поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
10.09.2016 Икътисад

Кайчан көтәргә сине, дефолт?!

Үзәк Банк җитәкчелеге Россиядә 1998 елгы төсле дефолт булмаячак дип игълан итте. Бездәге вакыйгаларның мантыйгы шундый: югары җитәкчелек нәрсәнедер вәгъдә иттеме, шуның киресе була да куя. 1998 елда да шулай булды: Ельцин хәзрәтләре: “Бернинди дә дефолт булмаячак”, – дип әйтеп тә бе­тер­мәде, ил хөкүмәте шалт итеп әҗәт­ләр­не түләү­дән баш тартып та куйды, ягъни дефолт игълан итте.

Гадәттә “дефолт” ди­гәндә, дөнья тәҗрибәсе хө­кү­мәтләрнең тышкы әҗәт­ләрне түләүдән туктауларын күз алдында тота. Россиядә исә дөнья тарихында беренче тапкыр эчке әҗәтләрне “печ­теләр”, зур процентлы та­быш­лар вәгъ­дә иткән ГКО кәгазь­ләре пүчтәккә әйләнде дә куйды.
 
Валюта курслары һәм аларга ияреп бәяләр исә 3-5 тапкырга кадәр үсте. Бу шул­кадәр тиз булды: кулдагы акча берничә көн эчендә янып көл булды. Мәскәүдәге икътисадый элитаның соңгы ике ел эчендә генә дә якынча дистә тапкыр кризис төгәл­ләнде дип игълан итүен исәп­кә алсак, дефолт булмаячак дигән сүз сәхнә артында инде дефолт сце­нарий­ла­рының репетициясе бармыймы икән дигән шик уята.
 
Шикне раслау яисә кире кагу өчен, агымдагы икътисадый хәл­гә күз төшереп алыйк. Бюджет­ның финанслар белән тулылану рәвешен русча бер генә сүз белән – “бардак” дип бәя­ләп була, чөнки “нефть инә­се”ннән төштек дип күпме генә кычкырмасыннар, “кара алтын”­нан наркотик бәйле­лекнең бет­кәне юк әле. Федераль бюджетның 45 проценты турыдан-туры җир маеннан сыгылган акча белән тутырыла, 20–25 процент ке­рем­нәр импорттан җыела (монысын да кыеклап булса да нефть өлеше дип аңлыйк, чөнки импорт нефть акчасына алына), табышның 10 проценты – нефть чыгаручыларга һәм импорт белән сәүдә итүчеләргә салынган салымнар, акчаның 10 проценты акча күчемсез ми­леккә салым кебек елга бер тапкыр керә торган керем­нәр. Бюд­жетның 90 проценты – акыл көчен таләп итми торган ысуллар белән туп­лана. Калган 10 процентны да ноу-хау китерми, билгеле. Шуңа күрә без хәзер “импортны алыштыру” ди­гән сүзне онытырга тырышабыз, ватылган чит ил техникасының запас частьлар булмау сә­бәпле тик торуы – гадәти күренеш. Мәс­кәүдә көчәнә-көчәнә “импортны алыштыру” программалары эшлән­гән 2014 елның җәендә үк без бернинди дә алыштыру булмаячак дип язган идек. Язуыбыз, кызганыч, дөрес булды, чөнки без илдәге тормышны беләбез, ә Мәскәү тү­рәләре – юк.
 
Ил бюджетын бүлә башласак, без тагын кызыклы сан­нарга тап булабыз. Ха­лык­ның 55 проценты – балалар, картлар, инвалидлар. Эшкә яраклы 45 процент кеше җые­ла. Ләкин эшче көч­ләр­нең 40 проценты – бюджеттагылар, халык­ның 14 про­центы – көч структуралары хезмәт­кәр­ләре яисә пенсионерлары һәм аларның гаилә әгъза­лары. “Кара алтын” чыгаручылар – 1, сәүдә итүчеләр – 8 процент. Финанс агымнарының 80 проценты Мәскәүгә “коя”, сәү­дәнең 50 проценты шунда әйләнә.
 
Пенсия фонды 2014 елда, әле кризис башланып кына килгән чакта, 3,69 триллион сум акча җыйган, ә тотылган акча күләме – 6,19 триллион сум. Имини­ятләштерү взнос­ларының зурлыгыннан салым түләү­челәр сыгылып ки­лүгә карамастан, акча бик аз туп­лана, чөнки бездә хезмәт хаклары кечкенә, иминият­ләштерү взносы исә хезмәт хакына бәйле. Шуңа күрә безнең реформаторлар ике сүзнең бер­сендә “пенсия яшен кү­тә­рер­гә” дип чаң суга. Тик исәп­ләүләр шуны күр­сәтә: “күтәрү” “төшү”гә генә китерәчәк, чөн­ки базарлар кы­сылу сәбәпле, икъ­­тисад  түбән тәгәрәячәк, эшсезлек артачак, димәк, ими­ният­ләш­терү взнос­лары да кимрәк туп­ланачак. Бөл­генлекнең чылбыр реакциясе дип атала бу. Моннан чыгу өчен хезмәт җи­теш­терүчәнлеген күтә­рер­гә, инновацияләр кер­тер­гә кирәк. Тик яңа тех­но­логия­ләргә булган өметләр­не без 2014 елның көзендә үк җир­ләдек инде.
 
 Бүген дөньяның барлык илләрендә дә диярлек кризис бара, әмма әлегә Россия генә бу сазлыкта тыпырчына. Сазлыкның исә гадәте шундый: тыпырчынган саен ул төпкә суыра. Технологик җәм­гыятьләр әлегә акыл хезмәтенә нигезләнгән экспортны арттыралар, сазлык өстеннән очып үтәргә азап­ланалар. Контрсанкцияләр кертеп, Россиядә азык-тө­лекне изүгә карамастан, тыш­кы сәүдәләрен арттыралар. Россия белән санкция сугышында катнашкан Алманияне генә алып карыйк. 2015 елда экспорт рекордлы күр­сәткечкә иреш­кән: 1,196 триллион еврога җиткән. Бу 2014 елгы белән чагыштырганда 6,4 процентка артык, 2013 белән янәшә куйсак – 9,4 процентка. Россиягә кертелгән са­нк­цияләр нәти­җәсендә алманнар 18 миллиард евро югалтканнар, әмма башка илләргә технологик товарлар сатуны үстерү нә­ти­җәсендә Россия юнәле­шендәге тишек томаланган гына түгел, экспорт керем­нәре зур темплар белән үскән дә әле. Ни өчен алманнар булдыра, без – юк, дигән сорауның җавабы гади: Европада әле инженер-техник кадрлар бар, бездә исә юк дәрәҗәсендә. Аның каравы бездә бюджеттан ашаучы күсәк тота белгән егетләр саны үсә. Немецлар бүген үк санкцияләрне туктатсалар да, Россия ягына товар озату артмаячак, чөнки сатып алыр җаебыз юк. Бездә 2013 елда импорт 344 миллиард долларлык булса, 2015 елда 184 миллиардка гына калган. Димәк, каешларны әйбәт кыс­­кан­быз. Быелгы күрсәт­кеч­ләр тагын да кими. Шуннан нә­тиҗә ясыйк инде: дефолтны көтәргәме, юкмы? Бу юл­ларның авторы озак срок­лы перспективага карап шулай фаразлый: кайчан да булса илдә бөтен банк сис­темасы җимерелеп төшәр дә, депозитларга сал­ган керем­нәр шул җи­мерекләр астында калыр. Моны дефолт дип атамаслар да, бәлки, башка атама табарлар. Исемнәр үзгәр­түдән генә хәл үзгәрми.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 07.09.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»