|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2016 Мәгариф
“Бишле” тормышта булышамы? (СОРАШТЫРУ)Яхшы укы! Укымасаң, әнә урам себерерсең яки тирес түгәрсең... Әти-әниләр арасында балаларында уку теләген шулай уятырга теләүчеләр дә бар. Ниндидер дәрәҗәләр яулау, ягъни танылган шәхес булу өчен мәктәптә яхшы итеп укырга кирәкме? Аларның сәләтләре мәктәп елларында ук ачылганмы? Исемнәре республикага билгеле булган шәхесләрдән шул хакта белештек. Гамил Әсгадулла, “Мунча ташы” юмор-сатира театрының җитәкчесе һәм артисты:
– Мәктәпкә яшь укытучы Сәвия апа килгәч, химия белән кызыксынып киттем. Түгәрәккә йөрдем, төрле тәҗрибәләр үткәрә идек. Шуларның берсендә битем корымга буялып бетте. Гуманитар фәннәр ошый иде. Кыш көне окоп казып, салам түшәп, шунда шәм яндырып, яшьтәшләрем белән китап укый, төрле хәлләр турында сөйләшеп утыра идек. Миндә ул чакта ук кешене авызга каратып тору осталыгы бар иде. Тәртибем начар булмады. Әмма 6-7 нче сыйныфта укыганда, арттагы партада сөйләшеп утырган өчен, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гариф Заманович директорга алып керергә булды. Коридордан директор бүлмәсенә барабыз. Ул укытучының йөрәге авырта иде. Борчылмагыз, сезнең йөрәгегез авырта бит, дим аңа. Ә директор кабинеты янына килеп җиткәч, хәзер анда керсәгез, тагын да катырак авырта башлый бит инде, бәлкем, кереп тормабыз, дим. Үземнең гаепсез икәнлегемне аңлаттым. Директорга кереп тормадык. 10 нчы сыйныфны бетергәнче Гариф Заманович белән дус булдык. Җәй көннәрендә комбайнда эшләп баян сатып алдым. Җырчы Рафаэль Сәхәбиев мәктәптә лаборант булып эшли иде. Тәнәфес вакытында гармунда уйнап, балаларны җырлата идем.
Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты:
– Мин Башкортстандагы Борай районының Котлыяр авылында башлангыч сыйныфта белем алдым. Анда ике сыйныфны бергә кушып укыттылар. Иртән Хаҗәр апа белем бирсә, төштән соң Зөлфия апа дигәндәй. Хаҗәр апа бик яхшы укытучы булса да, аның җыр дәресендә математика укытуын бер дә яратмый идем. Математика тормышта һәрвакыт кирәк, аның артыгы юк, дип әйтә иде ул. Хәзер менә Хаҗәр апа бик дөрес әйткән икән бит дип уйлап куям. Тарих дәресләрен ярата идем. Әле дә тарихи әсәрләр уку белән мавыгам. Уйдырма романнарга исем китми.
2 нче сыйныфта укыган чакта кылган бер гөнаһымны һич тә оныта алмыйм. Сыйныф тактасы өстендә мәче рәсеме төшкән сәгать эленеп тора иде. Теле йөргәндә күзләре дә селкенә иде аның. Шул мәче күзәтеп торган кебек тоела иде миңа. Аптырагач, сәгатьнең телен кәкрәйтергә булдым. Билгеле, моның өчен укытучым әрләде. Мәктәпкә әтине чакырттылар. Бу кырын эшем өчен ул мине ачуланмады. Бары кеше әйберенә кагылмаска гына кушты. Икенче көнне районга барып, мәктәпкә яңа сәгать алып кайтты.
Башлангыч сыйныфны тәмамлагач, 12 чакрым ераклыктагы Йомакай авылы мәктәбенә җәяү йөреп укыдык. Бураннарда адашып, хәтта икенче авылга килеп чыккан чаклар да булды. Мәктәптә “аһ” дип әйтерлек укымадым. “Икеле”, хәтта “берле”ләр дә эләкте. Дөрес, аларны икенче көнне үк төзәтә идем. Җәяү йөргәч, өйгә арып кайтыла. Югары сыйныфларда район мәктәбендә укыдым. Әгәр чөгендердә эшләмәсәгез, аттестат бирмибез, дип куркыттылар. Мин бармадым. “Колхозда эшләгән өчен акча түләнә, акча түләсәгез, барам”, – дип линейкада бөтен халыкны үземә каратуым хәтердә. Эшләп үстек. Мәктәп елларында миләш, имән кайрысы, кычыткан җыеп сатып, шуңа дәфтәр, китаплар сатып ала идек. Әти белән бергәләп мунчала әзерләдек, чыпта суктык. Мәктәптә укыганда “кулак баласы” дип концертларда катнаштырмадылар. Китапханәче булып Мәүләви абый килгәч кенә җырларга чакыра башлады. Укыганда башкалардан аерылып тордым, бер сүз белән әйткәндә, “вожак” идем.
Дилбәр Фәиз, “Болгар” радиосы алып баручысы:
– Мин Арча районының Алан башлангыч мәктәбендә, аннан күрше авылдагы Югары Курса мәктәбендә интернатта торып укыдым. Бик әйбәт укыдым дип мактана алмыйм. Билгеләрем – “өчле” һәм “дүртле” иде. Интернатта яшәгәч, тырышу дигән нәрсә булмады. Көндәлектәге билгеләрне күрсәтергә әти-әни юк бит. Өйгә атна ахырында гына кайтасы. Әти-әниләрне сагынып, интернаттан качып кайткан чаклар да булгалады. Укытучылар шундук өйгә менеп җитә иде. Аның каравы тормышка өйрәндек. Бигрәк тә физкультура, җыр, химия дәресләрен яраттым. Математиканы өнәмәдем, әле дә исәпләргә яратмыйм. Хезмәт хакымны да чутлап тормыйм, акча бармы бар – шул җитә. Югыйсә әни кибетче иде, аннан бу сәләт күчмәгән, күрәсең. Очучы булырга хыялландым. Холкым буенча экстремаль әйберләрне яратам. Әмма хыял тормышка ашмады. Концертларда катнаша идек. Сигезенче сыйныфтан соң иптәш кызым белән театр училищесына укырга киттек. Диплом алгач, башкалабыз театрларында, Филармониядә эшләдем. КДУның татфагын тәмамладым. Кастинг үтеп, “Дулкын” радиосына эләктем. Менә шуннан соң радиода карьерам башланды.
Данил Сәфәров, “Матбугат.ру” порталы җитәкчесе:
– Миңа Казан шәһәренең 5 нче татар гимназиясендә уку бәхете тәтеде. Аның ачылган көненнән башлап. Демократия, милли күтәрелеш һәм урам криминалы чәчәк аткан 1990 еллар иде бу. Гимназиядә уку күңелле булды. Укудан тыш чаралар бик күп иде. Гимназист көне, Гаилә бәйрәме, төрле дискотекалар, музей ачулар, күп тиражлы газета чыгарулар дисеңме – гимназия гөрләп торды! Гимназияне ачкан кеше, аның беренче директоры Фарис Фахразович Харисовның тырышлыкларын күрептер, аны Татарстан мәгариф министры итеп билгеләделәр. Хәзер Мәскәүдә эшли дип беләм. Һәр мәктәптә, һәр сыйныфта иң мөһим әйбер ул – уку яки билгеләр түгел, ә мохит! Фарис Фахразович гимназиядә бик үзенчәлекле, креатив (ул вакытта бу сүз кулланылышта юк иде әле) мохит тудырды. Үземә килгәндә, мин ялкаурак идем. Укырга букча тотып йөрү модада түгел иде. Бер универсаль дәфтәр белән йөрдем. Ярты ел буе “дүртле”ләр, “өчле”ләр, кайвакыт хәтта “икеле”ләр дә алына иде. Шуннан соң сыйныф җитәкчебез: “Сәфәров, сиңа ярты еллыкка “өчле” чыга бит, син шуны беләсеңме?” – дип шелтә белдергәч, соңгы атна-ун көндә тизрәк “бишле”ләр ала идем дә, ахырдан уртача билге булып “дүртле” чыга иде.
Сәрия МИФТАХОВА |
Иң күп укылган
|