|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2009 Мәдәният
«БИЧАРАКАЙ» КҮҢЕЛДӘГЕ ӨМЕТНЕ ЯҢАРТТЫСентябрь аенда «Яңа Гасыр» каналы үзенең караучыларына зур гына бүләк ясады. Бик күп рекламаладылар әлеге бүләкне, һәм, ниһаять, аны карау насыйп булды. Сүзем «Бичаракай» телевизион сериалы хакында. Ул телевидениедән өч көн дәвамында күрсәтелде… Мин үзем әлеге сериалны татар телендә төшерелгәне өчен генә түгел, ә авторы Батулла икәнлеген белгәч карарга булдым. Татар телендә кино төшерелүе инде яңалык саналмаса да, уңай күренеш булудан туктамый. Тик шулай да Батулла белән кызыксынуым зуррак. Батулланың пьесалары буенча спектакльләр куелганын белсәм дә, ул язган сценарийга кино төшерелүе хакында беренче тапкыр ишетүем. Батулланы балачактан «Батулла сабаклары» дигән тапшыру аша беләм. Анда ул сөйләгән гыйбрәтле хәлләрнең күбесе әле хәзер дә хәтеремдә. Димәк, кино да бик гыйбрәтле булырга тиеш дип, алдан ук нәтиҗә дә ясап куйдым. Һәм ялгышмаганмын…
Сериалның «Бичаракай» дигән исеме үк аның аянычлы, гыйбрәтле хәлләр хакында икәнлеген күрсәтеп тора. «Бичаракай» зәңгәр экраннарга чыкканчы «Яңа Гасыр» каналының генераль директоры урынбасары Миләүшә Айтуганова (ул әлеге сериалның продюсеры) сериал хакында болай диде: «Хәзерге заманда кешенең күңелендә изгелеккә урын бармы, ул ни дәрәҗәдә пакь, әхлагы нинди? Менә шушы сорауларга җавап эзләнелә». Бу фильмның Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы буенча төшерелгәне дә игътибарга лаек. Димәк, эшкә җитди караганнар.
«Бичаракай» беренче минутларыннан ук үз эченә алып кереп китте һәм соңгы сериягә кадәр киеренке халәттә тотты. Үзәктә сукыр, ятим бер малай язмышы. Аның юлында очраган киртәләр һәм әхлак дәрәҗәләре төрле югарылыкта булган кешеләр тамашачы алдында тулы бер яшәеш картинасын барлыкка китерә. Проблемалар куелышы кискен. Яшь пар алдында авыр мәсьәләләр барлыкка килә. Алар, үз балалары булмагач, асрамага бер сабыйны алып кайталар. Тик ул сукыр булып чыга. Баланы ятимнәр йортыннан алып кайтырга дип өзгәләнгән «ана»ны бер минутта алыштырып куялармыни. Ул аны яратмый башлый. Шулай да бу кискенлек әти булырга тиеш Илшатны юлыннан тайпылдырмый. Ул һаман алга бара, бичара баланы юл чатында ташламый. Әлбәттә, үги малаен үстерүче Илшат һәм тумыштан сукыр Камилнең язмышлары җиңел түгел. Алар, замана куйган авыр сынауларны үтеп, чын ир-егетләргә хас булган сыйфатларны саклап калырга тиешләр. Автор чыннан да зур проблема күтәргән һәм аның чишелешен дә тапкан. Ир-егетләр үзләренә төшкән язмыш сынауларын лаеклы рәвештә күтәрә һәм җиңә белергә тиеш. Шул вакытта гына алар бәхеткә лаек. Камил, сукыр булуына да карамастан, рухи ныклыкка ия. Бәлки шуңадыр, ул сынмый... Асрамага алган үги әнисе агулаган вакытта да, үз әнисе килеп, сукыр икәнлеген белеп качып киткән чакта да ул нык була. Бала күңеле аның өчен кайгырган һәм аны яраткан назлы күңелне генә үзенә якын җибәрә. Сериал азагында, ул әтисе Илшатның күңелен аңлап, алар гаиләсенә килеп кушылган Ләйләне үз әнисе итеп сайлый һәм ялгышмый. Илшат бу якты дөньядан китсә дә, алар бәхете җимерелеп төшми, ә киләчәккә юл ала. Илшаттан соң Ләйләнең баласы туа. Димәк, тормыш дәвам итә. Батулладан чыннан да шушындый сценарий көткән идем.
Фильм шәп килеп чыксын өчен сценарий гына җитми, ә режиссер эше һәм актерларның оста уйнавы, тулы бер кино төшерү командасының камил эшчәнлеге дә кирәк. «Бичаракай»ны төшерүчеләр уңышка ирешкән дип әйтә алам. Сериал ышандыра һәм уйландыра.
Төп рольләрне Айгөл Бариева (Камилнең үги әнисе), Ирек Хафизов (Илшат, сукыр ятимне үз баласыдай күреп тәрбияләүче), Байбулат Батуллин (тумыштан сукыр Камил), Фирүзә Зиннәтуллина (Ләйлә, ятим һәм гарип баланы читкә какмыйча үз баласыдай якын күрә) уйнауларына тел-теш тидерерлек түгел. Айгөл Бариеваны җырчы буларак кына белә идек, хәзер ул актриса буларак та ачылды. Сериалда үз образына тәңгәл килмәгән җырларны да йөрәккә үтәрлек итеп җырлый. Бу да аның таланты күпкырлы икәнлекне күрсәтә. Байбулат Батуллин сукыр малай ролен шулай ук уңышлы башкарган. Сукыр кешене уйнавы тәҗрибәле артистлар өчен дә шактый катлаулы эш. Ә Байбулат ышандыра. Әлбәттә, егеткә әле үсәргә кирәк, шулай да бу роль аны өметле актер буларак күрсәтеп өлгерде. Ирек Хафизов һәм Фирүзә Зиннәтуллина уеннары да мактауга лаек.
«Бичаракай»да үзенә җәлеп иткән тагын бер хәл – аның режиссеры Нурания Җамали түгел, ә Фәрит Дәүләтшин. Минемчә, режиссерлар күбрәк булган саен яхшырак. Алар үзара тәҗрибә дә уртаклаша һәм сәламәт көндәшлек тә барлыкка килә. Бу инде эш нәтиҗәсен сыйфатлырак итүгә китерә.
«Бичаракай»ны караган вакытта: «Эх, менә бу җирен болайрак, теге җирен тегеләйрәк төшергән булсалар», – иде дип куйгалаган урыннары да булды. Әлбәттә, диванда кырын ятып фикер йөртүе җиңел. Шуңа да бу очракта сериал төшерү өчен бюджетның чикләнгәнлеген һәм кино төшерү өчен бар җиһазларның да җитеп бетмәвен искә төшереп, телемне тешләп дәшми калуым әйбәтрәк булыр.
Шулай татар кино сәнгатендә боз чыннан да кузгалды һәм инде әз-мәз эри дә башлады. Аның үзенә генә хас сыйфатлары да барлыкка килеп өлгерде. Беренчедән, татарча фильмнар җырлар белән үрелеп барыла. Бу охшашлыгын һинд киносына параллель үткәреп тә чагыштырып булыр иде. Монысы инде халыкның менталитетыннан киләдер. Татар халкын юкка гына моңлы димиләр шул.
Икенчедән, инде берничә ел рәттән татар сериалларын күзәтү нәтиҗәсендә шуны аңладым: кино сәнгатенең күп өлешен кызганыч эчтәлекле фильмнар алып тора. Минемчә, татарлар арасында кызыклы, сокландыргыч геройлар була алырлык кешеләр дә күп. Алар хакында да фильмнар төшерелсен иде. Татар киносын карагач, елап кына утырасы килми, ә рәхәтләнеп бер горурланып, елмаеп та куясы килә бит. Әлбәттә, монысы киләчәк эше.
Айсылу ИМАМИЕВА |
Иң күп укылган
|