поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
09.09.2016 Медицина

ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты кайчанга туры килер? (КИҢӘШЛӘР)

Елның салкын чорына кердек. Ә анда безне, грипп дигән зәхмәт сагалап тора. Аңа каршы көрәшүнең бер юлы вакцинация. Татарстанда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе инде башланды. Быел республикада яшәүчеләрнең кырык процентына вакцина ясау планлаштырыла.

Роспотребнадзор ОРВИ һәм гриппның иң котырган вакыты ноябрьгә туры килер, дип фаразлый. Шуңа да сентябрь прививка ясау өчен иң кулай вакыт булып санала. Чөнки аның авырудан саклау тәэсире 7-15 көннән, ә иммунитеты түбән кешеләрдә һәм өлкәннәрдә 1-1,5 айдан башлана.
Түбән Кама табиблары гриппка каршы көрәшне башлап җибәрде: поликлиникаларда прививка ясыйлар. 6 сентябрьгә исә шәһәр һәм районның барлык поликлиникалары да җитәрлек дәрәҗәдә вакцина белән тәэмин итлгән.
 
Гриппка каршы прививканы кеше үзе теркәлгән поликлиникада ясата ала. Моның өчен паспорт һәм ОМС полисы алып килергә кирәк. Гриппны хроник йөрәк-кан тамыры, үпкә (шул исәптән бронхиаль астма), шикәр чире, бөер һәм кан авырулы, йөкле хатыннар, 65 яшьтән өлкән, 2 яшькә кадәрле балалар һәм иммун системасы какшаган кешеләр авыррак кичерә. «Шуңа да аларга, һичшиксез, прививка ясату мөһим», - дип кисәтә табиблар. 
 
Грипп вирусы үзгәрүчән. Ел саен аның яңа төрләре (штаммнары) барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә вакциналар да яңартыла. Узган ел ясалган прививка быел өчен ярамый.  Моны аңлаган һәркем  бу чарага җитди карарга һәм ел саен прививка ясатырга тиеш. 
 
ИСТӘ ТОТЫГЫЗ!
- Грипп хроник авыруларны көчәйтә.
- Вирус пневмония, бронхит, отит китереп чыгарырга мөмкин.
- Грипптан иң зур зыян нерв системасына килә. Нәтиҗәдә, кеше менингит, невралгия, энцефалиттан интегә.
 
БОЛАРНЫ булдырмас өчен нишләргә?
- Вакцина ясатырга.
- Витаминлы ризыклар – җиләк-җимеш, суган, сарымсакны күбрәк ашарга.
- Саф һавада күбрәк булырга.
- Физкультура белән шөгыльләнергә.
- Авыру кеше янәшәгездә булганда, битлек кияргә, кулларны ешрак юарга.
- Грипп белән авыручы кеше төчкергәндә, авыз-борынын капларга тиеш.
- Грипп көчәйгән вакытта массакүләм чараларда катнашмаска, җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз, дип яза "Туган як".

---
Матбугат.ру
№ --- | 09.09.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы