поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2016 Фаҗига

Үгез әнинең өстендә басып тора иде... (ФОТО)

9 сентябрь көнне Мамадыш районы Урта Сөн авылында коточкыч фаҗига булуын хәбәр иткән идек. 89 яшьлек Нурлыбикә Агмалованы ихатадагы үгез сөзеп үтерә. Кешене әҗәле йөртә, диләр. Шулай булмаса, әби үгезләр янына барып керер идемени?

– Гомерендә дә тик утыруны белмәгән, бик чая, ут әби иде мәрхүмкәй, – дип сүз башлады Сөн авыл җирлеге рәисе Мансур Сәлахов. – Бер минут та эшсез тора алмады. Гайбәт сөйләми, сабыйларча эчкерсез, шатланып көлә... Бөтен урамның ямен үзе белән алып китте. Бигрәк үкенечле үлем...

Нурлыбикә әби улы һәм килене тәрбиясендә яшәгән. Улы авылдан китеп эшли, килене күрше авыл балалар бакчасында пешекче. Бу көнне дә алар иртән-иртүк эшкә чыгып китә.
 
Фаҗига көндез, сәгать бер белән ике арасында була. Аңа кадәр әбекәй урамда йөри, күршеләренә кереп чыгарга да өлгерә. Әйтерсең, бәхилләшеп йөри... Әллә күңеле сизеп, бер күршесе: “Нурлыбикә апа, үгезләр янына керә күрмә, улакларында ризык бар”, – дип тә кисәтә.
 
Маллар кычкырмый тормый бит инде. Кайбер хайван алды тулы ризык булса да гел мөгрәп тора. Ихатадагы үгезләр да шундый булган күрәсең. Тиктормас әби чиләккә вак бәрәңге тутырып, маллар янына кереп китә.
 
– Чын әби иде инде ул, – дип уфтана мәрхүмәнең улы Кыяметдин абый. – Барысы да булсын дип йөгереп йөрде. Бер тапкыр ятып авырганы да булмады аның. Таң белән тора иде. Уразада челлә кызуларында җиләккә йөрде. Печән әзерләшергә дә булышты. “Кеше көлдереп йөрмә, балалары эшләтә,” дип әйтерләр дигән сүзләргә игътибар да итмәде. Бакчаны да карап тотты. Чүп үләне баш төртү белән юк итә иде.
 
Авыл кешесенең төп керем чыганагы – мал үстереп сату. Шуңа күрә Агмаловлар да ике үгез симерткән. Сарыклар да асраган. Әбекәйнең үгезләр янына барып керүе бик сәер, чөнки ул берничә тапкыр улына: “Ничек курыкмыйча керәсең, зинһар, сакланып йөр,” дип кисәткән.
 
– Фаҗига буласы көнне Чаллыда эшли идек, – дип дәвам итә Кыям абый. – Улым да минем белән. Әллә нәрсә, кулдан эш китте ул көнне. Улым: “Авырыйсыңмы соң син, әти?” дип сорагач, авырыйм бугай дип, кайтып киттем. Кайттым. Өй ачык. Әни өйдә юк. Үгезләр бик яман кычкыра. Керсәм, күзем күргән тамашадан күпмедер вакыт аңыма килә алмый тордым. Лапаста бәрәңге чәчелеп ята. Үгез әни өстенә менеп баскан. Мине күргәч, читкә сикерде. Әнине күтәреп алдым. Суынырга да өлгермәгән кебек булды ул миңа. “Бер сәгатькә соңга калгансыз”, – диделәр. Шул үкенеч белән ничек яшәргә хәзер?
 
Нурлыбикә әби гел шаярып-көлеп, ут уйнатып йөрсә дә, соңгы арада якыннарын пошаманга салып, “теге дөньяга” китүе турында әйткәләгән инде.
 
– Күптән түгел бер төш күргән. Аны хатыныма сөйләгән. Имеш, вафат булган бер дусты: “Әйдә, монда кил инде”, – дип чакырган. Миңа да еш кына: “Быел китәм инде, улым”, – дип әйтә иде. Беркөнне матур күлмәкләрен киеп чыкты. “Кая җыендың, әни?” дигәч, “Күз алдыгызда матур булып калыйм”, – дип киендем, диде.
 
Күптән өлгерсәләр дә, үгезләрне чалырга хәзер кулы бармый Кыяметдин абыйның.
 
– Абзарга кергәч, йөрәкне үкенеч уты көйдерә. Нигә алданрак суймадым икән?..
 
Нурлыбикә әбине озатырга бөтен авыл халкы җыелган. Якты, нурлы акъәбинең урыны җәннәттә булсын!
 
 
Фотода:
 
Нурлыбикә әби 9 май бәйрәмендә яшьтәшләре арасында.
 
Фаҗига шушы сарайда була.
 
Агмаловларның йорты (“Мамадыш ТВ”фотосы).

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 15.09.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»