поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.09.2016 Мәдәният

Илфир Якупов: Театр тауар сатмый

Төрле форум, очрашуларда алар турында төрле фикерләр яңгырый. Г.Камал театры коллективы барысына да колак сала, үзенчә эшли. Тәҗрибәләрдән һәм ялгышлардан курыкмаган, интернетта иң актив төркемнәрне булдырган театр бүген янә үзгәрешләр алдында. Алар беренче чиратта нәрсәләргә кагыла? Яңа сезонда нинди яңалыклар көтелә? Болар хакында академия театры директоры Илфир Якупов белән сөйләштек.

– Әңгәмәләрнең берсендә без театр – тауар сатучымы, әллә хезмәт күрсәтүчеме ди­гән сорауга җавап эзләгән идек. Фикерегез үзгәрмәдеме?
– Ул фикер үзгәрә алмый. Чөн­ки Римда барлыкка килгән чагында ук театрга хезмәт күр­сәтү вазый­фасы йөкләнә. Бүген генә ул, спектакль – тауар, дигән фикер барлыкка килде. Алай түгел, театр ул – хис уятучы. Ди­мәк, без – тауар сатучы түгел, хис-кичерешләр сатучылар.

– 111 нче сезонның нинди яңалыклары бар?
– Быел без сәхнәдә 110 еллыгыбызны билгеләп үтәчәкбез. Сезонны, гадәттәгечә, 7 октябрьдә “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачабыз. Элеккеге матур гадәтне искә төшереп, ачылу чараларын урамнан ук башлыйбыз. Үтеп ки­түче­ләрдә кызыксыну уяткан урам бәйрәмен соңгы тапкыр 2012 елда оештырганбыз икән, без аны искә төшерергә булдык. Аннан соң 8-9 октябрьдә “Җил­кәнсезләр” (Кә­рим Тинчурин) спектакленең премьерасы булачак. Аны чакырылган режиссер Г.З.Цхвирава сәхнә­ләштерде. Олуг режиссер Марсель Сәлим­җановның туган кө­нендә Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнәләш­тергән “Бармы ришвәт­тән дәва?” спектаклен тәкъдим итәчәкбез. Тагын бер премьера – Илдар Юзеевның “Ак калфагым тө­шердем кулдан” пьесасын исә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерә. Тәҗрибәләр урыны булган кече сәхнә быел шагыйрьләр мөн­бәренә әверелә. Әйтик, Хәсән Туфан иҗатына багышланган шигъри композиция (режиссеры  Айдар Җаббаров) әзерлә­нә һәм репертуарга кертелә. Хәтта театрның 22 декабрьдә үткәреләчәк юбилей кичәсе дә репертуарга кертеләчәк һәм бер­ничә көн уйналачак. Чөнки, карыйсы килеп калды, ул көнне буш булмадым, дип әйтүчеләр дә шактый җыела.

– Безнең быел гастрольләр елы, дигән идегез. Камал спектакльләрен кайларда карый алачаклар?

– Яңа ел каникулыннан соң, 12-18 гыйнварда Мәскәүнең Кече театр филиалы – Ордынкада уйнаячакбыз. Аннан соң Чаллы, Түбән Камага гастрольләр оештырырга исәп бар. Яз айларында Самара, Туймазы, Октябрьск калаларына барырга ниятләп торабыз. Баксаң, Туймазыда бер тапкыр да спектакль уйнаганыбыз булмаган икән. Көзгә Уфа якларына бару да планга кертелде. Моннан тыш фестиваль­ләрдә катнашабыз, үзебездә үтә торганнары исә быел азрак формасын үзгәртте. “Һөнәр” фестивале спектакльләрдән тыш, укыту, мастер-класслар үткәрүгә баеды. Мәскәү һәм башка калалардан абруйлы режиссерлар, рәссам­нар, сәнгать осталары чакырулы.

– Узган сезонда тамашачы җыю җәһәтеннән кызыклы яңалыклар керткән идегез. Быел нинди үзгәрешләр пәйда булды?
– Спектакльгә билетларны социаль челтәрләр аша сатуны да кертеп җибәрәчәкбез. Без моны Санкт-Петербургка гастроль­ләр вакытында күреп кайткан идек. Анда безнең билетлар “ВКонтакте” челтәре аша сатылып бетте. Бу мөмкинлекне үзебездә дә булдырачакбыз.

– Читтә яшәүне тамашачы мәнфәгатьләрен интернет аша кайгыртып буламы?
– Интернет-кибетебез бар. Анда электрон варианттагы спектакльләрне сатып алып була. Чит илдә яшәүчеләр генә түгел, Россиянең төрле калаларында яшәүчеләр дә мондый спектакльләр белән кызыксына. Кибеткә артистларыбызга багышланган китаплар, “Театр артистлары җырлый” дигән җыен­тыклар да урнаштырылган.

– Күптән түгел Камал театрында Президент Рөстәм Миң­неханов булып китте. Аң­ла­шылганча, ул биредә театр­ның мәйданын зурайту вариантларын карады. Шулай итеп, Камал театрын нинди үзгәрешләр көтә?
– Үзгәрешләр безнең мөм­кин­лекләребезне арттыруга юнәл­телгән. Замана алга барган саен, спектакль  әзерләү техноло­гия­лә­ре үзгәрә. Әйтик, декорацияне хәзер ишегалдында гына җыеп булмый, алар катлаулы, техника белән бәйле. Берничә цехны үз эченә алган аерым мәйдан булдыру көн кадагындагы мәсьәләгә әйләнде. Яр буенда урнашканлыктан, моны һәм башка үзгәрешләр­не ансат кына эшләп булмый. Әлегә театр­ның нигезен, җир астын тик­шерүләр бара.

– Заманында театр каршына Г.Камал һәйкәлен кую турында да сүз барган иде. Аның проекты да әзер. Реконструк­цияләү проектына әлеге һәй­кәл­не урнаштыру да кертел­мәдеме?
– Марсель абый Сәлимҗанов, Шамил абый Закировлар бу һәйкәлне урнаштыру эшен башлап та җибәргән иде. Ул фонтаннар янындарак һәм башка шәхесләргә, мәсәлән, “Сәйяр” труппасына коелган һәйкәл­ләр­не дә кертеп, тулы бер аллеяны хасил итәргә тиеш иде. Бу хакта уйланулар бар, әмма карар кабул ителмәгән. Бәлки киләчәктә театрга килүчеләр мәшһүрләр аллеясы аша узар. Ә бәлки бу һәй­кәлләр берәр скверда урын алыр.

– “Театр турында”гы Закон беренче чиратта кайсы яктан ярдәм итәр?

– Әлеге канун безнең җир­лектә генә кабул ителсә дә, театр­ларның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Сәнгатькә кагылышлы, музейлар турында, мәсәлән, законнар бар, театрлар турында юк иде. Без аның кабул ителүен, кайбер мәсьә­ләләрдә ачыклык кертелү­ен көтәбез. Театр бит ул – зур бер организм һәм ул сәнгатькә хез­мәт итә. Ә менә театрда эшләүче тегүче сәнгать кешесеме соң? Аның бердәнбер данәдә тегелгән костюмы сәнгать әсәре түгелме­ни? “Хан кызы Турандык” спек­так­лен генә искә төшерегез, нинди генә костюмнар юк анда?! Бу эшләрне дә бәялисе иде бит. Сәхнә артындагы кешеләр сән­гатькә ярдәм итә, сәнгатьле эшли, әмма сәнгатьтә саналмый. Менә мондый четерекле моментлар театрны икегә бүлә. Шуларны җайга саласы һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хез­мәтен югарырак бәялисе иде.

– Ә менә репертуардан төшеп калган спектакль ничек саклана? Шул ук кыйммәтле, затлы “Хан кызы Турандык” спектаклен бүген кайдан карап, ничек искә төшереп була?

– Алар барысы да видеога төшерелә. Аннан соң бу спек­такльләргә Россия Мәдәният министрлыгында лицензия алына һәм интернет аша яки дискка яздырып сатуга куела.

– Тарихта калган спек­такль­ләр фонды баймы?

– Совет чорында уйналган спектакльләрнең бер өлеше – ГТРК, бер өлеше “Яңа Гасыр” те­левидениеләре фондында калды. Шулай ук алар архивта да сак­лана.

– Төшеп калган спектакльне тамашачы соравы буенча сәхнәгә кире кайтарып буламы? Мәсәлән, татар яшьләре “Үлеп яратты” спектаклен кире кайтаруны сорап хат язды. Яшьләр белән очрашуның нәтиҗәсе нинди булды?
– “Печән базары”нда яшьләр белән очраштык һәм бу мәсьәлә хакында ачыктан-ачык сөйләш­тек. “Үлеп яратты” – мәгъ­нәле, мил­ли спектакль. Хәер, репертуардагы 25 спек­такльнең һәрбер­сенә дә мәгънә салынган. Көн­дәлек дигәннәре дә милләтне кайгыртмый димәс идем. Алар татар телендә бара һәм бүгенге заманны, үзебезне күрсәтеп, билгеле бер мәсьәлә буенча кисәтә. Кайчак шаян тонда бармак янап, кайчак чеметеп алырга да туры килә. Ни өчен “Үлеп яратты” төшеп калды, 20 елдан артык барган “Гөргөри кияүләре” яисә “Җанкисәккәем” түгел? Чөнки соңгы ике спектакльгә тамашачы зал тутырып йөри. “Кара чик­мән”нең соңгы уйналышын искә төшерик. Аны соңгы мәртәбә уйнала дип игълан ясаганнан соң, без билет бәяләрен дә күтәргән идек. Тамашачы залда алма төшәрлек урын калдырмады, артистларны бик озак җибәрмичә аягүрә алкышладылар. “Үлеп яратты” спектакленә дә игълан ясадык, әмма нибары 200 билет сатылды. Димәк, бу спектакль үз вазыйфасын үтәгән. Уфа, Самара, Оренбург, Мәскәү гастрольлә­рендә катнашып, ул читтәге тамашачыларның ихтыяҗын да канәгатьләндерде дип уйлыйм.

– Шактый чыгымлы “Минем исемем Кызыл” да “Нәү­рүз” форумы кысаларында соңгы тапкыр уйналды. Шундый затлы спектакльнең дә гомере ни өчен кыска булды соң?
– Чыгымлы булса да, ул спектакль, андый тәҗрибә кирәк иде. Тамашачыдан бигрәк, артистларыбыз өчен мөһим булды ул. Дәрәҗә ягыннан аклады. Орхан Памук әсәреннән инсценировка ясау татар театры тарихы өчен әһәмиятле, ул аны дөнья театрлары рәтенә кертте. Ә инде хисләр белән эш итүче буларак, без теге яки бу спектакль чыкканчы, аның табыш китерүе, чыгымнарын ак­лавы турында уйлый алмыйбыз. Иҗат төркеме камил әсәр тудырырга омтыла. Ә бу зур чыгымнар таләп итә икән, аннан качып булмый. Алдырып китә алмый икән, чыгымны каплаучы башка спек­такльләр бар безнең. Ахыр чиктә анда кулланылган материалны башка спектакльләрдә файдаланып була. “Дон Жуан”да, мәсәлән, “Кызыл...” спектакле аппаратурасы файдаланыла. Репертуарны төр­ле тамашачыга яраклаштырып төзибез. Безнең үз тамашачыбыз бар. Ул барлык спектакльләрне карарга тырыша, күңеленә якын булганнарын берничә мәртәбә килеп карый. Безнең белән аның зәвыгы да үсә. Андый тамашаның саны артсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә, заманның бөтен ысулларын файдаланырга кирәк. Чөнки безнең белән милләтнең киләчәге формалаша.


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»