поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.10.2009 Мәдәният

АСЫЛЫНА КАЙТКАН БИБИНУР

Безнең биш катлы иске йортта ике американ бар. Юк, Америкадан килеп яшәүчеләр түгел. Ике гаиләнең бердәнбер уллары, АКШ ватандашлыгы алып, океан артында яши.

Равил абый да, хатыны да эшли әле. Ә менә ялгызы гына яшәүче Татьяна түти – сиксәнне тутырган карчык – өеннән чыгып йөрми. Аяклары сызлый аның. Дөнья белән тоташтырып торучы бер телефон диярлек. Улы Ирек телефоннан шалтырата калса, бу зур вакыйга көнендә үк бөтен подъездга мәгълүм була. Бердәнбер угланнар биш-алты елга бер генә кайтып күренә. Бигрәк тә карчык кызганыч.

"Алтын мөнбәр" мөселман кинофестивалендә күрсәтелгән "Бибинур" фильмындагы төп каһарман Бибинурның улы Нәҗип тә – шундый мөһаҗирләрнең берсе. Аның кайтып күренмәгәненә инде егерме ел икән. Мондый таш бәгырьлеләр нилектән пәйда була соң? Бибинур ролен уйнаган Фирдәвес ханым Әхтәмова "В.Т."га биргән интервьюсында әлеге сорауга шактый үзенчәлекле, фәлсәфи җавап биргән. "Хикмәт биргәндә аласыңны уйлый белмәүдә икән. Балаларга назыбызны кызганмыйбыз анысы, әмма алардан шуны ук алырга тиешлегебезне аңлатып җиткерә алмыйбыз", – дип исәпли ул.

 

Песигә сөт салганда, хуҗасының кем икәнен онытмасын өчен, колагына чиртеп бирегез, дигән кебек булып чыга түгелме соң бу?! Бәлкем шулайдыр да. Чынлап та, балам, менә бүген бурычка керә-керә, ике-өч җирдә эшләп, нужа күреп, сезнең ашатам, эчертәм, киендерәм, сез дә киләчәктә безне шулай ихлас карарсыз, дип искәртеп торырга да, яшьли кул арасына кертеп, эшкә өйрәтергә дә кирәктер ул. Шул ук вакытта артык таләпчәнлек күрсәтсәң, усал, мәрхәмәтсез яки бик юаш булып үсәргә мөмкин бала. Гел назлап, иркәләп торсаң, үзсүзле, үзен генә яратучы бәндә булып үсәчәк дип тә куркыталар бит әле. Көчле ихтыярлы, ачык зиһенле, шул ук вакытта нечкә күңелле булсын иде дә бит. Андыйларны ничек тәрбиялисе?! Шундый уйлануларга этәрә "Бибинур"дагы ана һәм бала мөнәсәбәте.

 

Ташларны җыяр вакыт

 

Шулай да фильмның төп каршылыгы – алласызлар белән денлеләр, динлеләр мөнәсәбәте, минемчә. Алласызлар дигәнебез – асылын җуйган, динен, милләтен, анасын оныткан кемсәләр. Узган гасырда туган нигезләребез нык чәчелгән, нык таралган. Инде XXI гасырда ташларны җыяр вакыт. Фильмдагы сәер, серле, йөзьяшәр Вәли бабай нәкъ менә туры мәгънәсендә, уфалласын тартып, җимерелгән мәчет ташларын җыеп йөри. Илбасарлар, динбасарлар түгел, авылдашлары, кайсы нигезгә түшәргә, кайсы баз диварын ныгытырга, кайсы келәт салырга, дип ташыган аларны. Фильм азагында һичшиксез мәчет салыначак дигән тәэсир кала. Чөнки ахырда әнисе авылга кайтарып ташлаган шәһәр малае, җәй уртасында кар яуса гына Алланың барлыгына ышанам, дигән, урысча гына сиптерә торган ярым-ятим Мансур, телен, динен исенә төшереп, асылына кайтып, Нәҗип бабай җыйган мәчет ташлары өстенә менеп (әйтерсең ул манара) азан әйтә. Шул рәвешле Бибинур карчыкның да, Вәли бабайның да варисы, рухи дәвамчысы булып гәүдәләнә ул.

 

Бу фильмда шартлылыклар, символлар күп. Әйтик, Мансурның Аллага, дингә килүенә, Бибинур карчыкның, үз алдан хәбәр иткәнчә, нәкъ менә җомга көн кич белән фани дөньялыктан китүе, ул китүгә, җәй уртасы булуга карамастан, кар яву этәргеч була. Бибинурның еш кына күрә торган төше – карт өянкегә сөяп куелган ак баскыч исә сират күпере сыман. Әнә сират күперен кичкән туганнары өянке ботагы саен "кунаклап" аны көтәләр, чакырып, дәшеп торалар. Аның ахирәттә шулар белән күрешәчәгенә бер шик тә калмый бу якты һәм сагышлы фильмны карагач.

 

Соңламагыз

 

Шунысы да кызык: Бибинур карчык җомга көн кич белән ахирәткә күчәчәген белә. Шуңа күрә дөньялыктагы иң кичектергесез эшләрен эшләп калдырырга – нәсел агачы өянкене акшарларга, улы Нәҗипкә күчтәнәч салырга, бабаларының туган нигезенә кайткан Җиһангирга изге чишмәне күрсәтергә, күрше-тирә малайларны шифалы алмалары белән сыйларга ашыга ул. Бу изге, нурлы карчыктан аермалы буларак, без – гади адәм балалары фәлән көнне күзебез йомыласын белсәк, нинди гамәлләр кылырга ашыгыр идек икән?!

 

Әле дә ярый мондый алдан күрү сәләте аерым кешеләргә генә бирелә. Югыйсә, Алла сакласын, кайберәүләрнең әллә нинди вәхшилекләр кылып ташлавы бар. Хәер, җомга көн кичен үләсен, өч аршын җир җиткәнлеген дә белгән, аңлаган адәм баласы азмас, узынмас, башкаларга зыян салмас, киресенчә, изгелеккә, игелеккә генә чакырыр. Драматург Мансур Гыйлаҗев белән режиссер Юрий Фетинг олуг язучыбыз Аяз Гыйләҗевнең бу фикерен кино сәнгате аша бөтен гавәмгә җиткерде. Һәрхәлдә "Алтын мөнбәр" фестивалендә күрсәтелгән фильмнарны караучыларның шактые, әгәр бу картина конкурстан тыш күрсәтелмәсә, һичшиксез дәрәҗәле бүләк алыр, бәлкем әле төп призны да яулаган булыр иде, дип белдерде. Конкурста катнаштырмауның төп сәбәбен Каннда булачак кинофестивальгә алып барырга җыенуларына бәйләп аңлаттылар. Мөгаен, бу дөрестер дә. Милли колоритка аеруча бай булган бу фильмга Европа тамашачысы да, мәртәбәле жюри да зур бәя бирер, иншалла. Аерым алганда, татар киносының зур казанышы, артист Фирдәвес Әхтәмованың йолдызлы сәгате булды әлеге картина. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел. Г.Камалның "Беренче театр" спектакльләрендәге Бибидән Бибинурга хәтле олы сәхнә юлы үтүе дә, шәхсән үз исеме Фирдәвеснең җәннәт бакчасы дигән мәгънәне аңлатуы да, артист ханымның хаҗия булуы да – бер чылбырның төрле буыннары гына. Бәлкем Ф.Әхтәмованың алдагы бөтен рольләре шушы Бибинурны уйнарга әзерлеге булгандыр.

 

Ашыксаң да, кабаланма

 

Кинофестиваль барышында тагын бер фильм – Рабех Аммер Займешның "Азан" (Алжир-Франция) картинасын да карарга туры килде. Фильмның кыскача гына эчтәлеге болайрак. Париж читендәге бер ширкәттә Төньяк Африкадан килеп урнашкан мөһаҗирләр иртә таңнан кичкә кадәр әрҗә ташый, төзәтә, өя, төяп җибәрә, ватылса яңасын ясый. Көн саен ялыктыргыч, бер төсле эш.

 

Көннәрдән беркөнне "Мао" кушаматлы ширкәт хуҗасы, үзенә үзе сөннәт ясап, ислам дине кабул итә. Әмма эшчеләрнең хезмәт хакларын күтәрәсе урында мәчет салдыра. Бер үк вакытта үзен мәчет имамы итеп билгеләттерә. Табигый, мондый хәл кайберәүләрдә ризасызлык уята. Ислам өммәтендә имам сайлап куелырга тиеш, ләбаса. Җитмәсә, файдасы аз дигән сәбәп белән, механикларны эштән кыскарту куркынычы туа. Моның сәбәпләрен аңлатырга теләп, кара-каршы утырып сөйләшергә, аңлашырга килгән "Мао"ны механиклар кыйнап ташлый.

 

Кем хаклы? Тәгаен генә әйтү кыен монда. Бер яктан, "Мао" эшчеләрне туры юлга чакыра, рухи тормыш белән яшәргә өнди. Икенче яктан, каешны кысыбрак буу бәрабәренә мәчет төзетү дөрес түгел бит. Әнә Пәйгамбәребез, дингә мәҗбүриләү юк, дип әйтеп калдырган. Күрәсең, "Мао" шушы кагыйдәне белми. Телисең икән, инан. Әмма башкаларны мәҗбүр итмә. Һәрхәлдә кешене ашыктырмаска кирәк. Күркәм үрнәгеңне көн дә күреп торалар икән, яшәү рәвешеңә иртәм-соңмы иярми калмаслар. Шунысы да бар: бу бит гарәп иле түгел, Франция! Ягъни Көнбатышта вәсвәсә күбрәк.

 

Фильмның сәгать ярымга сузылуы, вакыйгаларның бик аз булуы, табигый, тамашачыларга ошап бетмәде. Шуңа күрә ахырын көтмичә чыгып та киткәләделәр. Бер генә хатын-кыз катнашмавы да фильмны ярлыландырды кебек.

 

– "Бибинур" белән "Азан"ның нинди уртаклыгы бар соң? – диярсез. Даими кабатланып килүче азан тавышы якынайта аларны. "Намазга ашыгыгыз!", "Котылуга ашыгыгыз!", "Аллаһыдан башка илаһ юк!" – дип әйтелә азанда. Әгәр азан татарча әйтелсә, асылыгызга кайтырга ашыгыгыз, дип тә өстәр идем мин. Билгеле, ашыксаң да, "Мао" кебек, бөтенесен мөселман итеп бетерәм, дип кабаланмаска кирәк.

 

Кызык: безнең йортта туып-үскән мөһаҗирләр Америкада нинди дин тота икән? Әллә бөтенләй дингә битарафмы? Безнең биш катлы иске йортта ике американ бар. Сезнең тугыз катлы йортта ничәү?


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 207 | 9.10.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»