поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
08.09.2016 Язмыш

"Ул миңа әни түгел!"


“Эчә башлаганнан бирле — инде ун елдан артык, ул миңа әни түгел”, — диде үлгән анасының йөзен соң гы тапкыр караудан баш тартып, туганнан-туган апамның улы, ишетелеришетелмәс кенә. Котым очты: моны җыелган халыкның барысы да ишетте сыман тоелды. “Ә син, балакай, аны туктатыр, айнытыр өчен ни эшләдең?” — дип кычкырасым килде.

Телем генә әйләнмәде, апамның якты истәлегенә тап төшерәсем килмәде. Тик шул көннән соң тынычлыгымны бөтенләй җуйдым. Минем дә ике улым бар бит, ә кызым юк. Яшь барган саен күңел пошына: картайган көнемдә улларым-киленнәрем карарлармы дип уйланам. Әнә, күрше әби түшәккә егылды, кызы әнисен карарга дип, бөтен дөньясын ташлап, күченеп кайтты.
 
Өлкән яшьтәгеләрне “каты авырып китсәм, кем кулына калырмын?” дигән сорау нык борчыйдыр, мөгаен. “Ирсез генә бала табасы булган икән”, — дип елап яткан ялгыз әби турында сөйләделәр бер авылга баргач. Ләкин шунда ук капма-каршы хәл турында да ишеттем. 78 яшьлек карчыкның дүрт кызы бар. Икесе Сочида яши, икесе — бу тирәдә. Әбине башта үзе дә чирле бер кызы караган, аннан аның көче җитми башлаган. Башка авылдагы кызы әйберләре белән бергә үзенә алып киткән әнисен, әмма бер атна да үтмәгән, капка төбенә барысын да китереп аударган. Күршеләр көчкә йөргән бу карчыкка йортына кереп ятарга булышканнар. Аптырагач, күршеләре Сочидагы кызларын чакыртып кайтарганнар. Ләкин алар әниләрен карарга да калмаганнар, үзләре белән дә алып китмичә, тәртәләрен тиз генә кире борганнар. Карчыкны картлар йортына урнаштырудан башка чара калмаган. Дүрт кызы була торып бит бу! Менә, үстер син кызлар һәм картаймыш көнемдә караучыларым бар дип ышанып йөр!
 
Соңгы ике елда күршебездә ике ялгыз карчык дөнья куйды. Икесенең дә өзелеп яраткан, сабый чакларында өрмәгән җиргә дә утыртмаган кызлары бар иде. Берсенеке Себердә яшәде, сирәк кайтты. Әнисе аны аклардай мең сәбәп уйлап таба торды. Кайтканда да әнисе янын- да бер кич тә кунмыйча, туганнарында кунакта йөри иде. Мескен карчык килене янына барган җирендә вафат булган. Кадерләп җир лә де килене, ә кызы кайтып та җитә алмады. Икенче күршемнең кызы исә, әнисе түшәккә егылгач, акча түләп, чит берәүдән ярты еллап каратты. Уфадан бик сирәк — берике сәгатькә генә кайтып китә торган иде. Ә бит бу ике карчыкның да бөтен сөй ләгән нәре, бөтен өзгәләнгәннәре шул балакайлары булды!
 
Дөрес, бөтен кешегә үрнәк булырлык очраклар да җитәрлек. Бер авылда 90 яшьлек әбинең кызы белән мөнәсәбәтен күреп, күземә яшьләр тыгылган иде. Бер-берен аркаларыннан сөеп кенә торалар, күзләре — күздә, һәр әйткән сүзләре ягымлы, мәгънәле. Ул карчыкның үлем көтүен бөтенләй сизмәдем, киресенчә, һәр яшәгән көнен онытылмаслык итеп үткәрергә тырыша кебек тоелды ул миңа. 80 яшьлек карчыкларда булырга туры килде: 6 яшьлек оныкчыгыннан алып, 64ен тутырган кызына кадәр көнозын хөрмәтли, кадерли үзен.
 
...Бер егет авыру әтисен чана белән тартып, тауга үләргә алып киткән. Кире төшкәндә әтисе чананы алып кайтып китәргә киңәш биргән. “Балаларыңа үзеңне шулай үләргә илтергә кирәге чыгар”, — дигән. Егет, үз киләчәге өчен куркып, елый-елый, әтисен кире алып кайтып киткән ди. Бу гыйбрәтнең мәгъ нәсен аңлау авыр түгел: син әти-әниеңә нинди мөнәсәбәттә булсаң, үзеңне дә нәкъ шул көтә. Бу — гасырлар буена исбатланган тормыш кануны.
 
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА, Башкортстан, Туймазы районы, Кандра авылы.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 08.09.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»