|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2016 Мәдәният
Инженер да, җырчы да булу кем җилкәсенә төшкән?! (ИНТЕРВЬЮ)Норлат шәһәрендә нефть компаниясендә инженер булып эшләүче Эльвира Кашапова зур сәхнәгә әле яңа гына тәүге адымнарын ясый. Җырга сәләтен нәкъ менә эшендә күтәреп алып, алга таба үсешенә хезмәттәшләре этәргеч ясаган. Сабантуйларда бабасы тальянына кушылып җырлаган бәләкәй кыз, инде бүгенге көндә җырлар яздырып, балалары белән клип чыгарырга да өлгерде. — “Әниле-кызлы бәхет” клибы гаиләңә, балаларыңа мәхәббәтне күрсәтү чарасымы? — Бу җырны махсус яздырдыңмы?
— Әйе, махсус яздырдым. Кызым белән күптәннән бергәләп җырлыйсым килгән иде. Озакка сузмыйча, үземнең якташ шагыйрә – Фәүзия Мөхәммәтовага шалтраттым. Ул җыр сүзләрен мин теләгәнчә язып бирде. Көйне исә яшь һәм уңышлы композитор Альберт Галимуллин иҗат итте. Шигырьне сайлаганда ук клип турында уйлар бар иде инде. Балаларга булган мәхәббәтне җырда гына күрсәтеп калдырмыйча, клипта сурәтлисем килде. Клипта Эмилия төп рольне башкара һәм нәкъ менә ул безне хыялында әкияти кыяфәттә күз алдына китерә.
— Әни буларак балалар бәхете синең өчен беренче урында. Аларны тормышта алга таба кем итеп күрәсең?
— Мин үзем 9 яшемдә әнисез калдым. Әни назыннан иртә аерылгач, балалар минем бар дөньям, яшәеш чыганагым, тормыш мәгънәсе. Алла ярдәме белән үзебезгә балаларыбызны үстереп, аларның шатлыкларына куанып, шатланып яшәргә насыйп булсын. Иң ихлас теләгем: балалар исән-сау булып, бәхетле тормышта яшәсеннәр.
— Үзең балачакта кем булырга хыялландың?
— Сабый чакта ук үземне сәхнәдә күрә идем. Иҗат белән бәйле һөнәрләр ошый иде, шуңа бу хыялымны тормышка ашырдым дип әйтә алам.
— Кызың Эмилия да җырлый, аның иҗатка тартылуына әнисенең үрнәге этәртедеме?
— Балалар бакчасына йөргәндә, музыкаль җитәкчесе җырга сәләтен күреп алды. Барлык бәйрәмнәрдә дә аерым чыгышлар ясарга җырлар өйрәттеләр. Нәкъ менә Эмилиянең музыкаль җитәкчесе вокал дәресләренә йөрергә киңәш итте. Кызым балалар бакчасына йөргәндә үк музыкаль мәктәптә шөгыльләнә иде. Әлбәттә, минем зур теләгем: Эмилияне сәхнәдә уңышлы һәм танылган җырчы итеп күрү. Әлегә ул музыкаль мәктәптә күбрәк минем теләгем буенча йөри, ләкин алга таба әлеге дәресләрнең үзенә дә кирәклеген аңлар дип ышанам.
— Улың ниләр белән шөгыльләнә? Нинди кызыксынулары бар?
— Улым Рәзил артык иҗатка тартылмый, тик математика, физика, химия, астрономия фәннәрен бик ярата. Ул безнең гыйлемне үз итә, фәнгә багышланган бер тапшыруны калдырмый. Галәм, планеталар турында барысын да белә. Кайвакыт, “каян боларның барысын да белә икән?!” дигән сорау да биреп куям үземә.
— Иҗат күп вакыт тәлап итә. Гаиләгә игътибар кимемиме бу очракта? Якыннарың җырлавыңны хуплыймы?
— Әйе, иҗатка бик күп вакыт кирәк. Мин бүгенге көндә һөнәрем буенча җырчы булмасам да, вакыт күп сарыф ителә. Төп эшемнән кала, балаларның укулары һәм өй мәшәкатьләрен дә исәпкә алсаң, җырга бөтенләй дә вакыт калмый дияргә була. Алай да яраткан шөгылемә вакыт табарга тырышам. Теләк булса, барысын да башкарып чыгып була. Кайвакыт төнлә дә, ял көннәрендә дә җыр өстендә утырам.
— Клипта төрле әкияти образда чыгыш ясыйсыз. Гаилә бәйрәмнәрендә дә бер-берегезнең күңелен шулай күтәрәсезме?
— Балалар бәләкәй чакта туган көннәргә гел шундый әкияти бәйрәм оештыра идем. Хәзер вакыты да тар, балалар да үсеп җиттеләр. Рәзил бишенче, Эмилия икенче сыйныфта укый. Мәктәптәге бәйрәмнәргә дә әкияти киемнәр сайламыйлар инде.
— Аеруча яратып башкарыла торган җырың бармы?
— Руль артында барганда яисә аш-су бүлмәсендә үз алдыма көйләп йөргән җырларым бар. Татар халык җырларын үз итәм, аеруча “Озата барма”, “Су буйлап”, “Җидегән чишмә” җырлары күңелгә якын.
— Ретро җырларга мөнәсәбәтең нинди?
— Ретро һәм 80-90 елларның чит ил җырларын яратам башкарырга.
— Күлмәкләрне, сәхнә киемнәрен нинди үзенчәлекләргә таянып сайлыйсың?
— Сәхнәдә затлы күренсен дип сайлыйм, гадәттә. Билгеле тәлапләр белән сайламыйм, иң мөһиме – үземә килешсен һәм матур булсын.
— Күңелеңдә йөрткән хыялың бармы?
— Барлык хыялларым әкренләп чынга аша бара. Бүгенге көндә бар теләкләрем балаларга багышланган: кызымны, әйткәнемчә, бөек һәм уңышлы артистка итеп күрәсем килә, ә улымның җитәкче булуын телим. Әлбәттә, иң мөһиме – сау-сәламәт һәм тулы бәхетле булсыннар.
— Яңа җырларың чыга тора, алар да бик тиз популярлашып бара. Алга таба нинди иҗади максатлар куйдың?
— Бүгенге максатларым балаларның һәммә башлангычын күтәреп алу, аларга ярдәм итүгә багышланган. Үземә килгәндә, сәхнәдә тиешле урынымны табасым килә. Башкарган җырларым тыңлаучылар күңеленә кереп калса, минем иҗатым белән кызыксынсалар бик бәхетле булам.
Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|