поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2009 Авыл

КИШЕРГӘ СУ СИПМИБЕЗ

Календарь битләрен актарганда кызыл белән билгеләнгән нинди генә бәйрәмгә юлыкмыйбыз. Ә менә Кишер бәйрәме хакында ишеткәнегез бар идеме? Минем юк. Буа районы Аксуда туып-үскән, төркемдәшем, дустым Язилә үзләренә Кишер бәйрәменә чакыргач, бер мәлгә аптырап калдым. Аннары бу авыл кешеләренең кишерне мулдан үстерүен, шул төр яшелчә белән сату итүен исәпкә алгач, әлеге бәйрәмнең үткәрелүе гаҗәп тә түгелдер дип уйладым.

400 ЕЛЛАП ҮСТЕРӘЛӘР

 

Аксу авылы район үзәгеннән 40 км ераклыкта, бик матур урында урнашкан. Тирә-як халкы аны Кишер Аксуы дип йөртә. Монда һәр хуҗалык диярлек 50 шәр (кайберәүләр аннан да  зуррак мәйданда) сутый җирдә кишер үстерә. Халыкның күпчелеге шуннан кергән керем белән көн күрә.

 

– Кишер үстерү җиңелдән бирелә торган кәсеп түгел, – ди Аксу урта мәктәбе директоры Камәрия Котдус кызы Җамалетдинова. – Түземлек, сабырлык таләп итә. Шулай ук туфракның уңдырышлы булуы зур роль уйный. Бездә исә ул бик йомшак, кара һәм ярмалы. Кишер үсәр өчен бер дигән.

 

Авылыбыз даны кишер үстерү буенча еракларга таралган. Аны бездә инде 400 еллап үстерәләр. Ул ата-бабаларыбыздан калган кәсеп. Мәктәптә дә 1 нче сыйныф баласыннан алып чыгарылышларга кадәр – һәммәсе кишер утырту, сирәкләү, уңышны җыю серләрен белә. Яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр.

 

2 октябрьдә иртәнге сәгать 10 да буласы бәйрәм бер минутка да соңга калмыйча башланды. Авыл өстенә җыр-моң агылды. Ә рәт-рәт тезелеп киткән палаткаларда ни генә юк! Берсендә төрле формадагы кишерләр, арада бишбармакны хәтерләткәне дә бар. Икенче өстәлдә самавыр кайнап утыра, янына кишердән әзерләнгән берничә төрле кайнатма куйганнар, пироглар пешергәннәр. Өченчесендә кишердән ясалган 12 төрле салат. Дүртенчесендә пылау...

 

Бәйрәмгә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килгән иде. Алар аксулыларның кишерне ничек утыртуын, алуын күзәтте. Аннары кайнар пылаудан, яңа гына чыгартылган кишер согыннан авыз иттеләр дә башка авыллар халкын ничек кәсепкә тарту турында сөйләшү өчен Буага юл алдылар. Азык-төлек министры: “Ашадык, инде китсәк тә була”, – дип шаяртып та алды әле. Район хакимияте башлыгы Рафаэль Әбүзәров исә китәр алдыннан тагын бер кат аксулыларның уңганлыгын мактап алды:

 

– Кишер Аксуында аеруча кызлар тырыш. Кайсы гына авыл-районга килен булып төшмәсеннәр, шундук җиң сызганып зур участокларда кишер үстерә башлыйлар. Аларга кызыгып, башкалар да иярә.

 

“5 ТОННА КИШЕР ҖЫЙДЫК”

 

Наилә апа һәм Илдус абый Нурмөхәммәтовлар гаиләсе быел 7 түтәл кишер үстергән. Аларның киңлеге якынча 2 м чамасы булып, озынлыгы – 100 м, яки бу төр яшелчә бакчада барлыгы 63 сутый мәйданны били.

 

Наилә апа Кишер Аксуына Апас районы Тутай авылыннан 1991 елда килен булып төшкән.

 

– Кишер үстерүнең артык авырлыгы юк. Инде миннән күреп, Тутайдагы туганнарым да үстерә башлады.

 

Быел без 14 апрельдә чәчтек. Җир кипкәнне көтмибез. Дым булганда утырту отышлы. 1 чәй кашыгы орлыкны (аның бераз җылытылган һәм шыттырылган булуы кирәк) авызга кабабыз да түтәл рәтләренә өрәбез. Ул шундый җайлы эшләнә, тигез булып төшә. Шул бер тапкыр капкан орлык якынча 1 метр чамасы участокка җитә.

 

Аннары түтәлне күтәрәбез. Орлык өстенә туфрак атып, аны сәнәк белән тигезлибез. Таптамыйбыз. Суны бер тапкыр да сипмибез. Ходай биргән яңгыр җитә. Уңыш елдан-ел мул була. Кишерне, эре үссен өчен, җәй буена өч тапкыр сирәклибез, чүп үләнен даими утап торабыз. Бу эштә кызларыбыз – 11 нче сыйныфта укучы Чулпан белән 2 нчедә белем алучы Ландышыбыз зур ярдәм күрсәтә.

 

Орлыкны электән үзебез ясыйбыз. Кибетнеке ышанычлы түгел, яхшы шытып чыкмый. Аннары пакетта берничә данә генә орлык була, ул кыйбатка төшә. Электән үзем ясагач, утырткан кишеребезнең төрен төгәл әйтә алмыйм. Шуңа кем генә сораса да: “Үзебезнеке, “Аксу” исемле сорт”, – дим. Өйдә ясалган орлык яхшы, сыйфатлы. 1 түтәлгә якынча 100 г орлык кирәк. Җиде түтәлгә 700 г китте. Без 3 кг запас туплаган идек. Калганын саттык. Авылдашлар да, апаслылар да күп алдылар. Заказ бирүчеләр әле дә бар. Орлыкның 100 граммын 100 сумнан бирдек.

 

Гадәттә, көзен бакчадан кишерне җыйганда иң зурларын, ярылмаганнарын, матурларын сайлап, тартмага салып, базга сакларга куябыз. Язын аларны махсус орлык өчен дип утыртабыз. Өлгергәч, кисеп, берничәсен бергә бәйләм итеп бәйләп, коры урынга, сарайга элеп куябыз. Ә язын кипкән орлыкны иләк аша үткәрәбез. Начарларын шулай аерып алабыз, – ди Наилә апа.

 

Сарайларының ишеген ачкан идем, бер як диварның буеннан-буена бәйләм-бәйләм орлык эленгән. Анда бакчаларына гына түгел, колхозның бер кырына җитәрлек симәнә бар.

 

Наилә апалар гаиләсе 6 түтәлне җыярга өлгергән инде. Җиденчесен – соңгысын казыйлар иде. 5 тонна уңыш җыеп алганнар. Үсемлекнең сабагын да әрәм итмиләр икән. Анысы мал-туарга бара.

 

– Быел җәй килограммын 10 сумнан бер тонна кишер саттык инде. Боларын да күпләп озатырбыз дип торабыз. Күп очракта Казанга җибәрәбез. Үзебезгә җитәрлек кенә алып калабыз. Кисекләрен, ярылганнарын малларга, үрдәкләргә, бройлер чебиләргә ашатабыз.

 

Солянка, салат-лечо, төрле кабымлыкларны да мулдан әзерлибез. Аннары сок чыгарту җайланмасы алган идек. Кишернекен даими эчәбез. Витаминга бай ул, аеруча күрү сәләтен яхшырта, – ди Наилә апа.

 

Аның әйтүенә караганда, быел кишер үстергән урында икенче елны бәрәңге утырту отышлы. Чөнки беренчесе тиресне яратып бетерми, ә икенчесенә черемәле җир яхшырак, ди. Шуңа кишерне җыеп алгач та, тирес кертеп калдырып, икенче елны шул урынга бәрәңге утыртырга планлаштыралар.

 

“КЫЙБАТЛАНГАНЫН КӨТӘЧӘКМЕН”

 

Авыл халкының бер өлеше җыеп алынган уңышны сезонында урнаштыру ягын караса, икенчеләре кыш җиткәнне көтә.

 

– Әлегә хаклар очсыз. Бәрәңгенең, кызыл чөгендернең, шулай ук кишернең дә көзен бәясе юк. Шуңа әлеге хактан җыеп, гаражга берничә дистә тонна кишер урнаштырдым. Кышка яшелчә бәясе артачак, шул вакытта шәһәргә илтеп сату нокталарына куярмын дип торам. Алай күпкә отышлырак, – ди Аксу егете Илнар.

 

Авыр булса да үстереп, уңышын җыеп алып була әле аның. Әмма урнаштыру ягы тагын да проблемалырак бит. Ә Аксуда берничә егет авыл халкыннан җыеп, шуны махсус кишер белән генә шөгыльләнүче эшмәкәрләргә тапшыра икән. Тегеләре бәяне  арттырып куйсалар-куйсыннар, анысы алар эше, әмма авыл халкын кишер урнаштыру проблемасыннан шул рәвешле бик җайлы азат итәләр булып чыга.

 

P.S. Аксудан алып кайткан “кишерле” рецептлар “И.М.”ның киләсе санында.

 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 15 | 09.10.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»