поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.09.2016 Әдәбият

Яшенле янгыр (ХИКӘЯ)

Октябрь ае. Сыкылап яуган яңгырдан җебегән табигать, каралып, шыксызланып калган. Ара-тирә очраган йөк машиналары, йомыркаларын таккан тараканнар шикелле әкрен генә үрмәләп, бу моңсу күренешкә җанлылык бирә шикелле. Кара төстәге джип, җиңелчә генә элдереп, Бозаулык тавын күтәрелде дә, Богырыслан ягына юл тотты. Чәчләренә чал йөгергән джип хуҗасының кичерешләре табигать торышына тәңгәл иде булса кирәк, тирән уйда иде.

Бу Мирхәтим. Эшкуар, бизнесмен. Узган көнне: «Груз отправлен. Конечный пункт Бузулук. Встречай» - дигән эчтәлекле телеграмма алды, шуның хәстәрен күреп йөреше.
 
Совет власте чорында ул зур гына колхозның өлкән агрономы иде. Алдынгылар рәтендә булган бу күмәк хуҗалык, әкренләп, «үзгәртеп кору» чорында түбәнгә тәгәрәде.
 
Утка, суга, ягулыкларга кискен рәвештә бәяләр нәтиҗәсендә, түләм бурычлары артканнан артты, эшләп торган эшчеләргә хезмәт хакларын түләргә акча юк. Алдагы бурычларын түләми торып банклар акча бирми. Нәсел савым сыерларын пычакка салдылар. Бушап калган ферма-сарайлары тирәсендә бушлык, халык арасында өметсезлек.
 
«Күмәк хуҗалыклар бетереләчәк икән», - дигән хәбәр таралды. Озакламый имеш-мимешләрне чынга ашырып, дистә еллар буе тир түгеп тапкан күмәк хуҗалык мөлкәтен «плановый» тарату эшләре башланып китте.
 
Кеше санына карап һәр гаиләгә гектар-гектар җир бүлеп бирделәр. Заманында шаулатып уңыш биргән кырлар, корама юрган шикелле, кисәк-косакка әйләнеп калды. Тормыш арбасыннан төртеп төшерелеп «иреккә» дучар ителгән авыл халкында бер мәлгә өмет чаткылары кабынгандай булды. Хәллерәкләр җиң сызганып эшкә алынды, карт-коры, ялгызакларның җирләрен чүп үләне басты. Әкренләп халык айныды. Шул кадәр җирне эшкәртеп уңыш алыр өчен тырышлык, көч кую гына аз иде. Кул көче белән җиңеп чыгарлык түгел, өстәмә чыгымнар таләп итә.
 
Кыенлык белән үстереп җыелган уңышны акчага әйләндерәсе бар. Һәр нәрсә «бартер» аша хәл ителә. Халыкта акча юк. Шәһәр базарларына юл ябык. Колхоз мөлкәтен бүлгән шикелле, анда да сату урыннарын хуҗаларга бүлеп биргәннәр. Корбан өстендә үлем көтеп очкан козгыннар шикелле, авыл урамнарында төрле «кара» халык, кавказ якларының алыпсатарлары барлыкка килде. Тир түгеп тапкан мөлкәтне, чарасыздан, юк кына бәягә биреп җибәрергә мәҗбүр ителгән авыл кешесен өметсезлек биләп алды.Әкренләп дәрт сүрелде, ташландык җирләр артканнан артты.
 
Дәрәҗәсенә карап Мирхатимгә ике ватык трактор белән ЗИЛ үзбушаткычы һәм өч гектар җир тиде. Буласы афәтне алдан сизенгән иде, банктагы танышлыгы аркасында, «кара көнгә» - дип салган акчаларын вакытында ала алды. Тех¬никасын аякка бастырып, җиң сызганып эшкә кереште. Кайберәүләр, форсаттан файдаланып, халык җирләрен эшкәртеп акча эшләү хәстәренә кереште, ә ул андый юлдан китмәде. Югары белем алып, уңышлы юл үтеп өлгергән егетнең уенда икенче фикер. Озак вакыт кулланышта булмаган җирләр үз сыйфатын югалтачак. Яңа баштан торгызыр өчен тагын да зур чыгымнар таләп ителәчәк. «Мондый чор озакка тартылмас әле», - дигән уй белән ул ил башлыклары аңга киләчәгенә ышана иде.
 
Әче телләрнең уйдырмасына колак салмый гына, ташландык җир хуҗалары белән килешеп, сабандашлыкка алынды. (Бәрәңге үстерү зур чыгым таләп итә, аның өчен кирәкле техникасы да юк. Суганның да мәшәкате җиңелдән түгел. Төп карарга килеп, бөтен җирләрне тутырып көнбагыш чәчтеләр. Елына карата уңыш зур булды. Маен сыктырып ярыйсы гына күләмдә табыш керде. Түләү хакы итеп пай тотучыларга майлата бирде. Бөтенләй юк ише түгел, халык разый иде.
 
Яңа җитәкченең тырышлыгын һәм гаделлеген тоеп, башкалар да аның канаты астына елышты. Халык ышанычыннан дәртләнгән Мирхәтим, яңа төрле мөмкинчелекләр эзләп табып, әкренләп эшләрне җайга салды. Үзбәкстан якларында яшәгән туганнары аша элемтә урнаштырды.
 
«Бартер» аша «Жигули», «КамАЗ» запчастьләре белән алыш-бирешне аякка бастырды. Ул якларда әле Совет власте чоры. Суганның бәясе шул ук, 30 тиен чак. Россиядә меңнәр, милионнар белән исәп-хисап йөри. Август ае башында ике вагон суган кайтартып заводлар аша аткарды. Менә тагын өч вагон кайтып төшәргә тиеш. Таң белән Бозаулыкка килүе әнә шул хакта.
 
Таныш юллар, табигать торышы аны яшьлегенә алып кайтты. Нәкъ шушындый моңсу көз ае иде ич. Онытылып беткән яшьлек хатирәләре, шул чордагы күк күкрәтеп яуган яшенле яңгыр шикелле, ургып кубып, зиһенне биләп алды. Бер мизгелгә тормыш мәшәкатен онытып, ләззәтле уйга чумды.
 
1958 елның көз башы. Авыл хуҗалыгы урта белем алу техникумында ике ел укып өченче курсны дәвам итәргә җыенып барган җиреннән, Мирхәтимне: «Ремонт эшләре төгәлләнеп өлгермәде, укулар бер айдан соң гына башланачак», - дип, борып кайтарып җибәрделәр. Авылына кайту белән: «Бик әйбәт булган! Шабашкага чыгып керергә мөмкинчелек туды. Бер кешебез җитешми, юлга җыен, иртәгә таң белән кузгалабыз», -дип күршесе Мидхәт абый тәкъдим ясады. «Өйдә тик ятканчы йөреп кайтыйм, эшләгән җирдән практика узуга язу да алып булыр», - дип ул ризалашты.
 
Килешенгән эш урыны Ырымбур өлкәсендәге Олы Семеновка авылыннан алты чакрым ары, Кече Семеновка авылында иде. Тәбәнәк тау итәге. Талларга күмелеп аккан чишмәле чокыр буйлап урнашкан ике дистә чамасы йорт. Ике авыл арасында урманы да бар. Икенче яклап киң болын. Аргы башта атлар конюшние, бирге яклап сыерлар фермасы урнашкан. Сөт җитештерү буенча ел да планнарын үтәп килгән өчен хөкүмәт ферма эшчеләренә савым җиһазлары бүләк иткән. Вакытлыча ачык һава астында кулланып торган шул җиһазларга түшәм өлгертәсе бар. Эш күләме зур, вакыт кысан. Маллар сарайларга кергәнче өлгертеп җиткезергә кирәк. Стенасын торгызыр өчен саман кирпеч сугасы, илле чакрым арадан урман кисеп ташыйсы, аны Олы Покровка-да тактага ярдырасы бар. Түбәгә дигән шифер да әлегә Бозаулык стансасында икән. Түләм хакына кызыгып, берничә әртил эш башлаган булган. Тау итәгендә мәтеле җир ачып саман суктыра башлаганнар, тик көчләре җитми ташлап качканнар. Сәбәбе шул, атлар юклыктан. Конюшня тулы ат булып та, тотып эштә кулланырдай ат юк. Берничә аттан кала башкалары йөгән киеп карамаган кыргый атлар. Әртил ике өлешкә бүленеп урман кисәргә китте, чаяраклар кыргый атларны кулга өйрәтергә алынды. Арадагы ике карт кирпеч сугасы урында хәзерлек эшенә кереште. Өйрәтелгән һәр өч ат өчен әртил файдасына бер ат сораганнар иде, каршы килүче булмады. Бу өстәмә керем әртилдәгеләргә дәрт өстәде.
 
Ике дистә йортка барлыгы ике ир-ат. Җитмеш яшьлек карт атлар карый - конюх. Икенчесе сугыш инвалиды - көтү көтә. Ферма сыерларыннан башка халык малы да аның җилкәсендә. Иртә таңнан төн уртасына кадәр эштә, күзгә дә күренгәне юк. Тап-таза ирнең инвалидлыгы белән кызыксынгач, сер ачылды. Окоп читендә чүгәләп хаҗәтен үтәгәндә, шаяртып күрәсең, дошман снайперы орлык янчыгын атып өзгән. Ашау ягы иркен. Каймак белән акмай үлчәүсез. Килү белән кырыкмыш егып чалдылар. Яшелчәдән дә кытлык юк, халык бакчаларында җаның ни тели шул бар, ташып торалар. Ир-атсыз тормыш кичергән хатын-кыз игътибарлы, кунакчыл. Фермадагы барлык эшләрне дә алар башкара.
 
Йортлары тулы мал-туар, аларны да карыйсы бар. Шуңа да карамастан, шат күңелле, якты чырайлылар. Җырлашып эшкә киләләр, шау килеп эшлиләр. Килгәндә бер тавыштан кычкырып исәнләшәләр, кайтып барыш¬лый, эштә җиңеллек теләп, саубуллашып узалар. Тиз арада үз итеп өлгерүләре әртил эшчеләренә дәрт һәм көч өстәде. «Алла ярдәм бирсен, бөтен өмет сездә!» - диюләре, чынлап та, чын йөрәктән иде. Араларында күзгә ташланган өч җан иясе бар. Алар бер сменада, гел бергә. Тыйнак һәм үз тотышлары белән генә түгел, башкаларга караганда яшьрәк бу¬лулары белән дә аерылып тора иделәр. Моңсу йөзләрендә мөлаем елмаю, күз карашларында тирән сагыш. Исемнәре дә, әкияттәге шикелле, Вера, Надежда, Люба.
 
Авыл тарихын кызыксынып алган мәгълүмат буенча, Олы Семеновкада бердәм булып сигез пар, урта белем алу белән, кавышып туй уйныйлар. Яңа урында йортлар торгы¬зып, колхоз аларны башка аерып чыгара. Маллар үрчетергә уңай җир булганлыктан, алдан уйланып тормышка ашырыл¬ган бу яңа урында, берничә ел эчендә, гаиләләр саны ике дистәгә җитеп үсә. Соңгылардан булып нигез коручылар әнә шул өч пар була. Шул елның җәендә сугыш башланып ки¬теп ирләрен сугышка алалар. Тормыш мәшәкате белән бергә күмәк хуҗалык язмышы хатын-кыз җилкәсендә өелеп кала.
 
Уйларыннан кинәт кенә айныгандай, Мирхәтим тормоз¬га басты. Уң яклап күренгән юл чатында шып туктаган джип, «Ни булды икән?» - дигәндәй, хуҗасының әмерен көтте. Әнә ул, онытылып барган сихри таныш юл... Хуҗасының эчке халәтен тойгандай, джип кинәт кенә шул якка ыргыл¬ды. Берничә чакрымнан Шахматовка күренде. Үзгәргән, киңәйгән. Кибетенә сугылып бер тартма затлы аракы, берничә бәйләм колбаса белән башка төрле ризыклар са¬тып алды. Тышта яңгыр басылган иде. Көнбатыш яклап, ачылып килгән күк йөзендә, офык артыннан төшеп бар¬ган кояш нурларыннан табигатькә җан иңгәндәй булды, күңелгә җиңеллек иңдерде. Барасы юл шактый гына иде әле. Джип ашыгып юлын дәвам итте, ә хуҗасы яңабаштан шул ук хатирәләр дәрьясына кереп чумды.
 
Савым сарае төзелеше азагына якынлашып килгән көннәр иде. Өч-дүрт көнлек эш калып бара. Чираттагы шимбә көнне мунча керәсе булгач, эштән иртәрәк туктадылар. Яшьрәкләр беренче кызуга коенырга китте, ике карт чәй эчәргә калды. Кичке ашны мунчадан соң ашарга булдылар. Мирхәтим башкалар белән мунча керми, ояла. Мунча азагында кайнар су аз кала. Салкын су белән юган киемнең кере чыгып бетми, кы¬чындыра. Ике күлмәге дә каткан. Озакламый өй ягына кай-тасы, керле күлмәк белән кеше арасында ару түгел. Йорт хуҗабикәсе Зинаиданың мәшәкате болай да күп дип, башка¬лар шикелле керен биреп юдырырга арусынмый.
 
Эш башлаганда алар ферма янәшәсендәге вагонда то¬рып, ашарга Зинаның өенә йөри иделәр. Ары-бире йөреп вакыт уздырмас өчен, пешекченең торагына күченеп килделәр. Күченеп килгән көнне үк йорты каршысыннан узып барган хатын-кыз төркеме: «Везучая ты, Зиночка! Столько мужиков в твоем царстве! Хоть бы поделилась!» -дип чыркылдашып уздылар.
 
Мидхәт абзыйсының: «Веселые у вас девки, Зина! Откуда у них столько задора?» - дигән сүзенә хуҗа хатын: «От вас черпаем, Михаил, от вас, родненькие вы мои! Своим присут-ствием оживили нас!» - дип тирән сулап куйды. Сугыштан гарипләнеп кайткан ир аның ире иде. Күрәсең, аның язмы¬шы да башкаларныкыннан артык аермалы булмагандыр...
 
Теге өч ахирәт арасыннан берсе, Надежда исемлесе, егетнең күңелен үзенә җәлеп итте. Күз карашлары бергә туры килгәндә, егетнең бөтен эчке әгъзасы урыныннан куба, ниндидер сихри көч зиһенен буталап, йөрәге еш-еш тибә башлый. Күңел түрендә туган уйдан оялып кызарына, кара¬шын читкә бора. Теге хатын, аның уен үзенчә аңлап: «Әйе шул, җаным, син яшь, ә мин олыгаеп барам», - дигәндәй моңсулана, ул да карашын икенче якка төби.
 
Мирхәтим балачагыннан оялчан иде. Атасы фин сугы¬шыннан яраланып кайтып берничә елдан дөнья куйды. Авыр тормыш анасын иртә картайтты. Бер кисәк икмәккә тилмереп ач утырган көннәре аз булмады. Йомшак күңелле, ярдәмчел һәм өлгер булып үсте, тырышып укыды. Кайчакта анасы аңа:
- Атаңа охшагансың, балам. Ул да сабыр, йомшак кеше иде. Артык оялчан да иде шул. Миңа күз салып йөргәнен тойдым. Иң кирәк мөһим сүзне көтеп ала алмагач, оятымны артка куеп: - "Күзеңне дә алмыйсың, охшыйммы әллә? Син дә миңа охшыйсың", - дидем. «Әйе шул», - дип кызарынды, башка сүз әйтмәде. Бергә кушылгач та шундый ук оялчан иде. Вакыты белән әрсезрәк булу да кирәк, терерәк бул, балам. Ярты бәхет әрсезлектә, - дия иде.
 
Балачактан хатын-кыз арасында: «Теге фәлән артын¬нан чаба, бу фәлән белән сөйрәлә. Анысының ояты качкан, көпә-көндез урам буйлап култыклашып йөриләр», - дип сүз йөретүне ишетеп үскәч, күп нәрсәне аңлап бетерми иде.
 
Күрше-тирә апалар җыелышып кич утырганда Мирхәтимнән китаплар укуын үтенә иделәр.
 
Таһир-Зөһрә турындагы кыйссаны кат-кат укытып ела¬ша иделәр. Авыл хатын-кызлары сөйрәлә, ә Таһир белән Зөһрәнең качып аралашуы чын сөю, мәхәббәт имеш... Апа¬лар арасында шундый тәрбия алып үскән егет үзенчә фор¬малашты. Шуңа карамастан, табигать үзенекен итте, үсмер чагында күрше кызына гашыйк булды. Үсә төшкән саен кыз¬га карата булган хисләре артты, көчәйде.
 
Яшьтәше Мөхибулла дүртенче сыйныфта укыганнан бирле кызлар белән типтерә. Телгә беткән, әрсез малай иде шул ул. Җәйге бер төндә, лапаста кунган чакларында, иптәшеннән: «Ничек итеп син кызлар белән танышасың?» -дип сорап куйды.
 
Мөхи дусты аңа: «Нәрсәгә танышып торасы? Чит авыл кызлары түгел ич алар. Җаен туры китереп, күңел төшкәнне кочып аласың да, әйдә йөрибез, ризамы, дисең дә и вәссәләм. Бераз вакыт йөргәч хушбуй бүләк итәсең. Ә ул сиңа чиккән кулъяулык бирәчәк. Ул кыз туйдырса, башкасын эләктерәсең».
 
-  Әгәр ул кыз йөрергә риза булмаса?
-  Кит әле, юкны сөйләмә! Ничек риза булмасын ди!? Риза түгел икән, чурт с ним, иргә чыга алмый калыр. Кызлар беткәнмени дөньяда?..
Җиденче сыйныфны тәмамлаган шул җәйдә үк, җайлы чакны чамалап йөри торгач, туры килде аңа андый мөмкинчелек. Эңгер-меңгер кичке як. Бозау җитәкләп ты¬крыктан менеп килгән күрше кызын сагалап каршысы-на чыкты, оятын онытып, кызны иңеннән кочып алды, кипкән авыз эчендәге коры телен көч-хәл әйләндереп, ни¬дер лепелдәде. Көтелмәгән хәлдән кыз аны этеп үк җибәрде.
 
-  Куркыттың бит, җүләр! Нинди уй килде башыңа, оят¬сыз? Кочаклашасың килсә, анаңны кайтып кочакла, яме!?
Бу сүз эчкече Вагыйзнең сүгенү сүзләреннән дә яманрак иде. Җир ярыгы булса, җир ярыгына да кереп китәргә әзер
иде ул шул минутларда.
 
Андый хатаны ул башкача кабатламады. Шул хәлдән соң очрашканда, күрше кызы:
- Нәрсә, күршекәем, берүзең генә йөреп ятасыңмы? Бик күңелсез түгелме? - дип йөрәк ярасына тоз өсти иде.
Үсә төшкәчрәк кыз теге вакыттагы хатасын аңлады, күрәсең, үзе үк очрашырга, аңлашырга теләк белдереп: «Йә инде, Мирхәтим, әллә кайчан әйткән сүзгә үпкә саклап йөрмә. Кинәт каршыма чыгып куркытмаска идең», - дип тә карады, ә егет тагы да үз эченә, тирәнрәккә бикләнде.
Ничек кенә булмасын, табигатьтән бирелгән ул илаһи көч берзаман калкып чыгып үзен сиздерергә тиеш иде бит. Аның өчен күңел җылылыгы, тәмле сүз, эчке халәт этәреше генә кирәк иде, күрәсең...
 
Бүген Надежда белән якыннан танышырга сәбәп бар. Зина аңа: «Киемнәреңне Надеждага илт, ул юып бирер», -диде ич. Керле күлмәген газетага төреп, кеше-мазар күзенә чалынмаска тырышып, сак кына Надежда йортына китте. Кирәк йорт ерак түгел, урам борылышында гына иде. Хуҗа хатын сарае алдында сыер савып утырган чак. Кереп килгән егетне күреп алып, көтеп алгандай: «Уз, уз. Өй эченә уз. Күп калмады. Хәзер бетерәм эшемне», - диде. Бу сүзләрдән күңеленә җылы йөгергән егет, җавапсыз калмас өчен: «Бу-лышырга кирәк түгелме?» - дип куйды.
 
-Юк, юк, рәхмәт! Эшләнәсе эшләрне эшләп бетердем, хәзер бушыйм, - дигән җаваптан батыраеп, егет өй эченә узды. Авыл өйләре бер калыптан чыккандай, эче-тышы, сарайларына тикле охшаш иделәр. Өй эче җиһазлары, пөхтәлек ягыннан аерма зур. Зинаиданың өйдә тәртип ур¬наштырырга кулы җитми, боҗра эчендә әйләнгән тиен ши¬келле боргаланып йөреп көне узудан зарлана. Надежданың өендә бөтенләй башка күренеш. Ак челтәрле чүпрәк япкан өстәл, идәндә суккан палас. Тәрәзә төпләрендә яран гөлләр, түр почмакта купшы мендәрләр өелгән сиртмәле кровать. Авыз суларын китереп, өй эченә пешкән борщ исе чыккан.
 
Озакламый сөтле чиләген күтәреп ишектә Надеж¬да күренде. 
 
- Уютно у тебя, и спокойно! - дип егет әйткән сүзгә: «Это что, комплимент? И то спасибо! - диде. - Берүзем яшим ич, чүпләүче кешем юк. Үзең өчен генә тырышуның кызыгы юк. Күңел җылыңны тоючы, аңлаучың булса икән!» - дип, егеткә сөт тәкъдим итте.
 
- Юк, юк, мин сөт эчмим.
- Бәлкем каймак эчәрсең?
- Без мунчадан соң ашарга сөйләштек, зур рәхмәт! Зур йомыш белән килгән идем. Мөмкин булса, күлмәгемне юып бирмәссеңме икән.
- Ник мөмкин  булмасын,  бик теләп  юып  бирәм! Күптәннән мөрәҗәгать итәсең иде. Зиночканың эше күп. Бар эшкә дә җитешми. Сыерымны саугач та мунчага барырга җыенган идем, бер уңайдан юып кайтырмын. Өстеңдәгесен дә сал. Чалбарың да керле бугай, анысын да салып бир.
- Күп булыр... ару түгел... Иртәгә кадәр кибеп өлгермәсә, фатирга трусиктан гына кайтырмынмы?
-   Сал, сал! Трусыеңны да, оекларыңны да сал. Киптереп өлгертермен, хафаланма. Үтүк ни өчен? Әлегә, әнә, минем халатны киеп торырсың.
 
Мунчада кайнар су артып кала. Эссесе дә җитәрлек, миннән соң юынып чыгарсың. Ул кадәр халыктан соң Зина мунчасының җылысы да калмый торгандыр, - дип сөйләнә-сөйләнә, зур әлүмин табакка егетнең киемнәрен салып, На¬дежда мунчага китте. Моңа кадәр якыннан танышып та өлгермәгән ят хатын-кызның шул дәрәҗәдә киң күңелле, кайгыртучан булуы егетне әсир итте. Үз баласына карата га¬зиз ана гына мондый сәләткә ия! Үзенең эчкерсез ягымлы¬лыгы белән бу җан иясе егетнең эчке дөньясын астын-өскә әйләндерде дә ташлады!
 
Башка хатыннарның балалары, кайберләренең оныкла¬ры да бар. Кемнеңдер баласы читтә укый, кемнеңдер - ар¬мия сафларында. Ә бу җан иясе япа-ялгыз. Өйләнү турында сүз чыкканда Мидхәт абзый: «Атасыз үскән кызга өйләнергә тырышма, энем. Ата назы күрми үскән кыз бала кыргый, ир-атларга карата шикләнүчән. Ир-ат турында алар бөтенләй башка фикердә», - дия. Күрше кызы да атасыз үскән ятимә иде бит...
Шундый уйлардан исергән егетнең бу бәхетсез җанны ко¬чып үбәсе, җылы сүзләр әйтеп назлыйсы килде. Сихерләнгән кебек аяклар үзләреннән-үзе тышка, урамга алып чыкты.
 
Кай арада караңгы төшеп көчле җил күтәрелгән. Әнә, алда, елак талларга күмелеп утырган чишмәле чокыр. Чокыр аша салынган киң басма. Бәрәңге бакчасын икегә ярып су¬зылган сукмак буенда, хуш исле себерке исе аңкытып, җиргә кара мунча чүккән.
 
Җил көчәйгәннән көчәйде. «Егет, аңга кил! Ни эшләвең бу?» - дигәндәй халат чабуын йолкый. Әнә, кечкенә тәрәзә... Тәрәзә күзәнәген тутырып балкыган алсу шәрә тән... Юк, юк. Өлгереп пешкән татлы алма! Тереклек чыганагы, җәннәт җимеше ул! Әшәке уй алып килмәде аны монда, юк, юк! Ко¬чаклап үбәсе, шашынып назлыйсы. Кочагына чумып эреп югаласы килү китерде!
 
Ярым ачык мунча алды ишеге аша эчкә узды. Бугаз та¬мырын тартып суырган көчле киеренкелектән авыз кипте, тыны кысылды. Ярсу йөрәген басарга теләгәндәй, бертын уйланып торгач, «Беткән баш беткән, куып чыгармас әле», -дип, каерып мунча ишеген ачты.
Ишеккә арты белән чүгәләп кер юган хатын сикереп то¬рып гауга куптармады. Егет тезләнеп иңеннән кочкач кына, йөгән күрмәгән яшь тай шикелле сискәнеп куйды, тәне бу-енча җиңелчә калтырау йөгереп узды.
 
Тышкы яклап җил дулый. «Гөнаһ кылуың бит бу, егет, аңга кил!» - дигәндәй, тышкы ишекне шап-шоп китереп, түбә ка¬быгын йолкый.
- Не спеши, погоди, родненький! - дип, егетнең кола¬гына пышылдап, хатын урыныннан күтәрелде. Көчле таза куллар кочып алып ләүкә өстенә утыртты, йөзе белән ике күкрәк арасына чумды, шашынып үбәргә, назларга кереш¬те. Хатын аны аяклары белән урап алды. Соңгы чиккә җитеп киерелгән кендек тамыры, күзе ачылмаган шәрә песи ба¬ласыдай имчәк эзләп газапланмады. Терекөмештәй сал¬кын, ят һәм, шул ук вакытта җан юксынган тере җан иясен назга сусаган әгъза исәрләнеп кабул итте. Мунча эчендәге барлык тишек-толыкны яктыртып тышта яшен яшьнәде. Артыннан ук, бер-беренә сылашып укмашкан ике җан ия-сен көчләп аерырга теләгәндәй, чыркылдатып күк күкрәде. Тагы да көчәйгән җил-давыл, дөмбер-дамбыр китереп мун¬ча ишеген йолкыды, азды, илерде. Озакламый давыл басы¬ла төште шикелле. Эре тамчылары белән тәрәзә күзәнәген зыңгылдатып яңгыр ява башлады. Беренче тамчы тәрәзәгә кагылу белән егетнең йөрәк түреннән нәрсәдер өзелде. Арка җилеген кытыклап аска үрмәләде. Кендек тамырын ләззәтле яндырып төшеп голт-голт иреккә ургылды. Көчле басымны тоеп илергән хатын: «Родненький, хороший ты мой! Какой же ты сильный! Какой же ты славный! Спасибо тебе, спаси-бо, родненький. Ты не суди меня. Пожалуйста не суди!» -дип егетне шашынып үбәргә кереште.
 
- Син нәрсә?... Ни сөйлисең син? Сихерләнгән кебек артыңнан килдем. Тыелып кала алмадым. Син мине кичер! Минем бу беренче мәртәбә... если что не так, не суди!
-  Все так, милый, все так! Такое и у меня впервые!
-  Ничек...беренче?...Син тормышта булгансың ич...
-  Сүз күтәрү генә булды ул, җаным. Нәрсә ул ике көн? Еге¬тем сугышка китәр алдыннан гына язылыштык. «Сугыш» дигән яман сүз зиһенне томалаган иде, нинди назлану ул?... Кил, юындырам үзеңне, - дип егетне сабынлап юындырыр¬га кереште. Сабый бала шикелле каршы килми нәүмизләнеп утырган егетне назлы куллар яңа баштан җилкетте, илертте.
 
- Мин дә бит әле сине аңлап бетермәдем, - дип, иң якын кешесенә әверелгән җан иясен яңа баштан кочагына алды. Хатын каршы килмәде... бөтен җаны-тәне белән ул тулы-сынча егет карамагында иде.
 
Бәхетле мизгелләр тиз үтә икән! Тышкы яклап, бер-берсен уздырып сөрән салган авыл әтәчләре, төн уртасы икәнен белдереп, хәбәр бирделәр.
-  Йә, ярый җаным, иртәгәлеккә дә калсын... кер юасым да бар ич әле. Бар кайт. Почмак сәкесендә чүлмәк белән каймак тора. Бүген генә аерттым, күтәр дә эч. Борщны мин кайткач ашарбыз.
 
Тышта яңгыр туктаган. Күк йөзендә явып узган яңгырдан йөзләре чистарган йолдызлар җемелди. Калкулык артыннан күтәрелеп килгән тулы ай яктылыгыннан җир өстенә сихри зәңгәрсу төс иңгән. Офык артына китеп барган кара болыт¬лар арасында наҗагай уты кабынгалап ала.
Гөнаһ кылучыларга тиешле җәзасын бирә алмаганга канәгатьсезлек белдергәндәй, тонык кына итеп дөмберди, мыгырдана. Сукмак буеннан читтәрәк, икенче галактика¬дан иңгән шарлар шикелле, кәбестә башлары тәгәрәшкән. Яңгыр суыннан көчәйгән чишмә суы, тагы да ачыграк итеп чылтырап, күңелгә тынычлык иңдерә. Буш урамда яңгырдан шәбәренеп калган өйләр тирән йокыга талганнар. Тәгәрмәч эзләреннән аккан яңгыр гөрелтесеннән оеп бөтен галәм йо-клый. Торып-торып, урам башында, йокы аралаш эт өреп куя. Аңа җавап итеп, күрәсең, эш юктан, күрше әтәче аваз сала.
 
Түрдәге герле сәгать төнге берне күрсәтә иде. Яңа аерт¬кан сыек каймак ашказанын тынычландырды. Үзе кайт¬канчы ятып торыйм булмаса, дип, түрдәге сиртмәле кара¬ватка аркылы гына яткан иде, шунда ук йокыга талды. Уян¬ганда тышта таң атып килә иде. Урам яклап сыер мөгрәде. Сузып-сузып Надежданың сыеры аңа җавап бирде. Хатын-кызлар ара-тирә уз-ара сүз каткалыйлар. Егетнең юы¬лып үтүкләнгән өс киемнәре янәшәдәге урындык өстенә өеп куелган. Җәһәт кенә торып киенде. Чыгарга җыенган җиреннән ишектә хуҗабикә күренде.
- Син кая хәзерләндең? Иртә әле. Сезнекеләр әле торма¬ган. Борщны җылыттым, хәзер ашап алабыз.
 
Шул көнне Мидхәт абзый, балалар барлыкка язулар алып килер өчен, авылга кайтып киткән иде. Такси яллап дүшәмбе көнне килеп тә җитте.
- Иркәм, ашыгып килүемнең сәбәбе шул, дөнья басты¬рып анда сине эзлиләр. Военкоматтан, икенче кат чакыр¬тып, повестка килгән. Фәлән числога килеп җитмәсә, хезмәт итәсе урынга үз кесәсеннән түләп барачак, дигәннәр. Ике көн тирәсе вакыт калды, җыен. Иртәгә иртә белән сөт маши¬насында Бозаулык юлына чыгарсың. Богырыслан автобусы¬на өлгерәсең әле. Сиңа тиешле атны үзем сатып алам. Атлар өйрәткән өчен ике кешегә бер ат, анысы анаңа кыш кыш¬ларга җитә. Җәйгелеккә какларга да калачак әле. Тиешле икмәкне дә алып кайтып тапшырырмын. Онга тарттырыр¬га да булышырмын. Ике көнлек эш калды, җиңәрбез. Авыр эштә булыштың, рәхмәт. Исән-сау гына хезмәт итеп кайт, -диеп егетнең кулына акча тоттырды.
 
Йөрәк маен суырган соңгы төн Надежда янында узды. Аны хезмәткә алачакларын хатын-кыз белеп өлгергән иде. Таң белән озатырга җыелганнар. Теләкләр теләп, җырлап-биеп, шау килеп озатып калдылар. Надежда бер төргәк акча биргән иде. «А я думал, что ты меня любишь», - дигән булып ул акчадан баш тартты. Алай да, егет әртил кешеләре белән кочаклашып саубуллашкан арада, хатын акчаны егетнең төенчегенә тыкты.
 
Кара диңгездә дүрт ел хезмәт итеп кайткач, баштагы укы¬ган җиреннән документларын алып, югары уку йортына тап¬шырды. Башлангыч белеме булганлыктан, икенче курска ал-дылар. Башкача шабашкага чыгып йөрергә туры килмәде аңа. Җәйге ялларын агроном ярдәмчесе булып практика эшендә уздырды. Соңгы уку елының кышкы ялында авылга курсташ марҗа кызын ияртеп кайтты. Бу хәл ана кешегә оша¬мады. "Һәй, балам! Картлык көнемдә оныкларым белән вата-сындыра ят телдә аралашырмынмы икәнни?!" - дип кырт ки¬сте. Яратып йөргән кызы булмады улының. Дуслашырга ат¬лыгып торган комплекесыз марҗа кызлары белән аралаш¬ты егет. Яшьлегендә күңел салган күрше кызы кияүдә бу¬лып кайткан, анасы белән яшәп ята. Йомыш тапкан булып Мирхәтимнәргә кергәч, ике арада кыска гына сүз булып алды.
 
-  Нигә аерылыштыгыз? - дигән сорауга:
- Яратып чыкмадым кияүгә. Яратмаган кешем белән то¬расым килмәде.
-  Ә ничек була ул ярату? Аңлый беләсеңме соң син аны? Ә бит мин сине кайчандыр яраттым, кызыкай! - диде, кызның күзләренә карап.
-  Беләм, Мирхәтим, беләм. Мин дә сине ярата идем. Әле дә яратам! Җүләрлек эшләп ташладым шул. Ә син бик тиз суынып йөзеңне бордың миннән.
 
Егет башкача сүз катмады, әңгәмәне куертмады. Яшьлегендә кабынган ялкын күптән сүрелгән инде. Аның өчен күрше кызы гади генә бер авыл хатыны иде.
 
Укуларын уңышлы тәмамлап, ерак кына бер авылга эшкә җибәрделәр. Артта сөйрәлеп барган колхозны аякка басты¬рырга үз көчен кертте. Булдыклылыгын күреп, икенче кол-хозда идәрә башлыгы урынын тәкъдим иттеләр. «Әлегә тәҗрибәм аз», - дип ул эштән баш тартты. Аның уенда туган якка кайтып, анасы тирәсендәрәк нигез кору иде. Тырыша торгач, теләгенә иреште. «Олыгаеп барасың улым, өйләнер
идең», - дип анасы тугый торгач, ниһаять, өйләнде. Сайла¬нып тормады, читтән килеп авыл мәктәбендә укыткан ба¬балы бер хатынга өйләнде. Уртак балалары үле туды. Икен¬че кат, яралгы үз урынында яралмаганлыктан, операция ясап аналыгын тунап алдылар. Бер яктан караганда, хатыны ипле-тәртипле, белемле дә... Вакыт-вакыт көзге кояш ши¬келле ачылып киткән вакытлары да була... Тик ирнең күңеле буш, җаны ялгыз. Күп еллар буе төшенә кереп үрсәләндергән мунча күзәнәгендәге алсу тән, яшьлегендә җуйган затлы хәзинә шикелле, бу ике җан иясенә бер-беренә юл табар¬га ирек бирмәде. Әнә шул беренче хисләрен югалтканга, күрәсең, алар икеседә ялгыз иделәр.
 
Аяк эзләре калган таныш юлга юлыгу белән, күк күкрәтеп көз аенда булып узган яшенле яңгыр, мунча күзәнәгендә балкыган алсу тән яңабаштан күз алдына килеп басты, хисләр дәрьясын куптарды-. Исәннәрме..? Ни хәлдә яшәп яталар икән? Хәзер ул карт карчыктыр... ничек кенә булма¬сын, барырга, араны өзәргә кирәк!..
 
Олы Семеновка авылында зур үзгәрешләр. Яңа урам¬нар барлыкка килгән. Элекке кебек төзү җиһазларына кыт¬лык булмагач, заман кыенлыкларына бирешми халык йорт¬лар яңарта. Юллар начар. Кече Семеновка ягына киткән юл тагы да әшәке, трактор көпчәкләре белән изгәләнеп чокыр-чакырга әйләнгән. Алай да, эзләр булгач, яшиләр икән әле, дигән уй йөгереп узды.
 
Хуҗасының күңелен тойгандай, джип айкала-чайкала билгесезлеккә кереп китте. Кәрлә имәнлекне узып боры¬лышка чыккач, өй түбәләре күренде. Бирге башта ферма са¬райлары булырга тиеш иде... алар урынында кыргый киндер, биек кычыткан баскан ватык хәрабәләр... Заманында күкрәк киереп горур утырган нарат өйләр җиргә чүккәннәр. Кай-чандыр әтәчләр моңына исереп-гөрләп торган урам тулы тынлыкта. Әкрен генә үрмәләп джип урамга килеп керде. Бер урында салынып бетмәгән кирпич өй. Тагы да арырак кызыл кирпечтән нигез кора башлаганнар. Янәшәдә утыр¬ган ике өйнең тәрәзәләре аркылы-торкылы такта белән ка¬дакланган. Борылышта төбәп килгән йорт күренде.
 
Тәрәзәсе ачык шикелле... очрашуны тоеп, күңел кытыкланып куйган иде... якыная төшкәч, чынбарлык йөрәген чеметеп алды... Йорт каршына туктап машинасыннан чыкты. Тирә-якны ка¬рашы белән айкап йортка керде. Йорт димәсәң хәтере ка¬лыр, ташландык бер урын иде бу. Түбәсе ишелеп төшкән са¬рай эчендә салкын бушлык. Көз уртасы булуга карамастан, тирә-якны баскан чүп үләннәре әле яшеллектә. Биек кычыт¬каннар арасыннан ватык койма баганалары тырпайган. Өй алды ишегенә көрәк терәткәннәр. Ишек төбендә аяк эзләре бар... бәлкем күршесенә кергәндер?...
 
Шулчак, урам яклап таякка таянган бер карчык күренде.
Ково ишшем, мил человек?
- Здраствуйте!
-  Здрассте...
-  Ялгышмасам бу Надежда йорты.
- Әйе, аныкы...
-   Ишеге ябык. Үзе кая китте икән?
Карчык таягы белән тау бите ягына төртеп күрсәтте.
- Әнә анда күчте ул хәзер. Карчык күрсәткән урын зыярат иде.
- Күптәнме?..
-  Ә сез кем буласыз?
- Ялгышмасам, сез Вера түтәй...
-  Әйе, мин Вера әби... алҗытма, әйт, кем син? Радиктан хәбәр алып килдеңме?
- Ә кем ул Радик?
Карчык, уйга талгандай, бертын сүзсез торды.
-  Кем икәнеңне әйтми торып җавап бирмим. Син мине таныдың, ә мин сине белмим.
-  Сез тынычлык телисезме?
-  Йә, Ходай, кем тынычлык теләмәсен... мин карт инде хәзер, хәтерем начар... Әйт! Сузма!
-  Кайчандыр сез минем исемне ишеткәч, әлегесе кебек: «Кем теләмәсен тынычлыкны, без дә телибез!» - дигән иде¬гез. Мирхәтим мин.
- Йә, Хода, Мирхәтим! Чынлап та бу синме? Андый җанга ятыш исем ничек онытылсын! Истә, истә!
Каушап калган карчыкны кочаклый төшеп, Мирхәтим, аркасыннан бәпләде.
-    Нишләп болай тиз бирештегез? Дәрт ташып торган Чибәркәйләр идегез бит! Гомер еллары кызганмаган үзегезне. Соңгы әйтелгән сүзләрне карчык үзенчә аңлап:
- Ой, милай, әйтәсең юкмы! Ниләр генә булып бетмәде бу соңгы елларда. Дөньяның асты-өскә килде, җимерелде. Кешеләргә сан юк. Оныттылар, - дип тезеп китте карчык. Аңга килгәндәй, ирнең җиңеннән тотты.
- Нишләп монда басып торабыз әле, әйдә, миңа ке¬рик. Анда сөйләшербез. Әйтәсе сүзләр күп, - дип урын¬нан кузгалуга. - Әнә минем өй, бара тор. Мин Любага су¬гылам, - диде һәм, яңадан туктап калды. - Ә, юк. Әйдә әле... башта Надежданың өен карап чыгыйк. Син бит әле бер нәрсәне белмисең...
 
Өй эчендә авыр ис. һәр нәрсә дә үз урынында булуга ка¬рамастан, элеккеге чисталык сизелми. Түрдәге көмеш баш¬лы карават кына, элек ничек җыелган булса, шул килеш. Кар-чык аны әйдәләп түргә алып килде. Ике тәрәзә арасындагы фоторәсемнәргә җентекләп каравын үтенде. Зур гына рам¬лы пыяла астындагы күп санлы фотолар уртасында зурай-тып эшләнгән яшь егет сурәте. Якынырак килеп күз ташлау¬га, кинәт, уйларыннан айнып киткәндәй булды. Киң итеп ел¬маеп аның яшь чагы карап тора! Тагын бер рәсем! Тагын, та-гын... Берсендә хәрби курсант киемендә, икенчесендә җидти карашлы өлкән лейтенант кызыл байрак астында автомат то¬тып төшкән. Ике, өч яшьлек"үсмер бала рәсемен күргәч:
- Бу бит мин! - дип куйды үз алдына. Янәшәсендәге кар¬чык, аның уен раслагандай:
-  Ике тамчы кебек сиңа охшаган, дөрес бит? Мирхәтим, бу синең улың, - диде калтырый төшеп.
- Анасын күмешергә кайттымы? Анасы кайчан ук үлгән иде?
Карчык бу сорауларга җавап бирергә ашыкмады.
- Эх, милай... ике сүз белән генә сөйләп бирерлек түгел. Әйдә, керик безгә, анда сөйләшербез барысын да.
Ишектән чыгып барышлый, соңгы сорауны исенә төшергәндәй:
-  Надеждабыз үлгәнгә бер атна була иртәгә. Соңгарак калдың шул. Атна-ун көн алдарак киләсең булган, - диде авыр сулап.
 
Көзге көн кичкә авышып килә. Сизелерлек булып җил чыккан. Күк йөзендә болытлар ерткаланып бер-берсен этә төртә төньякка агыла. Кинәт кенә ят булып калган авыл урамында тулы тынлык. Әңгәмә озакка сузыласын тоеп, Мирхәтим машинасын карчык йортына кертте. Иртәгә иртә белән юлга чыгар, ашыгасы юк, өлгерер. Кеше бала¬сын үстереп олы юлга чыгарды. Үз баласы булып ятимлектә үскән... Ара да ерак түгел... Барып кайтыргамы әллә, дигән уйлар да килгәләгән иде бит башына... кызыксынуын басар өчен булса да, килеп китәсе булган, һичь югы матди яктан ярдәм күрсәтә алган булыр иде. Анасын күмәргә дә кайта алмаган күрәсең, кайда ул хәзер?
 
Шундый уйлар белән Мирхәтим, алып килгән күчтәнәчләрен ишек тупсасына өйде. Урыс халкында тугы¬зын уздыру йоласы бар ич... Иртәдән бирле кысталып та җае туры килмәгән иде, җиңел хаҗәтен үтәргә сарай артына чык¬ты. Әнә ул, талларга күмелеп утырган чишмәле чокыр. Аръ¬якта бәрәңге бакчалары. Җиргә чүккән кара мунчалар. Ба¬рысы да шул килеш, үз урыннарында шикелле... тик, тән белән җанны җылыткан җылылык сизелми анда. Киресенчә, күңелне өшеткән ят бушлык. Ил өстендә булып узган үзгәрешләрне авыр кичергәндәй, тирә-як моңсу тынлыкта.
 
«Мул күчтәнәч белән килгән әле», - дип, карчыклар сөйләшкәнне ишетеп, ул сарай артыннан чыкты.
- Очрашу хөрмәтенә дип алып килгән идем, искә алу өчен булып чыкты. Озакламый тугыз көн була дидегез бит. Ялгышмасам, сез Люба түтәй?
-              Нинди түтәй булыйм, әби инде мин хәзер, әби кеше. Кул биреп исәнләштеләр. Кырык елдан артык вакыт узгач
йөзләре хәтердә калмаган. Сөялле куллы, җыерчык йөзле, гади генә рус әбиләре иде бу. Шул минутта анасының әйткән мөнәҗәте исенә төште:
Чәчәк бер вакыт атадыр, Кибәдер, корый, катадыр. Егылып җиргә ятадыр. Рәхим кылчы үзең Алла!
 
Люба карчыкның олыгаеп барган кызы үзе белән авылда яши икән. Шуның аркылы кунак турында хәбәр авылга та-
ралып өлгергән. Үзара сөйләшеп өстәл хәзерләгән арада ха¬лык җыелды. Иясез булып күренгән авыл алай ук ташландык түгел икән. Кергән берсе белән кунак таныштырдылар.
Барысы да элеккеге хатын-кызларның балалары, оныкла¬ры. Арадан берсе, Анатолий дигәннәре, Зинаиданың оныгы булып чыкты. Карчык үзе күптән гүр иясе икән.
-  Зинаиданың   ире   сугыштан   «яраланып»   кайткан дигән идегез, малай ясап кала алган әле, - диде кунак, Анатолийның кулын кысып.
-  Сугышка кадәр «инвалид» түгел иде аның ире. Яшь ярымлык малае белән Зина иреннән авырлы булып калды. Икенче баласы кыз булып туды. Анатолийның атасы да гүр иясе инде, ә апасы Карагандада яши, исән-сау. Анатолиебыз Үзбәкстанда хезмәт иткән иде, шунда калып нигез корды. Буталгыч еллар башланыр алдыннан әбисен үзе янына ал¬дырды. Хатларында кызулыкка зарланып язган иде, шунда үлеп калды. Мескенкәебезнең кабере анда, чит-ят җирләрдә.
- Әбиләр барысын да белеп бетермидер, ничек булды, үзең сөйлә. Әбиеңне ник чит җирдә калдырып кайттың? - дип Мирхәтим Анатолийның иңеннән кочып, түргәрәк уздырды.
-   Шулай туры килде инде. - Басынкы гына тавыш белән Анатолий узганнарны искә алып узды. - Механизация буен¬ча алган белемем бар иде. Үзбәкләр кыстый торгач, каласы иттем. Хезмәт хакын яхшы түләделәр. Алдынгылыкка чы¬гып орден-медальләр дә бирделәр. Уңай перспектива күреп, өйләндем, нигез кордым. Ярты гектар җирне гөлбакча итеп, өй салып, йорт уртасында бассейнга кадәр төзеп куйдым. Дөньялар кире якка үзгәрмәгән булса, яшәргә була иде анда. Әби бер булып киткән иде, икенче кат килгәч бөтенләйгә ка¬ласы итте. Тора-бара, климатны күтәрми, чиргә сабышты. Авылда карар кешесе булмагач, кире кайтармадым. Тукса¬нынчы елларга кадәр минем йортка илле мең тәкъдим итеп тынгы бирмәгән иделәр, ә мин сатарга теләмәдем. Берничә елдан, әби чирләп китеп кайтырга ниятләгәч, алырга теләүче табылмады. «Син, ят, урыс кешесе. Син барыбер йортыңны калдырып китәчәксең», - диделәр. Йортны хуҗасыз калды¬рып, әбине илтә калсам, өйне талаячаклар иде.
-   Сөйләүче авыр сулап куйды. - Әби үлде. Тирән итеп йорт уртасында кабер казып күмдем. Берничә көн узу белән, булган җиһазларны ике контейнерга тутырып туган якка зчч
озаттым да, караңгы төндә именной бульдозерым белән йортны җимереп җир белән тигезләдем. Шул төнне үк ка¬чып котылмаган булсам, исән калдырмый иделәр.
Шул арада өстәл әзер иде, өстәл артына урнаштылар. Бе¬ренче стаканны Надежданы искә алу өчен күтәрделәр. Икен¬че тост Мирхәтим хөрмәтенә булды. «Өченче стопкадан соң тел көрмәкләнер», - дип сүзне Вера карчык алды.
-  Люба белән без Надеждадан ярты елга алдан язылыш¬тык ирләребез белән. Ул, көз аенда гына туганлыктан, яше тулып бетмәгән дип, язылыша алмый калдылар. Сугыш башланып киткәч, яше тулып бетми генә булса да, кушыл¬дылар. Әзер салган йортлар бар иде, шунда күченеп килү белән, барлык ирләребезне себереп сугышка алдылар. Без ирләребездән авырлы булып калдык, ә Надеждабыз буйга уза алмый калды. Балачактан ук оялчан иде шул. Гомере ял¬гызлыкта узды. Еллар узган саен: «Берәр командировочный ир-аттан бала  ясатыр идең, дип тә карадык, тыңламады. «Җаным тартмаган кешеләрдән бала табасы килми», - дип безнең тәкъдимне гел кире кагып килде. Шул чак сүзгә Люба карчык кушылды.
- Сез бездә эшләгән чорны аның күзе сиңа төште. «Эх, Люба! Мин бу егеттән бик теләп бала табар идем!" - дип эч серен миңа ачты. «Сереңне сиздер, әйт", - дидем. «Ул бик яшь шул, оялам», - диде. Аның куңел кичереше синең йөрәккә барып иңгән күрәсең, көннәрнең берендә, иртә белән, аның өеннән синең чыгып килгәнне күрдек. «Эх!» -дип мин көнләшеп тә куйган идем әле. Сине озаткач, Надеж¬да : «Нигә килү белән танышмадык икән! Бигрәк тә татлы булды бу берничә көн!» - дип ухырып елады, мескенкәем.
Сүзне киредән Вера карчык алды.
-   Ул ике көнегез уңышсыз булмады, Мирхәтим. Икенче елның июль аенда Надеждабыз малай тапты.
Шуның истәлеге итеп, тагын бер кат стаканнарны бушат¬тылар. Әкеренләп карчыкларның телләре көрмәкләнде. Күз яшьләренә ирек биреп, бер-берсен бүлә-бүлә узган тормыш¬ны бәян итәргә керештеләр.
10
Күз карасы итеп карап үстергән баладан ана атасының татар кешесе булуын яшермәгән. «Хәрби кеше иде. Чит илләргә командировкага киткән җирдән әйләнеп кайтмады. Исән булса, берәр кайтыр әле», - дип очрашуга өметен югал¬тмаган. Улы җәяү йөреп Олы Семеновкада урта белем ала. Атасына карата хөрмәт йөзеннән, хәрби хезмәт юлын сай-лап, Казанга китә. Танкистлар уку йортына укырга керә. Ты¬рыш булып уңышлы укыганы аркасында, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә укуын тәмамлый. Шул елны айдан артык ана¬сы янында булып, йорт эшләрендә булыша. Малга җитәрлек печән чабып, ике еллык утын хәзерләп калдыра. Хезмәт урынында чакта да анасын онытмый. Чираттагы ялының күп өлешен анасы янында булырга тырыша. Ипле, ярдәмчел һәм ачык йөзле булганы өчен аны урам халкы үз итә, ярата.
Сиксән җиденче елда ана, улыннан: «Бу елны кайта ал¬мам. Хатларым тоткарланып килсә, хафаланма, анам. Бары¬сы да әйбәт булыр, теләктә тор», - дигән эчтәлекле хат ала. Әкеренләп хатлар сирәгәя. Берничә ай буена килми торып, кайвакыт берничә хат бер көндә килеп төшә торган була. Кайда хезмәт итүен язмый. Аз сүзле хатларында: «Әлегә исән-сау. Калганы ходай кулында», - дип кенә искәртә. Шул чорны Әфганстан турында хәбәрләр ишетелеп торганлык¬тан, баласының кайда булуын сизенә Надежда. Бик кайгы¬ра. Туксанынчы еллар башында: «Әнием, без командиров¬кадан әйләнеп кайттык. Исән-сау. Бераз авырып киттем, госпитальдә көч туплыйм. Чыгу белән кайтырга тырышыр¬мын, көт!» - дип малайдан хат килеп төшә.
Кыш азакларында улы кайта. Капитан. Түше тулы орден, медальләр. «Авырдым» - дип әйтүе, яра алган була. Сугышта күргәннәрне сөйләргә яратмый. «Нечего интересного, мама. На войне, как на войне», - дип кенә җавап бирә.
Язга кадәр анасы янында булып китә дә, шул китүдән башкача кайтмый. «Сездәге неурядица бездәдә , та же беле-берда», - дип, хатларын да сирәк яза.
Тагын бер язган соңгы хатында: «Әйтергә оят, анам. Бер тиен акчага тилмереп яшибез. Әле ярый, яхшымы-яманмы, ашаталар», - дип язган була. Моннан ике ел элек, ниһаять улыннан шатлыклы хәбәр килеп төшә. «Командировочный»ларны бирми сузалар. Ярыйсы гына күп акча тияргә тиеш. Алу белән кайтып төшәрбез. Үзем генә түгел, туйга хәзерлән», - дигән.
- Авылыбыз белән хәзерләнеп көттек, кайтмадылар, -диде Вера карчык күз яшьләрен сөртеп. Шул чорны, яңа ел бәйрәме алдыннан, Чечня җирендә сугыш башлануын ишет¬тек. Берничә көн алда Радиктан: «Анам, гафу ит. Туй әлегә кичектерелә. Теләктә кал!» - дигән эчтәлекле телеграм¬ма алгач, ни өчен кайта алмаганын аңладык. Ай артыннан ай узды, улыннан хат та, хәбәр дә булмады. Надеждабыз во¬енкоматка мөрәҗәгать итеп караган иде: - «Улыгызның яз¬мышы безгә билгеле түгел. Ул башка карамак астындагы хәрби», - дигәннәр. Кара кайгыга төшкән ана, хәрби комис¬сариат аша, улын эзләргә кереште. Шундый ук хәлдәге ана¬лар белән элемтәгә кереп, ерак юлга җыенды. Мәскәүдә дә ачык кына җавап ала алмагач, кайтып сыерын сатты да Чеч¬ня якларына юл тотты. Эзләнеп йөри торгач, сугыштан исән чыккан хәрбиләр белән очрашып, малае турында: «Май¬ор Милютинның танк төркеме, уралышта калып, зур югал¬туларга юлыкты. Грозный шәһәренә беренчеләрдән булып ул керде», дигән хәбәрләр ишетә. Берәүләре: «Аның танкы -сын шартлаттылар, үлүе дә мөмкин», - дип, икенче хәрби: «Машинасы янса да, үзе исән иде әле. Бер төркем сугышчы¬лар белән биш катлы өй эчендә каршылык күрсәттеләр. Яра¬ланып берәр госпитальгә эләгүе бар», - дип ана күңеленә өмет сала. Күпме генә эзләнүләр алып барса да, баласын таба алмый. «Үле гәүдәсен булса да табып бирегез, үз кулла¬рым белән җиргә иңдерер идем, дип ялвара торгач, шәһәр читендәге бер вагонга алып баралар. «Булса шушы үлекләр арасында булыр, бәлкем танып ала алырсыз», - дигәннәр. Андагы шешенеп кабарган, янып күмергә әйләнгән кеше гәүдәләрен күреп, ана һушыннан яза.
-  Авылга әйләнеп кайтканда Надеждабызның чәчләре агарган иде. Шуннан бирле айный алмады, мескенкәем, -д ип әңгәмәне Люба карчык очлап куйды.
Шул арада, «Оныта язганмын», дип Вера әби кесәсеннән хат чыгарды. Ике атна элек алдык. Килен тиешле кеше язып салган. «Радик улыгыздан малаем бар. Без язылышып өлгермәгән идек. Ул Чечня сугышында югалды. Улым белән миңа бернинди дә льгота юк», - дип язган, мескенкәем.
Карчык хатны Мирхәтим кулына тоттырды. Бу хатта, тор¬мыш зары белән бергә, тулы адрес та бар иде.
Утыра торгач, төн уртасы җитте. Исенә төшереп килгәне
өчен Мирхәтимгә рәхмәтләр әйтеп, халык таралышты. Урынны Вера карчык мич башына җәйде. Мич казнасын¬да сайраган чикерткә көенә талып, Хәтирәләр дөньясына чумды. Бу очрашу шул дәрәҗәдә күңеленә авырлык ките¬рер дип уена да килмәгән иде. Нинди зур фаҗига... Алай да, күңел төбендә өмет чаткысы кабынды. Аның оныгы, үз ка¬ныннан яралган җан иясе бар ич! Ярый әле, соңга калып булса да, киләсе итте. Ул аларны һичшиксез табачак, үз ка¬наты астына алачак! Калган гомерен шул сабыйга багышла¬ячак! Уйлар, уйлар...Яшьлектә кылынган хатамы, күрәчәк язмышмы бу?. Чит-ят урыс авылында адашкан беренче хис, татлы тойгы, шул дәрәҗәдә фаҗигале булып бетәсен алдан күреп белгән булса, андый «ХАТАНЫ» эшләгән булыр иде¬ме?...Бөтенләй үк ялгыз түгел икән әле ул! Аның тормыш юлы алай ук үкенечле түгел икән ич! Узган тормыш хатасын үзгәртеп булмаса да, кемгәдер кирәк икән әле ул! Вакыт бар! Бар әле вакыт!
Соңгы уйларыннан изрәп Мирхатимне йокы баскач кына, ишек шакыдылар. Карчык, уяу булган күрәсең, үзалдына мыгырданып, урыныннан күтәрелде. Чарт-чорт итеп утны кабызмакчы иде, ут кабынмады. «Чынлап та утсыз калдык¬мы икәнни,каһәр төшкереләре?» - дип ишек катына узды. -Кем анда? Керегез, ишек бикле түгел.
Ишектә Анатолий иде.
- Күбрәк эчелгән, йоклап калганмын. Урам башына кадәр ут чыбыгын чишендергәннәр, - диде ухырып.
Адәм балаларына гына түгел, ил башына төшкән хәвефле чор иде бу.
 

Хәким ГАЛИ
Бердәмлек
№ --- | 09.09.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»