|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2016 Сәясәт
Татарстанда бер мандатлы округлар буенча сайланган депутатлар исемлеге мәгълүм - ҮСККичә, ягъни 18 сентябрьдә РФ ФҖның VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда бер мандатлы окуругларда җиңгән кандидатлар исемлеге мәгълүм. Идел буе федераль округы буенча Фатих Сибагатуллин — якынча 71 процент, Мәскәү округы буенча Илдар Гыльметдинов 76,7 процент, Түбән Кама округы буенча Айрат Хәйруллин 80,19 процент, Яр Чаллы округы буенча Әлфия Когогина 76,05 процент, Әлмәт округы буенча Ринат Хәйров 79,62 процент, Үзәк округ буенча Иршат Минкин 64,5 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген республика Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
Лилия ЛОКМАНОВА |
Иң күп укылган
|