|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2016 Мәдәният
Кәрим Тинчуринны искә алу чарасыннан ФОТОРЕПОРТАЖБүген 15 сентябрь — татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылды. Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар. Чарада Татарстанның мәдәният министрлыгы вәкилләре, театр җәмәгатьчелеге, әдәбият әһелләре катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|