поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.09.2016 Шоу-бизнес

Рөстәм Асаевның әти-әнисе: «Шундый «Санта-Барбара» бездә» (ФОТО)

Интервью алырга килүемә каршы түгелләрме икән дип, Рөстәмнән әти-әнисенә алдан шалтыраттым. Бик җылы сөйләштеләр. “Куна килегез. Сый-нигъмәтләребез җитәрлек, шәһәр кешесенә мунча тансык – анысын да ягарбыз”, - дип кунакка чакырдылар. Киң күңелле кеше икәннәрен, интервью алу бер кыенлык та тудырмаганын шундук аңладым һәм Уфадан 100 чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Благовар районының Былышлы авылына юл тоттым.

Былышлы искитмәле табигать кочагында урнашкан. Авылда 400гә якын хуҗалык, кеше саны меңнән арта. Гаилә башлыгы урам чатында ук каршы алды, йортларын озак эзләргә туры килмәде. Якты йөз, кайнар чәй белән каршы алдылар. Хуҗабикә эштән кайтып, шундук табын әзерләргә тотынды.
 
 
- Сүзне үзегез белән таныштырудан башлыйк әле. Кемнәр алар - матур тавышлы,мәһабәт гәүдәле җырчының әти-әнисе?
Әтисе:
-Мәҗит Солтан улы булам, иптәшем – Рәмзилә Марс кызы. 1951 елгымын. Гомер буе шофер булып эшләдем. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Әмма барыбер тик ятмыйм, авылда хәзрәт булып йөрим. Әле укып кайтырга да планнар бар. Хәзер авыл муллаларының да документы булырга тиеш икән бит.
 
Әнисе:
- Мин 1955 елгы. Гомер буе эш яраттым, шуңа әле дә эштән өзелмим. Нинди генә эш булмасын, чын күңелемнән, яратып башкарам. Шуңа күрә дә ул уңышлы барып чыга. Былтыр Уфага йөреп эшләдем. Кызым укыткан гимназиянең ашханәсендә эшләдем. Әле авылда, кибеттә сатучымын. 41 ел эш стажым бар, гомер буе завсклад булдым. Гөлназ оныгым Казанга укырга барам дигәч, эштән чыгып, аның белән Казанга киттем. 18 яше дә юк иде бит, берүзенә авыр булыр иде. Шуңа күрә малларны да бетерергә туры килде. Бер ел рәхәтләнеп Казанда яшәп кайттым. Рөстәмнең кечкенә кызы туган гына иде, Әминәне карашырга киленемә булыштым. Гөлназны укуга озатып, Әминәне саф һавага алып чыга идем.
 

Әтисе:
-Әйе, карчыгым эш ярата... Бәрәңгене утаганын күрсәгез! Тәүдә бер төпне утый, бер чүбен дә җирдә калдырмый чиләккә сала, аннары ул чүпне чүплеккә алып барып түгә. Шулай тәрбияләгәч, кешедә бәрәңге булмаган елда да бездә мул уңыш.
 
- Рөстәм туган көнне хәтергә төшерик әле.
Әтисе:
- Тарихка кереп калырлык көн иде ул. Кеше ышанмаслык хәл, ул елны 20 сентябрь көнне кар төште. Шофер булып эшләп йөргән еллар. Машинамны төзәтә идем, тәрәзә чистарткычлары да сүтелгән. Күрше малае: “Рәмзилә апа чирли!” – дип килеп әйтте. Мин тиз-тиз генә җыендым да, өйгә ашыктым. Малай туганын белгәч, бик сөендем. Беренчесе кыз булгач, өметләнеп малай көттем.
 
Ә кызыбыз 31 декабрь көнне туган иде. 1974  ел ахырында туды, документка 1975нең 1 гыйнвары дип яздырттык. Ләйсән бүген үз гаиләсе белән Уфада яши, 84нче гимназиядә укыта. Ул да эшен бик яратып башкара, узган елны “Ел укытучысы” исеменә лаек булды.
 
 
Тик менә балаларның үскәннәрен күрә алмадым. Шофер булып эшләгәч, иртә таңнан чыгып китәсең – алар йоклап кала, кич, караңгы төшкәч кайтасың – алар инде йоклый...
 
- Рөстәмгә җыр-моң кечкенәдән ияргәнме?
Әтисе:
- Мәктәптә укыганда ук гармунда әйбәт уйный иде. Тагы да яраткан шөгыле мал-туар карау иде. Рөстәмне абзардан алып кереп булмый иде. Кечкенә чагында күрше әбиләреннән бурычка акча алып торып, безгә әйтми, маллар да сатып ала иде. Мал-туарга булган мәхәббәтен сөйләп бетергесез. Сигезенче сыйныфтан соң Чишмә техникумына “Фермер булам”, - дип укырга да киткән иде. Тик берничә көннән: “Монда тәртипсезлек, сугышалар”, - дип, кабат мәктәпкә тугызынчы сыйныфка кайтты.
 
Унынчы сыйныфтан соң, “Улым, баянчыга укы әле”, - дигәч, Уфа музыка училищесына юл тотты. Имтихан вакытында җырлатып караганнар. Укытучылар Рөстәмнең тавышын югары бәяләп, вокал бүлегенә алганнар. Уңышлы гына укып чыкты, Сәнгать академиясендә белемен камилләшерде.  Опера һәм балет театрында эшләде.
 
 
Җыр-моңга сәләт нәселдән килә. Минем әти үзе скрипка ясап уйный иде. Гармунын сузып, шуңа кушылып җырлый иде. Үзем дә, үзешчән генә булсам да, җырлый, гармунда уйный беләм. Әнә, шкаф башында гармуннарым тезелеп тора.
 
Казанга күптән чакырдылар. Аннан килгән тәкъдимнәргә ризалашып күрше республикага күченде. Без моңа бер дә каршы булмадык. Күченү белән яшәү урынын хәл иттеләр, фатир бирделәр. Биш ел берүзе яшәде, аннары өйләнде. Хатыны Айгөл - күрше авыл кызы.

Әнисе:
- Беренче хатыны – Лилияне беләсездер (Лилия Биктимерова – Башкортстан эстрадасының популяр җырчысы). Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әлбәттә, ул вакытта балаларның аерылышуын авыр кабул иттек. Әмма язмыштан узмыш юк. Лилия безгә килгәндә 16 яше дә тулмаган иде. Аны үзебезнең кызыбыз кебек кабул иттек. Ятим бала, әти-әниләре бик яшьли үлгәннәр. Аллага шөкер, дошманнар түгелбез, бик матур яшәп ятабыз. Бәйрәмнәр белән бер-беребезне котлыйбыз, вакытлары булса – кайталар. Лилиягә – кызым, ә икенче ире Фәдискә киявебез дибез. Рөстәм белән дә алар дошманнар түгел, бер-берсенең уңышларына, куанычлы вакыйгаларына сөенеп яшиләр, Аллага шөкер. Шундый “Санта-Барбара” бездә.  Шуны әйтәсем килә: ике киленем дә бик яхшы. Айгөлемә бөтенләй тиңнәр юк! Улыбызга менә дигән хатын, оныкларыбызга яхшы әни.
 
- Ялгышмасам, Гөлназ сездә үскән?
Әнисе:
- Әйе. Ул Языковода туды. Монда үсте, монда балалар бакчасына йөрде. Әнисенең укуын бүлдертмәс өчен аны Уфага укырга җибәрдек. Гөлназ кызыбыз да безне якын күрә, кайтып йөри. Быел үзенең “сольный” концертлары белән йөргәч кенә вакыты бик булмады.

- Рөстәм бәйрәмнәрдә сезне ничек сөендерә соң?
Әнисе:
- Рөстәмнән күргән игелек!.. Безгә генә түгел, бөтен кешегә карата да шундый ул. Авылга мәчеткә көченнән килгәнчә ярдәм итте. Быел гөрләтеп, артистлар чакырып авыл Сабантуен уздырды.

Әтисе:
- 60 яшеңә чәшке туң бүләк иткәнен дә әйт. Миңа – автомобиль. Улым шалтыратып, паспорт, права номерларын сорады. Салым түләмәс өчен машинасын минем исемгә яздырадыр дидем, аны-моны уйламадым. Беркөнне Рөстәм улы белән башка машинада кайтып керде. Йөрәгем “жу” итте, үзенең машинасына нәрсә булды микән дип хафалана башладым. Баланың авызында сүз тора мени, Мөслим чыкты да: “Картәтәй, бу сиңа, туган көнеңә бүләк”, - диде. “Рено Логан”да җилдерәм, эш машинам – УАЗым да бар. Гомер буе шофер булып эшләгәч, рульдән аерылып булмый.
 
- Тышкы кыяфәте буенча Рөстәм әнисенә охшаганы күренә. Ә холкы белән кемгә тарткан?
Әтисе:
- Ир бала – әнисенә, кыз бала әтисенә охшаса, бәхетле була, диләр бит. Ләйсән миңа охшаган, Рөстәм – гел әнисе. Кызның холкы да гел минеке кебек. “Икенче әти!” – дип куя кайчак Рөстәм аңа.
 
Әнисе:
- Рөстәм минем әтигә охшаган ул. Шундый ук изге җанлы, тырыш.
 
- Үзегез нинди артистларны яратасыз, кемнең иҗаты ошый?
Әнисе:
- Рөстәмне бик яратабыз. Ул бит бер дә фонограммага җырламый. Гөлназ да әтисеннән үрнәк ала. Безгә бөтен артист да ошый. Авылга кем концерт белән килә – бөтенесенә барабыз. Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәркайсының иҗаты матур. Күпләр бездә кунак та булып китте. Безнең ишекләр бөтен кешегә дә ачык.
 
 
- Гаиләгез – соклангыч, күз тимәсен үзегезгә! Киләчәктә дә шулай бәхеттә яшәргә язсын! Балаларыгызның уңышларына сөенеп, сау-сәламәт яшәгез!
 
- Үзегезгә рәхмәт! Эш буенча түгел, ә кунакка кайтыгыз. Кабатлап әйтәм: йорт ишегебез һәркемгә ачык.

Зәйнәп СОЛОШИНА
Шәһри Казан
№ --- | 15.09.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»