|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2016 Мәдәният
Камал театры Галия Кайбицкаяны искә алу кичәсендә катнашты (ФОТО)6 сентябрьдә, Кайбыч районы Мәдәният йортында Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбицкаяның тууына 110 ел тулуга багышланган кичә үтте. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров артистка хакындагы истәлекләре белән бүлеште. Шулай ук кичәдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова һәм Фоат Әбүбәкеров, Татарстанның атказанган артистлары Илсөя Төхфәтуллина һәм Әхмәт Кәримов, Гөлчәчәк Гайфетдинова катнашты.
***
Кайбицкая Галия Мотыйгулла кызы (1905 — 1993)
Артистка. Уральск шәһәрендә туа. 1926 елда Татар театр техникумын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1934-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1939-1958 елларда — Татар опера һәм балет театрында солистка.
Г.Камал театрында Кайбицкая яшь, җырлый торган төп героиняларны иҗат итә: Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл», Сәрвәр — «Сүнгән йолдызлар», Мөршидә — «Казан сөлгесе», Гөләндәм — «Кандыр буе» (К.Тинчурин); Гөлйөзем — «Наемщик» (Т.Гыйззәт) һ.б.
ТАССРның халык артисты — 1939.
--- |
Иң күп укылган
|