше, дисең. Тапшыру саен үзеңә шулкадәр күп яңалык аласың, караган тамашачыга да кызыклы, файдалы булсын дип тырышасың. Тормыш, эш шуның белән күңелле.
 
– Синең турыда мәгълүмат эзләгәндә: “Фәнни хезмәтемне ташлаганга бераз үкенәм”, – дигән җөмләгә юлыктым...
– Үкенәм дип, хәзер ул кадәр үкенмим дә инде. Диплом темасын дәвам итеп, аспирантурага кереп, кандидатлык эше язарга тәкъдим бар иде. Менә шулай радио-телевидение белән мавыгып, фән белән юллар аерылды. Бәлки шулай хәерле булгандыр.
 
– Гөлназ, “Манзара” тапшыруы иртәнге алтыда башлана. Иртә таңнан күзеңне тырнап ачып, экранга чыгып, елмаеп, хәерле иртә теләп утырулары ничегрәк ул?
– Бик үк ансат түгел иде. Программа шактый еллар иртәнге алтыда башланып, турыдан-туры эфирда барды. Без дүрттә торып, бишкә эшкә килә идек. Грим, чәч ясаулар, ут куюлар, аннан – эфир. Берара бүтән төбәктәге тамашачыларга уңайлырак булсын өчен тапшыру сәгать биштән күрсәтелә башлады. Ул вакытта инде турыдан-туры эшләү авырга килгәнлектән, тапшыруны алдан яздыра башладык. Менә шуннан калды инде, хәзер тапшыру турыдан-туры эфирда бармый, гәрчә “Манзара” элекке вакытына (иртәнге алтыдан сигезгә кадәр) әйләнеп кайтса да. Чөнки кунаклар да алай ук иртәдән килә алмыйлар.
 
Әле ул турыдан-туры эфирда эшләүләр балалар кечкенә чакка туры килде. Мин биштән эшкә киткән булам, ирем балаларны уятып, ашатып-эчертеп, чәчләрен үрдереп, киендереп, балалар бакчасына илтә иде.
 
– Ирең бик сабыр икән.
– Әйе, ул бик гаилә җанлы, бала җанлы, кайгыртучан. Миңа да, кызларыбызга да көненә әллә ничә тапкыр чылтыратып, смс язып, хәлләребезне белеп тора. Әти-әнисенә дә, сеңелләренә дә көненә берничә кат чылтырата. Элек-электән гаиләдә ир балаларны: “Тәрәзәсенә чиртеп булса да кыз туганыңның хәлен белеп китәргә кирәк”, – дип тәрбияләгәннәр бит. Ул менә ике сеңлесенә дә шундый кайгыртучан абый. Мин үзем гаиләдә бердәнбер бала, шуңадыр, ирем үскән гаилә минем өчен күп балалы тоелды.
 
 
– Әти-әниләрең синең тапшыруларны карап баралармы?
– Әйе, әни – төп тәнкыйтьчем. Әйбәт чыгыш ясасам, мактый, ошамаса – турысын әйтә. Минем әти-әни дә, Эдуардныкы да гомер буе мәктәптә эшләгән кешеләр, без – укытучы балалары кечкенәдән һәрвакыт кеше күз алдында, барысын да дөрес эшләргә тырышып үстек.
 
– Гөлназ, “Манзара”га кунаклар ашкынып киләләрме?
– Андыйлар азрак. Кайбер кунакларны үгетләп күндереп, озаклап чакырырга туры килә. Анда да йә бер сәбәп табылып килә алмый калалар, йә берәр нәрсә килеп чыга. Бервакыт шактый билгеле табиб ханымны чакырдык, аны ризалаштыру әллә ничә айга сузылды. “Камера алдында каушыйм”, – дип, һаман баш тартты. Ә ул үз эшенең чын остасы, тамашачыларга әйтер сүзе, файдалы киңәшләре күп, шуңа аны бик чакырасыбыз килде. Инде күндердек, менә бүген килә дигәндә генә чылтырата: “Кичә кызыма, иртәгә телевидениедә каушармын инде, берәр сәбәп чыгып бармый калсам ярар иде дигән идем, менә, юраганым рас килде, егылып аягымны авырттырдым, травмпунктта утырам”, – диде. Әмма ул терелгәч, эш урынына барып, барыбер сюжет төшердек.
 
Кызык та, кызганыч хәлләр дә булгалый. Күңелле мизгелләр дә күп. “Әйтер сүземне җиткерергә мөмкинлек бирдегез”, – дип, тапшыруга чакырганга рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Табибларны, хокук белгечләрен чакырсак, тамашачылар “ул кайда кабул итә, күренәсе, киңәшәсе бар иде” дип, безгә чылтыраталар. Менә шулай итеп, кемгәдер ярдәм итәбез, хезмәтең игелекле эш кебек. Көндәлек тормышта кирәкле аерым ярдәм-киңәш-тәкъдим җиткерүдән тыш, тарих, дин, әдәбият, сәнгать темаларын да яктыртабыз. Әйтик, безгә тарихчы-археолог Фаяз абый Хуҗин килә. Мәктәптә татар тарихы ул кадәр күп укытылмый бит, ә Фаяз абый татар халкы, борынгы шәһәрләребез турында кыска гына лекцияләр сөйләп китә, аны яратып тыңлыйлар. Университет профессорлары арасында татарча камил белүче, үз фәннәрен дә тирән белеп, тамашачыга кыска, аңлаешлы һәм кызыклы итеп мәгълүмат бирүче фән эшлеклеләре бар. Психология, биология, авыл хуҗалыгы, икътисад – төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләр. Эш арасында вакыт табып киләләр, сөйлиләр, без аларга бик рәхмәтле. Казандагы чараларга чит илләрдән килгән кунакларны да чакырабыз, белгәне татарча сөйли, тәрҗемәче ярдәмендә дә аралашабыз. Шулай кайныйбыз инде: бер тапшыруны әзерләгәндә икенчесе турында уйлый башлыйсың. Темалар билгеләнә, кунаклар эзләнә, сюжетлар эшләнә, монтажлана, текстлар языла, мөхәррирнең үз эше, алып баручының үз эше. Ике-өч минутлык сюжет эфирга чыксын өчен дә, ике сәгатьлек тапшыру җыелсын өчен дә тулы бер команда эшли.
 
– Гөлназ, махсус укып, сәхнә телен өйрәнмәсәң дә, эфирда татар телендә камил, матур сөйлисең. Монда табигый сәләт, телне тоемлау да, эшли-эшли остару да бардыр инде, әйеме?
– Мин телевидениедә Илфат Фәйзрахманов, Илгизәр Хәйруллиннар кул астында эшли башладым. Текстыңны шомартып бетерми торып, Илгизәр абый аны эфирга үткәрми иде, мине телевизион текст язарга ул өйрәтте. ТНВда журналистика факультетын түгел, ә татар теле, тарих, икътисад, чит телләр, минем кебек мехмат тәмамлаган яки тагын ниндидер бүтән юнәлешләр буенча килгән кешеләр аз түгел. Менә алар телевидениегә күңелләре тартканга киләләр, эш барышында практика үтә-үтә өйрәнәләр. Кемдер журналист һөнәренә биш ел укып, өйрәнеп килә, кемдер алар белән эшләп өйрәнә. Икеләнгән чакларда, Илдар Кыямов, Миләүшә Сибгатуллина белән киңәшәбез. Яңа килгән хәбәрчеләрне дә өйрәтәләр, безгә дә остаз кебек. Эшеңдә синең өчен нәрсә кадерле дисәләр, беренчесе, күп мәгълүмат алып, дөньяга карашыңны киңәйтү һәм тамашачыга да файдалы хәбәр-киңәшләр бирү булса, икенчесе – коллектив. Шатлыгың буламы, борчуыңмы, эшкә киләсең, сөйләшәсең, киңәшәсең, синең белән бергә сөенәләр, кирәк икән, юаталар. Инде туганлашып беттек дияргә мөмкин. Экранда күренгәннәр белән генә түгел, барлык хезмәттәшләр белән дә. Яшьләр килә (инде без дә урта буын бит хәзер), алар янында үзеңне дә яшьрәк хис итәсең, алардан якты энергетика бөркелеп тора. “Манзара”ның баш мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина да, иртәнге тапшырулар дирекциясенең җитәкчесе Леонард Дәүләтшин да аңлый торган, кайгыртучан җитәкчеләр. Коллектив дус-тату булгач, эшкә ашкынып барам, барыбыз да шулай.

– “Манзара”га алып баручыларны ничек сайлап алалар соң?
– Сөйләтеп карыйлар, үзен ничек тота, тавышы, төс-кыяфәте ничек, кунак белән әңгәмә кора аламы... – камера, экран барысын да күрсәтә. Әгәр ул телевидениегә килеп, тапшыру алып бара башлаган икән, димәк, аның экраннан әйтер сүзе бар, кастинг оештыручылар аның тамашачыга ошарлык ягын күргәннәр дигән сүз.
 
– Үзеңнең төрле сәбәп белән эфирга чыга алмый калган чагың булмадымы?
– Салкын тиеп, тавыш бетсә, бер-беребезне алыштырабыз инде. Ә бервакыт, моннан икеме-өчме ел элек, бик кызык хәлгә тарыдым. Беренче апрель иде бу. Эшкә килдем, эфирда киясе киемнәремне кидем, гримеркага кердем, мөхәррир: “Әйдә, флешкаңны бир, сценарийны бастыра торам”, – ди. Сумканы ачтым, актарам-актарам – юк, бушаттым, хатын-кыз сумкасында вак-төяк күп бит инде, бөтен диван тулды, ә флешка юк. Өйдә калган! Ичмасам, сценарий шул флешкада гына. Инде сумканы тутырдым да, өйгә чаптым. Подъезд төбенә кайтып җиттем, инде ачкыч юк! Машинага утырып, мәктәпкә чаптым. Дәрес вакыты, расписаниене карап, олы кызны эзләп табып, аннан ачкычны алып, өйгә кайттым. Пыр туздырып, флешканы эзли башладым, компьютер өстәлендә юк, сумка тутырганда төшереп калдырганмындыр дип, сумка торган җирләрне эзләдем, анда да юк. Инде нихәл итәсең, яңадан эшкә киттем. Ул вакытта Илтөзәр Мөхәммәтҗанов белән эшләгән чак иде. Ул кунаклар белән сөйләшә тора. Чәчләрне-башларны ясап, тиз генә кереп утырдым. Камерага карагач, узган кичтә язган бөтен нәрсә ипләп кенә искә төшә башлады. Ни хикмәт, һәр җөмләм искә төште. Төшүен-төште, тапшыруны яздырдык, әмма ачкыч белән флешка юк бит! Ачкыч мин сумка актарганда грим бүлмәсендәге диванның мендәр астына кереп киткән булып чыкты. Инде флешканы табасы калды, ә анда бик күп кирәкле мәгълүмат, видеолар, фотолар... Көн буе уйлап йөрдем кая булыр бу дип. Күземә операция ясатканга бер ай иде. Табибка күренәсе көн. Бардым, ул: “Бик әйбәт, барысы да яхшы”, – дигәч, күз аллары тагын да яктырып китте, шуннан хәтер дә яхшырак эшли башлады. Рульдә кайтып барам, башта уй: “Бу флешка чүп чиләгендә булырга мөмкин”. Чөнки төнлә сценарий язып бетергәч, кирәксез кәгазьләремне компьютер өстәленнән бөтәрләп алып, чүп чиләгенә ташлаган идем. Мин кайтканда, ирем балаларны мәктәптән кайтарып киткән. Чүп чиләген түкмәгән булса ярар иде дип, өйгә атылып килеп кердем дә, өстемне дә салмыйча, туп-туры чиләккә юнәлдем. Кызлар: “Әни, нишлисең?” – дип, шаккатып карап торалар. Карыйм, флешкам чүп чиләгендә ялтырап ята! Шундый сөендем, шундый сөендем. Баш эшләмәсә, аяк йөри диләр бит, 1 апрельдә кеше алдаганым юк, ә үземә әнә шундый алдау уены оештырдым.
 
– Булганнан бар да була диләр, Гөлназ, син тегәргә дә яратасың икән әле.
– Соңгы арада алай теккән юк, итәк-чалбар кыскарту, төзәтү белән генә чикләнәм. Ләкин бу шөгыльгә яңадан кайтып, тегәсем килә. Бик яратып тегә идем. Әни өйрәтте мине ул эшкә. Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне үзем тектем. Ул вакытта, 1992 нче ел, кыен чаклар, алыйм дисәң, кибеттә әйбер юк, комиссионкалар заманы, әти-әниләргә хезмәт хакларын да ярты елга бер бирәләр, тегәм дисәң, тукыма табу кыен. СССР таркалган чак, авылда складта әләм тегәргә дигән кызыл штапель тукыма кирәксезгә калып ята. Шуннан ламбада итәкле бик матур күлмәк тегеп кидем. Диплом яклаганда кигән күлмәгемне дә үзем тектем, эшли башлагач, “Бурда” журналыннан карап, костюмнарга кадәр тегә идем. Университетта укыганда тулай торактагы ике иптәш кызым да тегәргә ярата торган булды. Бер-беребездән карап, киңәшеп тегә идек. Алар белән әле дә бик дус, өчебез өч шәһәрдә яшәсәк тә, елга бер булса да очрашып торабыз. Кызларым да тегәләр, сирәк-мирәк чигеп тә куялар. Атлас тасмалар, сәйләннәр белән чигәләр. Бик сөенәм аларның кул эшләре белән мавыгуларына, кызлар өчен кирәк нәрсә, зәвык тәрбияли. Үзеңне, гаиләңне киендерүдә генә түгел аның файдасы, тынычландыра да, стресслардан арындыра, күңелгә рәхәтлек бирә. Тагын бер хыялым – картиналар ясыйсым килә. Мәктәптә укыганда рәсем ясарга бик ярата идем. Хәзер дә буяулар белән утыргалыйм. Аннан берара тел өйрәнәсем килә башлады. Эштәге берничә кыз белән төрек теле курсларына йөреп алдык, шундый яратып укыдык. Инде төрек фильмнарын карыйм, ниндидер мәкаләләр укыйм – үзем өчен кызык. Хәзер Тукай шигырьләрен ул язган вариантта укыйм, бар да аңлашыла, безнең иске татар теле төрек теле белән бик охшаш булган бит. Шулай кызыклы шөгыльләр белән тормышка яңа мәгънә, ямь өстәп, эшләп, яшәп ятыш.
 

 


Әңгәмәдәш - Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»