поиск новостей
  • 18.11 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 18.11 "Умырзая" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.11 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.11 "Ялла" концерты. Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 19.11 "Без бит авыл малае" Кариев театры, 19.00, 12+
  • 20.11 "Күңелем кукурузы" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.11 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 20.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 20.11 "Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре" концерты Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 21.11 "Көл" Камал театры, 19.00, 16+
  • 21.11 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.00, 16+
  • 21.11 "Вайнах" бию ансамбле Тинчурин театры, 19.00, 6+
  • 22.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 22.11 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 17.00, 16+
  • 22.11 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 22.11 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 22.11 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.11 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 11.00, 16+
  • 23.11 "Өйләнәм.tat" Камал театры, 17.00, 16+
  • 23.11 "Сары елга" Камал театры, 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Ноябрь
  • Нияз Вәлиев - җырчы
  • Наилә Гәрәева (1940-2023) - актриса
  • Тимергали Зиннуров (1949-2017) - актер
  • Данил Ибраһимов (1949-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Резидә Хәсәнова - журналист
  • Рәшит Заһидуллин - режиссер
  • Гөлшат Гыймадиева - журналист
  • Гөлнара Абаева - продюсер
  • Исхак-Хан - җырчы
  • Айваз Садыйров - журналист
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
  • Мәскәү р-ны, Восход ур, 13 А адресында урнашкан 294енче Гөрләвек балалар бакчасына тәрбияче, өлкән тәрбияче һәм кече тәрбиячеләр кирәк. Коллектив бик тә дус-тату. 89600711371 мөдирнең номеры
  • 1.11.2025. КАЗАН узэгендэ Назарбаев урамында 1 булмэле фатир арендага бирелэ. Тэртипле кызлар очен. Коммуналь тулэулэр белэн 30000 сум. тел. 89178887888. Реелторсыз.
  • Хэлэл урдэк ите сатыла.Казанга китереп бирэбез.кг 650сумнан .тел 89393453961
  • Продаю сварочный аппарат ELITECH АС-160 в отличном состоянии, ламели 10 шт. Телефон 89178553159.
  • Хэлэл угез ите сатылачак, Казанга китереп бирэбез.Алгы бот 560 сум/кг.арткы бот 580 сум/кг тел.89520347319
  • Казанда Кәҗә бистәсе, Яшьлек метро станцияләре тирәсендә арендага 1 бүлмәле фатир эзлим. Риэлторлардан башка:) тел: 89872237890
  • 1992 елгы, бик яхшы сакланган, яхшы ремонтланган УАЗ-3303 автомобиле сатыла. Бәясе килешү буенча. Телефон:89172681882
Архив
 
10.09.2016 Дин

Илдус Фәизов диндәгеләр дин һәм Коръәннең асылын онытты, дип саный

"Диндә экстремизм — ул аны сәясиләштерү. Диндәгеләр — дин турында һәм Коръәннең асылын онытты". Татарстанның элеккеге мөфтие, “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус Хәзрәт Фәизов бүген “Стоп:экстремизм!” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл”дәге чыгышында шулай дип белдерде.

“Ислам экстремизмы хакында сөйләгәндә, будда экстремизмы, Үзәк Африка дәүләтләрендә христиан экстремизмы хакында да онытырга ярамый. Дингә “изм” кушымчасы ялгана икән, диннәр түгел, ә экстремизм барлыкка килә. Динне сәясәтләштерергә ярамый”, - ди имам-хатыйб.
 
Илдус хәзрәт Фәизов фикеренчә, теләсә кайсы конфессиядә сәяси чалымнар бар икән, бу экстремизмга һәм террорга китерә. “Элек социализм һәм капитализм бар иде. Табигатьтә ике яклылык юк, ул кешедә генә бар. Табигатьтә яхшылык һәм начарлык дигән әйберләр очратып булмый, ул кешеләрдә бар”, - дигән фикердә хәзрәт.
 
Экстремизмны бетерү өчен ул кайбер тәкъдимнәрен дә кертте. Беренчедән, мәчетләргә сәясәтне кертүне туктатырга. Бу башка диннәрнең гыйбадәт йортларына да кагыла. Икенчедән, наданлык һәм дини белемсезлек белән көрәшергә. “Бер авылга агитатор килгән дә, наданлык, белемсезлек белән көрәшергә кирәк, аны бетерергә, дип әйтә ди. Шул вакыт урамда ату тавышы ишетелә. Мәчеттәге берәү: Шакирҗановны бетерделәр, надан иде, дип куйган. Юк, андый юл белән белемсезлекне бетерергә кирәк түгел. Аңлату зарур. Мәчетләрдә, чиркәүләрдә генә түгел, экстремизм бөтен җирдә дә бар”, - диде Илдус хәзрәт Фәизов чыгышында.
 
Имам-хатыйб торерантлык, бер-береңне аңлау һәм төрле диннәргә хөрмәт белән карау мәсьәләсен дә күтәрде. Без моның белән инде әллә ничә йөз ел элек “авырган” идек, хәзер без башка диннәргә тыныч карыйбыз, диде ул һәм иң толерант илләргә мисал буларак Сүрия дәүләтен китерде.”Анда мөселманнар да, христианнар да, яһүдләр дә яшәде. Беркем дә беркемгә тимәде, кагылмады. Белемне алар беренче чыганаклардан алды. Вакыты җитте дә, бу дөнья бер мизгелдә юкка чыкты. Ник бу хәл килеп чыкты? Нишләп шундый дус яшәгән халыклар кулларына корал алып, бер-берсен үтерә башлады? Бу һаман да әлеге дини институтларның сәясиләшүенә кайтып кала”, - дигән фикердә Илдус Фәизов.
 
Татарстанда мондый хәлләрнең килеп чыкмавын ул җитәкчеләрнең вакытында дөрес карарлар кабул итүеннән күрүен дә белдерде.  
 
Илдус Фәизов Тәтеш районы Олы Тархан авылында туган. Армия хезмәтеннән соң Казан театр училищесын тәмамлый һәм К.Тинчурин исемендәге драма театрында эшли. 1998-2001 елларда исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә, соңрак Иорданиядә, Катарда курсларда укый. 2002 "Болгар" мәчете имам-хатыйбы, 2011 елда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана. 2012 елда Диния нәзарәтенең уку бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов атып үтерелә, мөфти Илдус Фәйзов утырган автомобиль шартлатыла. Илдус Фәизовның, аягына зыян килә һәм аңа операция ясыйлар. 
 
2012 елда аны Президент Путин Дуслык ордены белән бүләкли. 
 
2013 елда, сәламәтлеге начар булу сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китә. 

Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 08.09.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы