поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.09.2016 Мәдәният

Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча спектакль Казан сәхнәсендә күрсәтеләчәк

29 нчы, 30 нчы сентябрьләрдә Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Казан сәхнәсендә Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакльне тәкъдим итәчәк. "Хөрмәтле укучылар, дуслар! Сезгә сөенечле хәбәрне җиткерә алуым белән шатмын - Чаллы артистлары Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган "Язмыш сынавы" мелодрамасын К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында күрсәтәчәк", - дип язган Зифа Кадыйрова социаль челтәрдәге аккаунтында.

Бу спектакль Яр Чаллы шәһәрендә бик күп тамашачыларның мәхәббәтен яулаган, диде язучы "Татар-информ" агентлыгы журналистына. “Бөтен тарихлар да яшьлектән, мәхәббәттән башлана. Аннан соң кеше тормыш тудырган сынауларны җиңәргә өйрәнә. Мин гаиләгә кагылышлы әйберләр генә язам. Минем әсәрләрдән сәясәткә, фәлсәфәгә кагылышлы темаларны тартып чыгару авыр. Мин гаиләдә проблема туганда аерым кешеләр аларны ничек җиңә, шуны күрсәтәм”, - диде ул. 
 
“Язмыш сынавы” – тормыштан алынган вакыйгаларга нигезләнеп язылган әсәр
 
 
Зифа Кадыйрова һөнәре буенча электромонтажчы була. Эшкә килеп, инструктаж үткәндә, аларга баганада янып үлгән электрик турында фаҗига сөйлиләр. Бу кешенең вафатыннан соң хатыны, ике баласы кала. Бу вакыйга Зифа Кадыровага зур тәэсир ясый. “Мин, ни өчендер, кайтуга утырып яза да башладым. Бу гаилә белән мин таныш түгел. Бары хатыны һәм ике баласы торып калганын гына беләм”, - дип аңлатты ул “Язмыш сынавы” әсәренең язылу тарихын.
 
“Сабага баргач, очрашу башланыр алдыннан яныма бер яшь, бик матур хатын-кыз килде. “Зифа, каян белдегез? Минем быел ирем багана башында янып үлде”, - диде. Димәк, бу бер җирдә генә булган фаҗига түгел”.

Иң танылган татар язучыларының берсе
 
 
Халык соравы буенча, хәзер “Язмыш сынавы” әсәренең рус теленә тәрҗемәсе әзерләнә. Ул октябрь ахырына дөнья күрергә тиеш. “Челнинские известия” газетасы авторның 3 китабын рус телендә бастырып чыгарган. Зифа Кадырова хәзерге вакытта иң танылган язучыларның берсе. Аның һәрбер чыккан әсәре 8 әр тапкыр яңадан бастырылган. Аларны Мәскәү китап кибетләренә дә еш соратып торалар. Автор әйтүенчә, яза башлагач, аңа бик күп хатлар килә башлый һәм шушы вакытта гына ул үз хезмәтенең җаваплылыгын тоя.
 
Зифа Кадыйрова өчен иң зур кыйммәткә ия әйбер – ул гаилә. “Яза башлагач, миңа бик күпләр танылу, дәрәҗә яуладың диделәр. Әмма, минемчә, кеше гаиләсе белән генә бәхетле. Үз гаиләңне туплап, җыеп торудан да зур бәхет юк”, - дип белдерде ул.
 
“Хөкүмәткә яхшы җитәкчеләрне бары гаилә генә бирә ала”
 
Язучы популярлыгының сәбәбен әсәрләренең гадилеге белән аңлата. “Безнең язучылар мәңгелек өчен язабыз диләр, ә мин бүгенге көн өчен язам. Мин бүген, хәзер туып торган сорауларга җавап эзлим. Бу балалар проблемасы, ир белән хатын арасында мөнәсәбәт һәм башкалар. Хөкүмәткә яхшы җитәкчеләрне бары гаилә генә бирә ала. “Язмыш сынавы”нда бу тема бигрәк тә әһәмиятле. Ятим балалар мөстәкыйльрәк була бит”, - ди Зифа Кадырова.
 
Автор әйтүенчә, ул әсәрләрендә һәрвакыт алга таба ничек яшәргә дигән сорау куя.
 
“Яза башлаганда гына кызык була. Мин тотынганда бу эшне үзем өчен генә дип башладым. Бу ысул белән мин үземнең проблемаларны җиңәргә тырыштым. Язу барышында популярлык түгел, ә әсәрнең чишелешен эзләдем. Геройны тудыргач, аны яшәтергә, бәхетле итергә кирәк. Ә ничек? Монысы инде башка сорау. Бәхетле булуның әзер рецепты юк. Бәхетле булыр өчен иң мөһиме вакыт һәм сәбәп кылу кирәк”, - дип белдерде Зифа Кадырова.
 
“Укучылар укый, тамашачылар сорый”
 
Зифа Кадырованың “Язмыш сынавы” әсәрен сәхнәләштерү тарихы белән Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының директоры Рашат Фәйзерахманов таныштырды.
 
 
“Тамашачыга тәкъдим ителгән “Язмыш сынавы” спектаклеленең режиссеры Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин, Г. Тукай бүләге лауреаты Р. Зәйдулла сәхнәләштерде.
 
Зифа Кадыйрованың бу әсәрен сәхнәләштерүгә берничә сәбәп бар. Беренчедән, бу Яр Чаллы тамашачыларының соравы буенча эшләнде. Чаллы халкы Зифаның барлык китапларын да укып барды. Алар бездәге татарча, русча газеталарда да даими чыгып торды. Китаплары чыгу белән сатып алынып бетә дә барды”, - дип сөйләде Рашат Фәйзерахманов. Шуннан соң бик күп тамашачылар Яр Чаллы татар дәүләт драма театры җитәкчелеге белән элемтәгә кереп, Зифа Кадыйрованың берәр әсәрен сәхнәләштерүләре турында үтенә.
 
“Шулай итеп без бу фикер турында төптән уйлый башладык. Зифа Кадыйрованың әсәрләрен халык бик яратып укый. Бу әсәрләрдә күтәрелгән мәсьәләләр белән шәхси якынлык тоя”, - дип аңлатты директор.

Ркаил Зәйдулла – 3 ел эзләп табылган инсценировка авторы
 
Театр җитәкчелеге инсценировка авторын 3 ел эзли. Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, берничә автор язып та карый, ләкин Яр Чаллы дәүләт драма театры худсоветы аларны кабул итми. “Соңыннан мин Илдар абый белән сөйләштем һәм аңа алынып карарга тәкъдим иттем. Шуннан соң Илдар абый үзе инсценировка авторын эзләп карармын, диде. Ул Ркаил Зәйдулла белән сөйләшеп, әсәрне сәхнәләштерде. 3-4 ел дигәндә, без Зифа Кадыйрованың әсәрен сәхнәгә куюга ирештек. Тамашачылар бу спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Ул күп кенә районнарда, авылларда куелды һәм аны хәзер аны күп җирдә сорыйлар. Менә 29, 30 сентябрьләрдә Казанга К. Тичурин исемендәге татар дәүләт драма театрына киләбез дип торабыз”, - ди Рашат Фәйзерахманов.
 
Кайбер татар язучылары Зифа Кадыйрованың әсәрләрен түбән зәвыклы, примитив булуда гаепли. Рашат Фәйзерахмановның мондый карашларга карата фикерен сорагач, ул: “Хәзер инде Зифа Кадыйровага мөнәсәбәт үзгәрде, аны кабул итә башладылар”, - диде.
 
“Көтеп узган гомер” әсәре дә сәхнәләштерелергә мөмкин
 
Яр Чаллы дәүләт драма театрының Зифа Кадыйрованың башка әсәрләрен сәхнәләштерү буенча алга таба да планнары бар. “Мәсәлән, хәзер тамашачылар арасында “Көтеп узган гомер” әсәрен сәхнәләштерүне үтенүчеләр күп. Ялгышмасам, аның бу әсәре 30-40 мең тираж белән басылып чыкты һәм  халыкның мәхәббәтен яулады”, - ди Рашат Фәйзерахманов.
 
Яр Чаллы дәүләт драма театры директоры, сер итеп кенә, республикабызның бер танылган драматургының якын арада Зифа Кадыйрованың “Көтеп узган гомер” повестенең сәхнә вариантын тәкъдим итәчәген әйтте.  
 

Гөлүзә ГЫЙМАДИЕВА
Татар-информ
№ --- | 16.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»