поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.09.2016 Авыл

Бераз гына акылы булган, үзен аз гына хөрмәт иткән кеше көтүче була димени?!

Бүген авылда (безнең якларда) көтүче табам димә. Күрше Биктәш авылында шул сәбәпле, инде ике ел, шәхси хуҗалык сыерлары җәйге иркенлектән мәхрүм. Күмәк хуҗалыкның тана көтүе дә, нәкъ менә юньле көтүчегә кинәнә алмаганга, ике ел инде болыннарны иңләми. Авыл кешесе үз чиратына да бик теләп чыкмый. Быелга кадәр: “И-и, бездә көтү көтүнең ние бар, рәхәтләнеп бер сахрада йөреп, ял итеп кайтасың”, – диючеләр дә беркадәр пошаманга калды.

Дөрес, анысы яраткан кешегә бездә, чыннан да, көтү чиратын сөенә-сөенә каршы ала торган. Утыз малга иртә яздан кара көзгә кадәр печәне җитәрлек тип-тигез болынлык, янәшәдә генә Шушма елгасы – сыерларга да, көтүчегә дә тагын ни кирәк? Тик... быелгы җәй бу көтүләрнең һәркайсын: “Монысыннан да исән калдык”, – дия торган итте. Һәрхәлдә, безнең тирә-күршеләргә булып үткән дүрт чиратның дүртесе дә әнә шундый шартларга туры килде.
 
Май азагында гомер булмаганча мошка-мошкара (авыл халкы сукыр черкиләрне әнә шулай урысчалап кына йөртә) котырды. Гадәт­тә берничә генә көн дулап ала торган әлеге саз черкиләре айга якын диярлек малларның да, көтү­челәрнең дә тәмам җелегенә төш­те. Алардан  махсус  химикат сибеп тә, малларга кигәвеннәр чорында гына куллана торган креолиннар сөртеп тә котыла торган булмады. Бер атнасында тәмам азындылар. Тын юлына әлеге чер­киләр тулып, Киров якларында маллар да үлгән дип сөйләделәр, районда да кайбер авылларда көтүләр туктап торды, ә бездә чыкты. Кулларга перчатка, аякка резин итек киеп, баш­ны-битне марля белән каплап, әледән-әле химикат сибенеп булса да, көттек. Һәр төге арасына кереп кадалган, җилен­нәрен кап-кара итеп сырып алган әлеге паразитларга чыдый алмыйча, малкайлар җирләргә ятып аунады, кайберсе судан да чыкмады – аларның ашауда, безнең язгы гү­зәллектә гамь калмады. “Мошкалары булмаса, көтү көтүнең бернәр­сәсе дә юк икән”, – дидем, аптырагач.
 
Икенче чиратка инде кигә­вен­нәр котырды... Өченчесендә баш миен пешерерлек эсселәр туры килде... Ниһаять, көннәр дә бераз суытты, ай буе көткән яңгырлар да яуды, рәхәтләнеп көтәбез икән дисәк... берничә көн элек кенә Шушма елгасының икенче ягында йөрүче күрше Салавыч авылы көтүендә бер сыер елгага батып үлде. Суы чыпчык тезеннән генә калды дип йөргән елгада сыер хәтле сыер батып үлүдә көтү­че­ләрне гаепләделәр. Бу аңлашыла да, үз өстеңә алып чыккан тер­лек­ләрнең исәнлеге – синең җавап­лы­лыкта, мондый очракларда түләр­гә туры киләчәк шул (ә бәяләр уен-муен түгел, сыер малы 70 меңнәр тирәсе йөри). Болай да көтүгә чыкканнан кайтканчы сыер санап мәш килә торган минем кебекләргә җитә калды бу кадәресе. Өстәвенә бездән берничә көн элек кенә ике авыл көтүе кушылып (маллар батып үләсен уйламый, Шушманың бер ягыннан икенчесенә чыгып, мәш килә), аера алмый да җәфалан­ганнар.
 
Шуларны ишеткәч, соңгы көтү чиратында авыл башындагы ыгы-зыгыда ук малларны санап чыктым. Күрше авыл көтүе дә башка урынга киткән дип иркенләп, малларны бөтен болынга җәеп ашаттык. Берәр сәгать үткәч, санасам, сыерларның баш саны тулмый. Әллә ничә санадык, юк, чыкмый бер сыер. Вәсвәсәгә калдым бит. Киттем Шушма ярларын айкарга (юкса иртә баштан су эчәргә өч сыер төште, өчесен дә детсад баласы кебек, җитәкләп диярлек су эчәргә алып төшеп, менгәнче саклап торган идем). Ә анда – хәлләр. Моңа кадәр әле Шушманың бу як ярлары, дөресрәге, бу өлеше (көзгә без үзебезнең көтүлектә түгел, күмәк хуҗалык болынына, тагын да ир­кенрәккә күчәбез) чиста, иркенләп йөри торган була иде. Ә бүген анда да – чытырманлык. Күмәк хуҗа­лыкның йөзләгән таналары, шушы болынлыкта көтүгә йөргәндә, иртә яздан көзгә кадәр бу ярларга сыңар чүп тә үсәргә ирек бирмәгән булган икән шул. Бүген анда батып-үлеп яткан сыерыңны да күрә, югалган малыңны да эзләп таба торган түгел. Көнем пошаманда үтсә дә, күңелемнән үзебезнең сыер белән хушлашсам да, бушка борчылган булып чыктым – сыер эзләп килүче булмады. Күрәсең, берәрсе малын чыгармаган, ә мин иртәнге ыгы-зыгыда ялгыш санаганмын.
 
Көтүдән соң берничә көн үтүгә, Балтачка бардым. Мин утырган машинаның шоферы ызандаш күршебез Кариле авылыныкы булып чыкты. “Безнең көтүчеләр суд юлында йөри бит әле, – диде ул, сүз иярә сүз чыгып. – Теге эссе көн­нәрдә сыерлар Шушмага кергән булган. Яшь эколог килгән дә беркетмә төзегән, янәсе, Шушманы пычраталар, штрафы да хәйран икән...”
 
Кайткач, танышлардан белештем, дөрес булып чыкты. Эх, минәйтәм, тагын теге “тырма”га басалар! Без бу этапны үткән, “ВТ” газетасы ярдәме белән унбиш еллап элек үк инде ул чактагы эколог­ларның берсеннән-берсе мәгъ­нә­сез “хезмәт”ләре белән көрәшкән, нәтиҗәдә алар халыкны да, малларны да иректә калдырган иде. Күрәсең, бүгенге экологлар­ның бу “батырлыгы” район башлыгына барып җитмәгән, юкса, теге чакта, әле хуҗалык рәисе булганда, урынсыз штрафлары белән бәгыренә төшкәннәр иде бит.
 
Ә Шушма... ул сыерлар су эч­кәнгә генә сыер батарлык сазлыкка әйләнмәде. Аны бөтен район­ның юынтык суын, дистә еллар буе юньләп чистартмый-нитми генә Шушмага агызучылар шул хәлгә китерде. Дөрес, быел чистарту корылмаларына зур ремонтлар булды, моннан соң Шушмага чип-чиста су агачак дип ышандыралар да... Тик Шушма гына инде мәңге­леккә канализация ләменә батып калды (су эчәргә төшкән сыерлар тездән шушы пычракка буялып чыга), суы да гомерлеккә сасып, кара-кучкыл куркыныч төс алды. Бүген сыерларга суны чиләк-көянтә белән ташып эчерсәң дә, памперслар киертеп чыгарсаң да, ул үзе генә элекке саф хәленә кайтыр дәрәҗәдә түгел инде. Кызганыч, сулыклар елында да безнең экологлар аны чистарту буенча бармакка бармак та сукмады. Юкса күреп-ишетеп-укып торабыз: республи­каның баш экологы Фәрит Габделганиев, мин – министр дип тормый, елга-күл буйларыннан чүп-чар җыештыруда да катнаша, махсус киемнәр белән елга-күл төп­ләренә дә төшеп, аларны чистартуга шәхси өлешен кертә. Үзе генә түгел, аңардан үрнәк ала белмәгән райондагыларны да бу кирәкле эшкә мәҗбүр итсә иде ул. Бу хезмәт (служба), миңа калса, кешеләргә урынлы-урынсыз штрафлар чәпәр өчен генә түгел, ә, бәлки нәкъ менә табигатьне саклау максатыннан оешты.
 
Менә бит, көтүче дигән гади генә бер һөнәр иясе дә күпме проблема белән бәрелешә! Бераз гына акылы булган, үзен аз гына хөрмәт иткән кеше көтүче була димени?! 

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»