поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.09.2016 Милләт

Автономия яшәячәк

Шулай ди Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Рамил Әхмәт улы Салихҗанов. Шушы иҗти-магый оешманың исәп-хисап һәм сайлау конференциясе ел азагында булып үтәчәк. Делегатлар санын һәм географиясен үстерү максаты белән автономия җитәкчелеге аны күчмә итеп Сергачта оештырырга планлаштыра.

Ышандырып әйтә алам, РНКАТНОның киләчәге бар. Аның бүгенге хөрмәтле җитәкчесе Надир Мансур улы Хафизов рәислектән баш тартса да, ул РНКАТНОны ярдәменнән ташламаячак. Ни әйтсәләр дә, аның җитәкчелегендә автономия яңа форматта эшли башлады, заман таләпләренә туры килгән, халкыбыз ихтыяҗын киң күләмдә канәгатьләндергән структура төзелде, штат тупланды, эшчәнлек географиясе үсте. Иң мөһиме – иҗтимагый планнарны тормышка ашыру өчен, иң җитди проблема – акча мәсьәләсе хәл ителә башлады.
 
Болар барысы да Надир Мансуровичның халкыбыз файдасына куйган эчкерсез хезмәт казанышы. Шуңа күрә иҗтимагый тормышыбызда ирешкән уртак хезмәт уңышларыбызга ул киләчәктә битараф калырга һич тә җыенмый, кирәк вакытта һәрчак киңәш-табыш белән ярдәм итәчәген ачык белдерә. Әйтергә кирәк, безнең төбәктә үткән Федераль сабантуйда да аңа зур чыгымнар тотарга туры килде. Дөрес, бу өлкәдә милли бәйрәмебезнең безгә тигән финанс өлешен капларга шулай ук Камил Хафизов та, Рамил Надюков та, Илдар Мортазин да, Рамил Абдуллин да нык булыштылар. Өлкә хөкүмәте дә, аның эчке сәясәт министрлыгы да безнең төбәккә икенче тапкыр әйләнеп килгән Федераль сабантуйны оештыруга зур өлеш кертте, шул исәптә Т.Новгородның Канавино районы хакимиятенә дә без зур рәхмәтле.
 
Әлбәттә, Спас, Сергач, Пильна һәм К.Октябрь районнары җитәкчеләренә дә, Сафаҗай, Петрякс, Мочали, Бозлау, Моклока, Кочко-Пожар, Мөтеравыл, Красный Остров башлыкларына да, музыкаль номерлар әзерләп килгән авыл клубларының художество җитәкчеләренә дә без чиксез рәхмәтле.
 
Кызганычка каршы, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән өлкә губернаторы Валерий Шанцев җитәкчелегендәге хөрмәтле сабантуй кунакларын тантаналы каршы алган очракта көтелмәгән хәлләр килеп чыгу аркасында, алдан билгеләнгән машруттан тайпылырга мәҗбүр булдык һәм шуның нәтиҗәсендә безнең районнардан зур әзерлек белән килгән делегацияләр алдында олы кунаклар тукталыш ясый алмады.
 
Шул сәбәпле Россия төбәкләреннән килгән йөзләп милләттәшебез безнең җирле татарларның казанышларын күрми калды, ә телеңне йотарлык ризыкларыбыздан авыз итү мөмкинлеге юкка чыкты. Аңлыйбыз, бу җитешсезлек безнең өстә, шуңа күрә зур бәйрәмдә игътибарсыз калган якташларыбыз алдында чын күңелдән гафу үтенәбез, - диде “Туган як”та кунакта булган күренекле якташыбыз, милләтпәрвәр җәмәгать эшлеклебез Рамил Әхмәтович.
 
Әйе, хөрмәтле әңгәмәдәшебез турында күренекле якташыбыз һәм милләтпәрвәр эшлеклебез дип, тикмәгә генә әйтмәдек бит. Туган авылы Бозлау колхозын озак еллар дәвамында уңышлы җитәкләгәне өчен Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен йөртүче Рамил Әхмәт улы Салихҗанов 1977 елдан алып бүгенгәчә авыл һәм Спас районының Земство җыены депутаты булып тора. Ул кайда гына хезмәт куйса да, халкыбыз проблемалары аның шәхсән көн кадагыннан төшеп калганы булмады. Шуларны истә тотып, Татарстан президенты аны үзкуллап Рәхмәт хаты белән бүләкләде, ә узган елны шул ук казанышлары өчен өлкә “Туган як” газетасы редколлегиясе аңа “Ел кешесе-2015” исемен дә бирде. Гомере буе Спас районында җаваплы эшләрдә намус белән эшләгән якташыбызны кайгыртып, район хакимияте өлкә хөкүмәтенә “Түбән Новгород өлкәсенең хөрмәтле ветераны” исеменә лаек булуын раслаган үтенеч белән чыккан. Шунда ассызыклап үтәсе бар, Спас районының бу үтенечен өлкә Законнар чыгару җыены канәгатьләндергән. Димәк, абруйлы өлкә ветераннары сафында тагын бер милләттәшебез артачак, әмма ләкин бүгенгә аларны бер кулдагы бармаклар белән генә саныйсы...
 
“Туган як”ның кадерле кунагы белән без тагын күп нәрсәләр турында сөйләштек, тик аларның һәрбересе турында язарга әлегә иртәрәк дип килештек һәм бер-беребезгә халкыбыз файдасына куйган хезмәтләребездә уңышлар теләп саубуллаштык.
 
Фотода: 2008 ел. Спас райоын Бозлау мәдәният йортында өлкә көрәш федерациясен кабат оештыру конференциясеннән соң шушы милли иҗтимагый оешманың яңа сайланган президенты Р.А.Салихҗанов һәм вице-президенты З.А.Валемеев. 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ --- | 19.09.2016
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»