поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.09.2016 Мәдәният

Юлия һәм Илнар Котдусовлар: "Балалар сәхнәгә ияләшеп үсә" (ИНТЕРВЬЮ)

Илнар һәм Юлия Котдусовлар җырлы, шаян гаилә. Сәхнә тәлап иткәнгә генә түгел, тормышта да һәрвакыт ачык, сөйкемле алар. Хәтта уллары Ринальд та тамашачыларны сөендереп, сәхнәне балкытып тора. Күптән түгел Илнар һәм Юлия “Эх ма, туганнар” җырына клип төшерделәр. Җыры да, клибы да күңелләрне җилкендерә торганнардан.

— Клип та, җыр да күңелләрне күтәрә торган килеп чыкты. Әлеге җыр үзегездә нинди тәэсирләр уята?

Юлия, Илнар: Әлеге клипта безнең күңелле, гамьсез, кызыклы балачак мизгелләре җыелган. Шул чакларга кайтасы да килә, ләкин вакыт агымын үзгәртеп булмый. Ярый әле дуслар гомер буена кала. Безнең клипны караган күп кеше сабый чакларын искә төшерә. Мондый фикерләрне ишетү бик күңелле, чөнки тамашачыга теләгәннәрне җиткердек.

— Җырның авторлары белән дә таныштырып үтсәгез иде.
 
Илнар: Җырның көен әтием Фәнзәл Котдусов иҗат итте, сүз авторы –  бүгенге көндә Италиядә яшәүче Алия Солтан. Безнең репертуарда бары әтинең генә җырлары: “Сөеп-сөелеп яшик”, “Сандугачлар”, “Гаилә бәхете” һәм башкалар. Әлбәттә, планда башка композиторлар белән дә хезмәттәшлек итү бар.
 
— “Рәхәт иде ул чаклар” — дип җырлыйсыз, ә үзегезнең балачак ничек үтте?
 
Илнар: Безнең бәләкәй чаклар бик күңелле узды. Сөенечле, шаян мизгелләр күп булды. Балачак шуклыкларын әле дә сөенеп искә алабыз. Клипны төшергәндә дә кечкенә вакытның шаянлыкларын чагылдырып, бар күңелне биреп эшләдек.
 
— Эштә дә, өйдә дә һәрвакыт бергә булу туйдырамы? Бер-берегезне сагынып торасы килгән чаклар булмыймы?
 
Юлия: Юк, Аллага шөкер, бер-беребездән туймадык. Тормышта икебезнең дә бер максат, без уртак бер эш белән шөгыльләнәбез. Икебез дә иҗат кешеләре булгач, бер-беребезне аңлау да уңайлы. Ир белән хатын бер үк юнәлештә эшләгәч, тормыш кору күпкә җиңелрәк. Хатыны – җырчы, ә ире гади эшче булган гаиләләрне беләм, анда гастрольләргә чыгып киткәндә дә авыр. Без исә мондый очракта бер-беребезгә ярдәм итеп кенә торабыз.
 
— Сезнең гаилә зур, һәммәсе дә җырга тартылган. Һәрберегезгә дә аерым тукталыйк әле.
 
Илнар: Минем әти – танылган композитор, күп кенә популяр җырлар авторы Фәнзәл Котдусов. Тамашачылар аның бигрәк тә “Бәхет алмасы”, “Уйлама әле, картаям дип”, “Килен төшә” җырларын яратып тыңлый. Әнием – күп кенә республика җыр бәйгеләре лауреаты, бик матур җырлаучы Зилә Котдусова. Юлиянең нәселендә музыкантлар юк, әмма әбисе халык җырларын искиткеч башкара һәм Юлиягә дә сәләт әбисеннән бирелгәндер дип уйлыйм.
 
— Улларыгыз сәхнәгә тартыламы? Алар да артист булыр дип күзаллыйсызмы?
 
Юлия: Олы улыбыз Ринальдка 6 яшь, ул инде 3 яшьтән сәхнәдә. Безнең барлык җырларны үзе истә калдыра һәм бергәләшеп җырлый. 4 яшендә күп тамашачылар алдында бер тамчы оялмыйча да, курыкмыйча да чыгыш ясады. Ринальд катнашында барлык караучыларга да ошаган “Сандугачлар” клибын төшердек. Улыбызда талант күренә. Кечкенә улыбызга 4 яшь, ул да җырларга ярата һәм безнең җырларның һәммәсен дә башкара.
 
— Алар сәхнәдә үсәдер дә инде?
 
Юлия: Әйе, сәхнәгә ияләшеп үсәләр.

— Башкортстанда сез танылган иҗади гаилә. Татарстан сәхнәсен яуларга теләк бармы?
 
Юлия: Без Татарстан халкын да үз иҗатыбыз белән сөендерсәк бик шат булыр идек. Бүгенге көндә безгә Казаннан, Яр Чаллыдан еш язалар, булачак концертлар хакында белешәләр. Ходай кушса, тамашачыларыбызны сөендерербез дип ышанам.
 
— Сәхнә киемнәрегез берсеннән-берсе затлы. Алар өчен гаиләдә кем җавап бирә? Кем сайлый?
 
Илнар: Барлык киемнәрне дә Юлия үзе уйлап таба. Аның зәвыкъ белән киенүе миңа бик ошый. Юлия һәрвакыт истә кала, аерылып тора торган киемнәр сайларга тырыша. “Эстрадада купшы, кабатланмас стилегез белән аерылып торасыз” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кием буенча каршылыйлар бит, артист өчен яхшы күренү бик мөһим.
 
— Үзегез кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз? Кемнәрнең иҗаты якын?
 
Илнар, Юлия: Бер үк төрле музыканы яратабыз. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айгөл Сагынбаева, Хәйдәр Бигичев, Филүс Каһиров иҗатлары ошый, шулай ук чит ил һәм үзебезнең эстраданы тыңлыйбыз.
 
— Башкортстанда сез танылган иҗади гаилә. Татарстан сәхнәсен яуларга теләк бармы?
 
Юлия: Без Татарстан халкын да үз иҗатыбыз белән сөендерсәк бик шат булыр идек. Бүгенге көндә безгә Казаннан, Яр Чаллыдан еш язалар, булачак концертлар хакында белешәләр. Ходай кушса, тамашачыларыбызны сөендерербез дип ышанам.
 
— Сәхнә киемнәрегез берсеннән-берсе затлы. Алар өчен гаиләдә кем җавап бирә? Кем сайлый?
 
Илнар: Барлык киемнәрне дә Юлия үзе уйлап таба. Аның зәвыкъ белән киенүе миңа бик ошый. Юлия һәрвакыт истә кала, аерылып тора торган киемнәр сайларга тырыша. “Эстрадада купшы, кабатланмас стилегез белән аерылып торасыз” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Кием буенча каршылыйлар бит, артист өчен яхшы күренү бик мөһим.

— Үзегез кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсыз? Кемнәрнең иҗаты якын?
 
Илнар, Юлия: Бер үк төрле музыканы яратабыз. Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айгөл Сагынбаева, Хәйдәр Бигичев, Филүс Каһиров иҗатлары ошый, шулай ук чит ил һәм үзебезнең эстраданы тыңлыйбыз.
 
 
 
Фотолар шәхси архивтан алынды.

Гөлшат МИНГАЗИЗОВА
Gong-TV
№ --- | 16.09.2016
Gong-TV печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»