поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
16.09.2016 Әдәбият

Фоат Садриев: «Мин шәһәрдә яши алмас идем» (ФОТО)

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фоат Садриев, 75 яше тулуга карамастан, әле дә иҗат итә, безне яңадан-яңа әсәрләре белән куандыра. Ул яшьлегендә шигырьләр дә язган, аннан соң хикәяләр, повесть-романнар иҗат иткән, театрларда егермеләп пьесасы куелган. Кыскасы, әдәбиятның бөтен жанрларында да ут уйнаткан әдип. Гомере буе Мөслимдә яшәп, эшләп, шушы төбәкнең гап-гади хезмәт кешеләрен әсәрләренә кертеп зурлаган язучы.

– Фоат абый, Сез гомер буе авылда яшәп, иҗат иттегез. Гади колхозчы булып та эшләгәнсез, авыл китапханәчесе, район газетасы хезмәткәре, тугыз ел редактор вазыйфасын башкаргансыз. Әле бер ел Мәскәүдә ГИТИС каршындагы Югары театр курсларында да укыгансыз. 75 ел гомерегезнең иң кадерле чоры кайсысы?
– Балачак, әлбәттә.
 
– Сез бит сугыш чоры баласы. Әтиегез Сезгә бер яшь тулгач сугышка алынган, Сталинград янында һәлак булган. Үзегез кичергән мохтаҗлыклар, кыенлыклар турында язып та чыктыгыз. Хәзер шул чорны иң кадерлесе, дисез?..
– Мин шулай уйлыйм. Нинди генә авырлыклары булмасын, балачакны мин оҗмахка тиңлим.
 
– Ачлык-ялангачлык хәттин ашканда, нинди оҗмах инде ул?
– Балачакның шатлыклары саф һәм галәмдәй зур. Менә хәзер доллар, евро дип шашалар. Без ул чорны әллә кайчан үттек. Шәмәй – безнең доллар да, евро да иде. (Шәмәй – яссы сөяк, кайбер җирләрдә аны кузна дип тә атыйлар). Шәмәйләрне ашта пешкәч алып кимерәбез, аннары мич башына тезәбез. Берничә көн эчендә тараканнар шоп-шома итә тегеләрне. Озак уйный торгач, шәмәйләр саргылт мәрмәр кебек елтырап тора. Безнең «миллиардер» – күршем, яшьтәшем Насих. Откан шәмәйләрен иске бүрегенә җыеп бара. Ике абыйсы да, үзе дә шәп уйный шәмәйне. Бүрекнең тулган чаклары да булгалый. Насих тешсез авызы белән (аның алгы тешләре юк иде) елмаеп-көлеп кенә тора. Олигарх, миллиардер мәңге алай куана, елмая-көлә алмый. Берәр җиргә бара башласа, кораллы сакчыларын ияртә, үтерерләр дип курка. Ә Насихка бар ни дөнья, юк ни! Без, бүрекне бушатып, откан шәмәйләрен бергәләп саныйбыз, үз шәмәйләребезгә “Иртәгә миңа кайт”, дибез.
 
Аннары башка уенга тотынабыз. Без Насих отканга да куанабыз, уенның һәр мизгелендә кем нинди хата җибәргәнен тикшереп, көлешәбез. Мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергәч, безне басудан башак җыярга алып бардылар. Комбайн урып киткән урында сынып төшкән башаклар күп кала иде. Һәрберебезнең җыйган башагын апалар үлчиләр дә, күләмгә карап он бирәләр. Миңа ике стакан он эләкте. Өйгә башым күккә тиеп кайттым ул көнне. Бу – беренче хезмәт хакым булды. Әнкәй дә куанды. Мондый шатлыкны мин беренче пьесамның премьерасында яисә тәүге китабым чыккач кына кичергәнмендер. Кайсы сыйныфтадыр уку елын гел “бишле”гә генә төгәлләгән өчен мәктәп линейкасы каршында миңа чалбарлык ситсы бирүләре дә куаныч булды. Уйлап карасаң, кешегә зур шатлык кичерү өчен әллә нинди зур нәрсәләр дә кирәкми икән. Безне тормыш үзе тәрбияләде.
 
Иҗатташлар Ык буенда: (сулдан уңга) Факил Әмәк, Римма Әхмәтова (Чаллы телевидениесе хезмәткәре), Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов.
 
Бер җәйне, әле без мәктәп яшендә дә түгел идек, Насруллин Азат белән күрше Шәмсиямалттиләрнең кое буенда уйныйбыз. Эссе көн. Аларның бәрәңге бакчаларында сап-сары эре башлы көнбагышлар үсеп утыра. Азат кыстый мине, әйдә берәр генә баш өзеп алып чыгып ашыйбыз, ди. Тәки кереп киттек. Бик озак маташа торгач, икебез ике баш көнбагыш өздек. Шул чак Шәмсиямалттинең малайлары Мөнир абый белән Мәхмүт абый (алар бездән зур яшьтә) кура төялгән «уфалла» арбасы тартып, урам капкасыннан кайтып кермәсеннәрме?! Очтык кына безнең бакчага, аннары мал өенә кереп бикләндек. Минем йөрәк дөп-дөп тибә. Азат ул кадәр борчылмады кебек. Өлгермәгән көнбагышны әзрәк чүпләштереп ашагач, Азат ындыр артлатып кына кайтып китте. Мин пошаманда үзебезнең агач бакчасына чыктым. Сәрби агачының кузакларын җыйган булып йөрим.Читән ярыгыннан күзәтәм: арбаны бушатканнар. Болар янына Ирек кергән. Өчесе нидер сөйләштеләр дә, ара капкадан минем янга Ирек килеп керде. Йөзе усал, ул миннән олы, таза. Йөрәгем нидер сизенде. Ирекнең күңелен йомшату өчен сәрби кузаклары җыелган учымны аңа сузып: «Ирек абый (моңа кадәр аңа “абый” дип дәшкәнем юк иде), мә кузак», – дидем.
 
Ирек сөйләшеп тормады, йодрык белән минем борынга китереп сукты. Шундук гөрләп кан китте. Авыртуы әллә ни булмаса да, мин кычкырып елап, ишек алдыбызга йөгердем (кабат сукмасын өчен). Ирек җиңүче кыяфәте белән акрын гына чыгып китте. Шушы хәлдән соң шактый көннәр күршеләребездән оялып йөрдем. Бу минем тормышымда тәүге һәм соңгы урлашуым булды.
 
Тагын бер нәрсәне аерып әйтәсем килә. Хәзер мәктәпләрдә укучы балаларга сыйныф идәнен юу да тыела, диләр. Мин моны аңлап бетерә алмыйм. Безне әниләр үзләре белән кабык арбада басуга алып бардылар. Шунда алар чүп утаганда, урак урганда тәгәрәшеп үстек.
 
Камылларга тотынып аякка бастык, камылларга тотынып йөреп киттек. Биш-алты яшьләрдә без инде ихатада хуҗа идек. Мал-туарны ашаттык, сыер-сарыкларны кич көтүдән алып кайттык. Бакчадагы чүп үләнен утау, соңрак бәрәңге кәтмәнләү, күмү, кыш көне малларның астын чистарту, кар көрәү – ул безнең әниләр әйтмәсә дә башкара торган мәҗбүри эшебез иде. Әнкәйләр без торганчы эшкә китәләр, ашау ягын да үзең кайгыртасың. Уйнарга-шаярырга яратсак та, әлеге эшләрне башкару мәҗбүри. Йөгереп кенә әнкәйләр янына печән өстендә болынга, уртак аштан авыз итәргә бару, урак өстендә басуда куырган бодай, борчак боткасы ашап кайтулар безнең көндәлек графикка кергән иде. Бераз үскәч, без, малайлар, ат белән эскерткә печән ташыйбыз, кызлар тырма белән покос җыя, күбәли. Хуш исле печән эскертләре арта бара, бөтен халык болында, без дә үз өлешебезне керткәч, куанып туймыйсың. Туктаусыз көләбез, шаярабыз, кызларны үртибез. Без бит әле бала гына. Ләкин рус шагыйре С.Михалков әйтмешли, бүген – бала, иртәгә – халык. Бу тормыш рәвеше безне җаваплылыкка өйрәтте, гражданлык сыйфатлары да формалаштыргандыр.
 
– Яхшы укып, бүләкләр дә алгач, мәктәптә бик тәртипле булгансыздыр.
– Кая ул! Дөрес, мин хулиган түгел идем. Әмма шаярмыйча, шукланмыйча тора алмадым. Башкаларны көлдерүе рәхәт иде миңа. Үземнең авыз да көләргә ерылып кына тора. Ихатадагы мал-туар, кош-корт белән дә гел көлеп сөйләшеп йөри идем. Минем иңбашымда көлү фәрештәләре утырмады микән? Икенче сыйныфта укыганда ук бер кызык шигырь (“Киттем урманга, кистем өч курыс, килеп чыкты өч урыс” һ.б.) ятлаган идем. Апа шуны сөйләргә клубта зурлар каршына чыгасың, диде. Кызык булсын өчен сакал-мыек ясап, аны җеп белән колак өстеннән тарттырып куеп сөйләп җибәрдем мин сиңайтим. Зал егылды көлеп. Мин шигыремне тәмамлап, сәхнә артына чыгуга, колхоз председателе Дәүләтша абзый торып басып: «Әйдәгез, җәмәгать, тагын бер сөйләтик әле, кызык бит!» – дигәч, кабат чыгып сөйләдем. Бу кыш көне иде, клуб сап-салкын, дулкынланудан мин шабыр тиргә баттым. Китте минем дан!
 
– Аннары үзегез шигырьләр язып сөйли башлагансыздыр, иҗатка тартылгансыздыр. Шулаймы?
– Дүртенче сыйныфта бер бик шәп хикәя укыгач, мин дә шушындый әйберләр язарга тиеш, дигән хыял кабынган иде күңелемдә. Шуның тәэсирендә шактый күләмле поэма дигән нәрсә дә әвәләгән идем. Ул тәнкыйтькә дучар булып, әлеге хыялым онытылды. Юмористик шигырьләр сөйләү, концерт-спектакльләрдә катнашу гадәткә әверелде. Ә теге хыял кабат терелде. 1958 елда урта мәктәп тәмамлап, колхозда эшли башлагач, “Алар җиңелделәр” дигән хикәям район газетасы уздырган конкурста беренче урынны яулады.
 
– Минем белүемчә, Сез драматург буларак танылдыгыз, драматург буларак Язучылар берлегенә әгъза итеп алындыгыз. Моны ничек аңлатырга?
– Сәхнә мине үзенә торган саен ныграк тартты. Үзебез кую өчен бер пәрдәлек пьесалар, скетчлар яза башладым. “Оҗмах ишеге төбендә” дигән бер пәрдәлек комедиямне Мөслимгә килгәч Илдар Юзеев белән Марс Шабаев карады. Мин анда төп рольне башкардым. Алар ошаттылар, Илдар абый: “Синдә драма әсәрләре язу сәләте сизелә, бу шөгылеңне ташлама”, – диде. 1970 елда ул комедиям “Идел” альманахында басылды. Илдар абыйның сүзләре мине канатландырып җибәрде, зур күләмле пьесалар язарга керештем. Әлмәт театрында бер-бер артлы “Их, сез, егетләр!..”, “Ач тәрәзәң”, “Кондырлы кодачасы”, “Тозлы бал” дигән пьесаларым сәхнәләштерелде. Ләкин хикәяләр язуымны да ташламадым.

– Әдәбият дөньясына тәүге адымнарыгызны атлаганда, кайсы язучыларның уңай йогынтысы зур булды?
 
Иң кече малае Булат апасы Ландышның балалары белән.
 
– Илдар Юзеевны әйттем инде. Ул минем пьесаларыма да, проза әсәрләремә дә үз фикерен белдереп, хуплап торды. 1976 елда Әлмәт дәүләт драма театрында беренче әсәрем “Их, сез, егетләр!..” куелды. Әле мине юньләп белүче-танучы да юк. Бервакыт Казаннан чылтыраталар. Язучылар җыелышында Туфан Миңнуллин шул пьесамнан өзекләр китерә-китерә мине мактап сөйләгән. Аның мине күргәне дә юк әле ул чакта. Минзәлә, Казан, Әлмәт театрларында әсәрләре гөрләп барган драматургның шундый бәя бирүе миңа дәрт-илһам өстәде. Ул минем һәр язганымны гомеренең ахырына кадәр күзәтеп барды, тәнкыйть сүзләре дә әйтте. Аяз абый күбрәк повесть, хикәяләремә игътибар итте. Мин бу өч язучыга мең-мең рәхмәтле. Алар белән озаклап аралаштым дип әйтә алмыйм. Әмма өч зур әдипнең үземә игътибарын тою илһам да бирә, җаваплылык та өсти иде.
 
– Фоат абый, бер әңгәмәгездә, әсәрләремнең геройлары минем белән янәшә яшиләр, дигән идегез. Алар үзләре һәм китап укучылар таныгач, прототипларыгызның үпкә белдергәне булмадымы?
– Язганда мин бер нәрсәне төп принцип итеп алдым: прототипларны беркем дә танымаслык итәргә. Ничек? Ир кешене хатын-кызга әверелдергән чаклар да була. Эш урыннарын, портретларын, холык-фигыльләрен үзгәртәсең, алыштырасың. “Бәхетсезләр бәхете” трилогиясенең беренче өлеше тулысынча диярлек үзем белән булган хәлләр. Укучылар и кызыксына, “бусы шулмы?”, “бусы теге кешеме?” дип гел сораштырып торалар. Минем фантазия белән үзгәртеп, баетып, яңа вакыйгалар өстәп тудырылган ят тормыш моделе укучыга “менә бусы бу кеше” дип төртеп күрсәтү мөмкинлеге калдырмый. “Шаһзаманов эше” повесте да реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылды. Үткән гасырның 80 нче елларында Мөслим КПСС өлкә комитеты секретарен каршыларга әзерләнә. Район үзәгендәге колхозның борчак басуын солыча басып киткән. Килгән түрә моны күрсә, баш бетә. Басуны төнлә сөрдерәләр дә ташлыйлар. Бу хәлне миңа хуҗалыкка бензин ташу машинасында эшләүче Тимерхаҗи абый сөйләде. Сөрелгән басуны иртән күргәч, шул җиргә капланып еладым, ди. Малларга чабып ашатканда да әллә ничә көнгә җиткән булыр иде ул, ди. Бу вакыйга мине шулкадәр дулкынландырды, повестьның беренче вариантын унике көндә язып бетердем. Әсәрне шул кадәр катлауландырдым, прототипларны шулкадәр үзгәрттем, “син бит безне язгансың”, яисә “болар шул кешеләр бит”, дип әйтүче булмады.

– Гаиләгез белән дә танышып китик инде.
– Менә бу яктан үрнәк кеше түгел инде мин. Чөнки ике тапкыр өйләндем. Беренче хатыным белән ныклап яшәп китә алмадык. Өч ел чамасы торгач аерылыштык. Аннан Айдар исемле бер малаем бар, ул хәзер инде танылган табиб. Аның хатыны Лилия нефть институтында укыта. Алар белән дә, балалары, ягъни оныклар белән аралашып яшибез. Хәзерге хатыным Фәйзенур белән 44 ел торабыз. Ул һөнәре буенча укытучы. Ике балабыз бар. Кызыбыз Ландыш Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә яши. Назыйх кияү белән өч бала үстерәләр. Кода-кодагыйларыбыз да, балалар да дин тоталар. Булат дигән улыбыз бүген Әлмәттә яши, әле узган ел гына – утызның теге ягына чыккач кына өйләнде. Балаларымның болары икътисадчы һөнәрен сайладылар.
 
 
– Балаларыгыз, оныкларыгыз арасында әдәби иҗатка тартылучылар юкмы?
– Аллага шөкер, юк. Дөрес, рәсем ясарга һәвәсләр иде икесе дә. Аларның журналист һөнәрен сайламауларына шатланып та куям. Чөнки бүген язучыларның да, журналистларның да очын очка ялгап яшәүләрен күреп тә, ишетеп тә торабыз бит.
 
– Фоат абый, Сезне Әлмәткә дә, Чаллыга да эшкә чакырып караганнар. Бармагансыз. Эшли алудан куркумы бу, әллә Мөслимнән китәргә теләмәүме?
– Икенчеседер, мөгаен. Әйе, заманында Әлмәт язучылар бүлегенә җитәкче итеп куярга теләгәннәр иде. Аннан соң Чаллы бүлегенә. Хәтта Чаллыга барып үземә тиешле өч бүлмәле иркен фатирны да карап кайттым. Тик шушы Ык буен, Мөслимне ташлап китәсем килмәде. Чыннан да, мин шәһәрдә яши алмас идем. Болай бер-ике көнгә барганда да арып-талып, бөтеренеп кайтам.
 
– Иҗат планнарыгыз белән таныштырсагыз иде. Соңгы вакытта нинди әсәр язасыз?
– Иҗат планнары күп. Нишләптер тагын драматургия кызыктыра башлады. Мин балалар өчен “Тургай” дигән повесть язам. Аның беренче ике китабын “Казан утлары” журналы, бераз кыскартып, быелгы 3, 5, 6 саннарында бастырып чыгарды. Балалар өчен зур күләмле әсәр язганым юк иде. Карт кешегә бала акылы керә дисәләр дә, алар дөньясына керү шактый четерекле нәрсә икән. Өченче китап шактый сузылыр кебек.
 
– Моннан 5-6 ел элек Сез республика гәҗитендә бүгенге авылның хәленә борчылып, мәкаләләр бастырган идегез. Халык аны бик тә яратып укыды. Сез бүген дә авыл яшәешенә битараф түгелсездер, дип уйлыйм.
– Ничекләр битараф булмак кирәк! Без бит инде бөтен барлыгыбыз белән, йөрәк тамырларыбыз белән авылга береккән.
 
– Бәлкем “Авылдан хатлар”ны дәвам итәргә ниятлисездер?
– Әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм. Әмма күңелдә төрле уйлар бөтерелә, авылларның үлеп баруына, мәктәпләрнең ябылуына йөрәк яна. Нишләп дәүләт моның белән килешә? Беренче бөтендөнья сугышы, социалистик революция, гражданнар сугышы экономиканы тәмам какшаткач, илне индустрияләштерү көн тәртибенә баса. Авылның эшче куллары шәһәрләргә алына. Соңрак нефть табылу, шахталар, шәһәрләр төзү бу процессны тагын да тизләтеп, авыллар төп башына утырып калды. Мине гел бер сорау борчый: хәзер авыл таралуга барганда, нишләп соң ул еллардагы кебек шәһәрдән авылга эшче куллар китерелми, социаль объектлар салынмый? Ни өчен сәнәгатьнең, фәннең, культураның яңа, заманча тармаклары булдырылмый? Шушы сорауларым белән эчтән ярсып, үземне яшерен хулиганга санап йөргәндә, экономик фәннәр докторы Михаил Лемешевның “Экологические деревни – альтернатива урбанизации” дигән мәкаләсенә тап булдым. Мин, чыннан да, хаклы икәнмен бит! Русиянең Икътисадый үсеш министрлыгы карары буенча илдәге 462 шәһәр перспективасыз һәм яшәргә сәләтсез, дип табылган. Шушыны тормышка ашыру өчен 5 меңнән 100 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләр юньләп финансланмый, алардагы халыкны миллионлы шәһәрләргә күчерү планлаштырыла. Анда күчкәннәрне пычрак һава, төрле авырулар, җинаятьчелек, сукбайлык, әхлаксызлык, поп-культура каршылый. Кешеләрнең физик һәм рухи көче реализацияләнә алмыйча сүнәргә дучар ителә. Соң, җибәргәч-җибәргәч, аларны авылларга җибәрергә кирәк түгелме соң? Экологик яктан чиста табигать кочагына. Авылда специальләшкән фирмалар ачарга, кечкенә иҗат коллективлары, фәнни-техник үзәкләр, югары мәктәп филиаллары һәм кафедралары төзергә, заманча инновацион программаларны тормышка ашырырга була. Моның буенча 2014 елда Русия Дәүләт Советында доклад та ясалган булган икән.
 
Әмма тып-тын, берни белмибез. Индустрияләштерү һәм коллективлаштыруны совет дәүләте бөтен илне кузгатырлык итеп ничек күтәреп чыккан булса, бу идеяне дә шулай күтәрергә, халык фикерен тыңларга, махсус программа эшләргә кирәктер, дип уйлыйм мин. Минем туган авылым Олы Чакмакны колхоз таралганнан бирле талыйлар. Малларын, техникасын, башка байлыкларын әллә кайларга аткардылар. “Полимекс” дигән инвестор оешмасы безнең тракторларны, техниканы, фермалардагы терлекләрне кемгәдер сатып җибәргән. Әле кайчан үзенеке иткән соң ул авылны? Ул бит инвестор булып кына керде авылга. Авыл башлыклары да, район җитәкчелеге дә, аптырап, кулларын җәя. Без кем соң? Бу җирнең хуҗаларымы, әллә аны нишләтсәләр дә риза булып торучы күзәтүчеләрме? Миңа калса, бүген безгә ныклап уйланырга, күп нәрсәләрне ачыкларга һәм эшгамәл кылырга кирәк. Монда авыл халкына да, журналистларга да, язучыларга да эш җитәрлек.
 
Грек мифологиясендәге җир Алласы Геяның улы Антей Җир-әнисенә орынуга чиксез кодрәткә ия булып, барлык дошманнарын җиңгән. Аны җирдән аерып һәлак иткәннәр. Авылдан качмаска, шәһәрләребез белән, һөнәрләребез белән, мәңге сулмас уй-фикерләребез белән, сәнәгатебез, культурабыз, фәнебез белән Җир-анабызга сыенырга кирәк. Шул чакта гына Кояш, Җир һәм кеше Рухы бергә кушылып, якты киләчәккә юл ярыр.
 
– Фоат абый, Сез әйткәнчә, кешеләрне шәһәрләрдән авылга күчереп кенә аны саклап калып булырмы соң?
– Минем фикернең төбендә бит күчерү түгел, ә кешеләр үзләре ята. Безнең өстәге түрәләр илнең иң төп байлыгы нефть тә, газ да түгел, ә кешеләр үзләре икәнен оныттылар.
 
– Гафу, Фоат абый, бүген бөтен әйбер кыйммәтләнгәндә, Сез иң кыйммәт әйбер кеше дисез. Без инде күптән очсызланып беттек түгелме соң?
– Очсызландык шул менә. Хөкүмәт үзе шушы хәлгә калдырды. Балаңны укырга кертер өчен бүген меңнәр кирәк, фатир алу өчен миллионнар. Ни өчен очсызландык? Үзе теләгән җиргә укырга керә алмау, үзе теләгән һөнәрне сайлый алмау аркасында кеше үзенең Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтен, мөмкинлеген тулысынча файдалана алмый кала. Кешеләрне дә кире авылга мәҗбүриләп түгел, ә ул кешеләрнең ризалыгы белән генә күчерергә кирәк дип саныйм мин.
 
– Әңгәмәне мондый пессимистик рухта тәмамлыйсы килмәгән иде...
– Килмәгәндер дә бит, ә чын дөреслек, бүгенге тормыш үзе шул турыда сөйли. Быел туган авылга сабан туена кайткан идем. Элегрәк бәйрәм була торган урынны сөреп ташлаганнар. Мин моны шунда яшәүчеләрнең рухын сөрү белән тиңлим. Ул әрәмәләр безнең йөрәктә бит ул. Бүгенге инвестор дигәннәре килер дә китәр, әмма ул басуларны яңадан матур болынлыкка әйләндереп булмас инде.

Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 16.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»