|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2016 Мәдәният
Илфар Кәримовның хыялы нинди?“Болгар” радиосында билгеле үзгәрешләр булганнан соң, аның әйдәп баручылары белән әңгәмә корган юк иде әле. Шуны истә тотып, бүген, радионың баш мөхәррире Илфар әфәнде Кәримов белән сөйләшеп алдык. - Илфар әфәнде,иң беренче, үзегез белән тулырак итеп таныштырып үтсәгез иде. Ничек радиога килеп эләктегез? Бүгенге вазыйфаларыгыз ниләрдән гыйбәрәт?
- Мин тумышым белән Байлар Сабасыннан. Мәктәптә укыганда ук “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясендә тапшырулар алып бара башладым. Төп һөнәрем итеп журналистиканы сайлавым да шуннан. Журналистика факультетының икенче курсында укыганда радиога эшкә чакырдылар. Мин радио турында мәкаләләр яза идем. Шуларның чираттагысын ул вакыттагы баш мөхәррир Шәмсия Җиһангировага укып күрсәткәндә, ул, тавышың да матур икән дип, радиода яшьләр өчен тапшыру алып бара башларга тәкъдим итте. Менә шуннан башланды инде. Бүген инде мин үзем баш мөхәррир вазыйфаларын башкарам. Дөресен генә әйткәндә, куркыбрак алындым бу эшкә, булдыра алырмынмы икән дип уйладым. Соңыннан үземне ничек булдырмам инде дип тынычландырдым, чөнки радионың барлык бүлекләрендә дә эшләп чыктым. Эфирда алып баручы булып та эшләдем, яналыклар хезмәтендә дә тәңрибә тупладым, музыкаль мөхәррир булырга да туры килде. Кыскасы, радио минем өчен бик якын, таныш. Ләкин ризалашумның төп сәбәбе - хезмәттәшләр. Аларның ярдәмен, теләктәшлеген тоймасам, башкача булыр иде. Без бер гаилә кебек, һәрвакыт киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлибез.
- Баш мөхәррир, продюссерлык үзәге җитәкчесе булу авырмы? Эфирга чыгып, рәхәтләнеп тыңлаучы белән аралашасы килгән чаклар буламы?
- Була... Кайвакыт бар нәрсәне ташлап, онытып, эфирга чыгып аралашасы килгән вакытлар була. Ләкин мин эфирдан бөтенләй югалдым дип әйтмәс идем. Шушы көннәрдә “Болгар” радиосы яңа телерадиопроект тәкъдим итте. Ул “Кайнар хит” дип атала. Тапшыруның мөхәррире буларак, һәр җомга кичке 5тә эфирга чыгучы тапшыруны әзерлим. Ул тапшыруны ТНВ каналыннан шимбә иртәнге сәгать 10.00 да карарга була, телевидение вариантын Айсылу Габдинова алып бара.
- Күптән түгел яңа студиягез ачылды. Ул радио эшчәнлегенә нинди йогынты ясаячак?
- Бу безнең өчен яңадан канатланып, тагын да тырышыбрак эшләргә зур этәргеч булды. Яңа студиянең мөмкинлекләре бик зур. Иркен һәм матур булуыннан тыш, ул бик функциональ. Анда берьюлы сигез кеше белән аралашып була, якын киләчәктә турыдан-туры эфирда радио тыңлаучыларыбызның яраткан җырчыларын чакырып, җанлы концертлар оештыру теләге дә бар. Шулай ук эфирда барган хәлләрне биш камера радионың рәсми сайтына да трансляцияли. Киләчәктә радио студиясеннән телевидение белән дә турыдан-туры видеокүперләр ясау планнаштырыла.
- Радиода иң күп тыңланыла торган тапшыру дип кайсысын атый алыр идегез?
- Һәр тапшыруның уз тынлаучысы бар. Аларның берсен дә аерып алып әйтеп булмыйдыр. Сишәмбе кичендә “Татар мәйданы” тапшыруы чыга. Татар дөньясына, мәдәниятенә багышланган бу тапшыру читтә яшәүче милләттәшләребезнең дә көнкүрешен яктырта. Чәршәмбе кичендә без тыңлаучыларбызны борчыган юридик сорауларга “Нокта” тапшыруында җавап бирәбез. Пәнҗешәмбе “Хак дин” тапшыруында дин турында сөйләшәбез. Җомга кичендә “Шөпшә-шоу” эфирга чыгып тыңлаучыларнын кәефен күтәрә. Әлбәттә, “Чәк-чәк”ләрдән башка радионы күз алдына китереп булмый. Шулай ук безнен дулкыннарда авыл тормышын яктырткан “Авыл сулышы” тапшыруын, социаль сорауларга җавап биргән “Көйле тормыш”, уныш серләренә төшендерүче “Уңыш формуласы”, көнкүрештә мөһим сорауларга җавап бирүче “5 кинәш” тапшыруларын тыңлап була. Кыскасы,тапшыруларыбыз күп һәм киңкырлы.
- Радиода сәнгать советы даэшли. Әлеге “иләк”тән уза алмыйча күп җырлар төшеп каламы?
- Сәнгать советын торгызу - зур казаныш. Бүгенге көндә җырларга теләүчеләр бик күп, ләкин барысын да эфирда яңгыратып булмый. Без халыкка бары тик сыйфатлы җырлар тәкъдим итәргә тиеш. Җырның сүзләрен, җырчының башкару осталыгын сәнгать советы хуплый икән, ул җыр радиодулкыннары аша яңгырый ала. Бүгенге көндә акча түләсән, барлык җырларны да яңгыраталар дип уйлаучы җырчылар ялгыша, бездә алай түгел.
- Мөмкинлегегез булса, радио эшчәнлеген тагын ничек үзгәртер идегез?
- Велосипед уйлап чыгарырга кирәк түгел. Безнең төп максат – тыңлаучыларыбыз өчен эшләү. Мин хәзер барлык карталарны ачып сала алмыйм, тик шуны әйтәм: без булганыннан канәгать калып кына, тыныч яшәүче халык түгел. Һәрвакыт эзләнүдә, һәрвакыт яңалыкка омтылабыз, ләкин үз йөзебезне, кыйблабызны саклап калырга тырышабыз. Ә безнең кыйблабыз ул - татар халкы, татар теле, татар мәдәнияте. Бу ниндидер купшы сүзләр дип кенә уйламасыннар иде. Татарстанның һәр почмагында сөйләүче татар телле радио буларак, без йөкләнгән бурычыбызны бик яхшы аңлыйбыз. Һәм бу өлкәдә һәрвакыт камиллеккә омтылабыз.
- Колектив белән мөнәсәбәтләрегез нинди?
- Әйткәнемчә, без бер гаилә. Ә гаиләдә төрле хәлләр була инде ул. Тик без һәрвакыт уртак фикергә килеп, аңлашып эшлибез. Шунсыз эш бармас иде.
- Эштән тыш җыр тыңлый аласызмы? Туймадыгызмы?
- Юк, туймадым кебек. Минем эштә дә, машинада да радио уйнап тора. Һәм мин аны гади кеше буларак тыңларга тырышам. Әгәр миңа эфир, җырлар ошый икән, димәк, яхшы, юк икән, димәк ниндидер үзгәрешләр кертергә кирәк.
- Хыялыгыз бармы?
- Бик күп. Чит телләр өйрәнү, дөнья гизү, гаилә кору... Тик алар хыял булып кына калмыйча, максатка әверелсен һәм шул максатларга ирешергә язсын. Кешене рәнҗетмичә, кеше булып калып яшисе иде бу дөньяда.
Әңгәмәдәш - Илфак ШИҺАПОВ |
Иң күп укылган
|